Татарстанда СҮФ ярдәме белән «АВТОВАЗ» өчен шасси детальләре чыгаруны җайга салынды

2023 елның 29 августы, сишәмбе

 «Джошкуноз Алабуга» компаниясе «Алабуга» махсус икътисадый зонасында «АвтоВАЗ» өчен шасси детальләрен серияле җитештерүне башлап җибәрде.

Гомуми инвестицияләр 1 млрд сумнан артып китә, шуларның 500 млн сумын Сәнәгатьне үстерү федераль фонды «Комплектлаучы эшләнмәләр» программасы буенча ташламалы заем рәвешендә бирә.

СҮФ займ җәлеп итеп, компания югары технологияле җиһазлар сатып алып, шассиның бербөтен штампланган һәм составлы металл детальләрен (суспензияләр һәм күперләр) чыгаруны җайга салган. Проект куәтенә чыкканнан соң җитештерү күләме елына 14 млн деталь тәшкил итәчәк. Җитештерүне локальләштерү – 100%.

Төп заказчы – «АвтоВАЗ». «Джошкуноз Алабуга» июль аенда автоконцернга Lada Vesta өчен асма детальләрнең беренче партиясен җибәргән. Якын киләчәктә Lada Granta өчен детальләрне серияле җитештерә башлау планлаштырыла.

Алга таба предприятие Россиядә локальләштерелгән ватан һәм чит ил брендлары автомобильләрен конвейерда җыюда кулланылачак шассиның башка детальләрен чыгаруны да җайга салырга ниятли.

Проектны гамәлгә ашыру барышында 74 эш урыны булдырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International