«Казаньоргсинтез» поликарбонатлар өчен чимал җитештерүне масштаблы модернизацияләүне тәмамлады

2023 елның 28 августы, дүшәмбе

28 августта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко Татарстан Ршисе Рөстәм Миңнеханов белән берлектә «Казаноргсинтез» ГАҖ изопропилбензол җитештерү җайланмасын коммерцияле файдалануга тапшыру тантанасында катнашты. Әлеге чималгы тулысынча предприятие үзе җитештерә, ул поликарбонат алуда үзгәртеп кору чылбырында беренче ярымпродукт булып тора.

Яңарту һәм реконструкцияләү атмосферага матдәләр чыгаруны 20% киметергә, шулай ук энергия ресурсларын куллануны 68% киметергә мөмкинлек биргән.

Элегрәк «Казаньоргсинтез» поликарбонатлар җитештерү куәтен 77 меңнән 100 мең тоннага кадәр арттырган иде. Изопропилбензолның яңа җайланмасын файдалануга кертү чимал буенча чыгым нормаларын 4% киметергә һәм энергия ресурсларын куллануны 68% киметергә мөмкинлек биргән.

Проектны гамәлгә ашыруга капиталь чыгымнар 2,5 млрд сум тәшкил итә. Производствоны реконструкцияләү процессы заводны планлы рәвештә ремонтка туктату вакытында үткәрелә һәм гамәлдәге производстволарга кагылмый.

Яңа җитештерү технологиясендә изопропилбензол каты цеолит катализаторы нигезендә алына, ул берничә ел алмашсыз эшли ала. Бу срок тәмамлангач, ул калдык булып китми, ә регенерация өчен җитештерүчегә кайтарыла. Технологияне үзгәртү нәтиҗәсендә агынты сулар барлыкка килми. Эшкәртү тирәнлеге арткан, шул ук чимал күләменнән максатчан продукт күбрәк чыга һәм сумала әзрәк барлыкка килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International