Бүген шәһәрдә тарихи вакыйга Белем көнендә суднолар төзү көллияте үз ишекләрен ачты, ул 2011 елда таркатылган булган.
2022 елда республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән 80 елдан артык тарихы булган көллиятне торгызу турында карар кабул ителә.
Тантаналы линейкада Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Родион Карпов катнашты.
Үз эшчәнлеге елларында техникум Россиянең төрле почмакларында: Петропавловск - Камчатка, Мурманск, Калининград, Санкт-Петербург, Киев, Одесса, Севастополь һәм башка шәһәрләрдә эшләүче 9 меңгә якын белгечне әзерләгән. Дүрт мең чыгарылыш укучысы Горький исемендәге заводта эшли һәм эшләвен дәвам итә.
2011 елда к2ллият таркатыла һәм Зеленодольск машина төзелеше һәм мәгълүмати технологияләр институтының машина төзелеше кластеры составына кертелә.
Көллият базасында булачак белгечләрне суднолар төзү, судно машиналарын һәм механизмнарын монтажлау һәм техник хезмәт күрсәтү, судноның электр җиһазларын һәм автоматика чараларын эксплуатацияләү буенча әзерләячәкләр.