Бу хакта Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер 28 августта РОСТКИ – «Россия-Кытай: үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара форумын үткәрү буенча матбугат конференциясендә хәбәр итте.
Бу 7-8 сентябрьдә Казанда узачак иң эре «Россия - Кытай» халыкара форумы.
«Татарстан Кытай Халык Республикасы белән һәрьяклап мөнәсәбәтләрне актив җайга сала, – диде Герман Лернер. – Хәзерге вакытта республика хөкүмәте һәм Кытай провинцияләре арасында сәүдә-икътисад, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турында 7 килешү имзаланды».
Ул шулай ук Кытайдагы хезмәттәшләр белән Татарстанның күп кенә компанияләре дә тыгыз хезмәттәшлек итә, дип өстәде.
Предприятиеләр хезмәттәшлеге кысаларында күп санлы проектлар гамәлгә ашырылган:
«Сессияләр сәнәгатьне үстерү өлкәсендә эшнең өстенлекле юнәлешеннән чыгып сайланды, – диде Герман Лернер. – Станок – инструменталь сәнәгать фондын формалаштыручы төп тармак булып тора, ватан сәнәгате ягыннан югары технологияле заманча җиһазларга ихтыяҗ арта. ESG көн тәртибе (экологик, социаль һәм корпоратив идарә) эшлекле мәйданчыкларда даимилек арту белән тикшерелә».