Бу хакта 24 августта Идел һәм Кама елгалары акваториясендә су транспортында йөк-пассажирлар йөртүне үстерү мәсьәләләре буенча матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер хәбәр итте.
«Татарстан Идел һәм Кама елгалары кушылган урында урнашкан һәм Россиянең Европа һәм Азия өлешләре арасында күпер булып хезмәт итә, шуңа күрә иң мөһим юнәлешләрнең берсе – Татарстанның транспорт-логистика коридорларын үстерү, – диде Герман Лернер. – Мәсәлән, «Төньяк-Көньяк» халыкара транспорт коридоры проекты бүген перспективалы проектларның берсе булып тора.
Ул, бу проектта катнашу түбәндәгеләргә ярдәм итә ала, дип өстәде:
Шулай ук Герман Лернер Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Ульяновск өлкәсе губернаторы Алексей Русских белән очрашуы нәтиҗәләре буенча логистика өлкәсендә, шул исәптән Һиндстан, Төркия, Иран («елга-диңгез/тимер юл/автомобиль юлы») юнәлешләре буенча хезмәттәшлек итүдә, шулай ук Идел елгасы буенча төбәкара пассажирлар йөртүне активлаштыруда һәм «Бөек Идел юлы» проектын Россиянең Идел буе федераль округы составына керүче биш субъекты белән берлектә үстерүдә үзара хезмәттәшлектә кызыксыну булуы турында раслануын да әйтеп узды.
«Татарстан Хөкүмәте һәм Ульяновск өлкәсе Хөкүмәте арасында «Урта Идел-Каспий диңгезе - Фарсы култыгы» сәүдә-логистика каналы проектын гамәлгә ашыруда катнашу турында килешү имзаланды», – дип өстәде министр урынбасары.
«Төньяк-Көньяк» – халыкара транспорт коридоры (МТК), ул Каспий бассейны илләре аша, аерым алганда Иран аша Россия һәм Һинд океаны илләре арасында транспорт элемтәсен тәэмин итәргә тиеш.