Сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләренә РФ һәм ТР дәүләт бүләкләре тапшырылды
2023 елның 29 августы, сишәмбе
Бүләкләрне алар Казан Кремлендә Татарстан РәисеРөстәм Миңнеханов кулыннан алдылар. Чарада Премьер-министр урынбасары – республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашты.
«Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин Россия Федерациясенең Дәүләт бүләге – Почет ордены белән бүләкләнде.
«КАМАЗ» ГАҖ Җитештерү булмаган сатып алулар үзәгенең металл һәм шихта материаллары сатып алу департаментының металл прокаты бүлеген матди-техник тәэмин итү буенча баш белгече Мөдәррис Хәлиев «Россия Федерациясенең Атказанган машина төзүчесе» дигән мактаулы исем алды.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер җитәкчелегендә Россиянең Казахстан Республикасындагы Сәүдә вәкиллеге белән онлайн-очрашу узды.