22 июльдә Бөгелмә электр насослары заводында нефть чыгару сәнәгате өчен электр кабельләре эшләп чыгарачак яңа производство сафка басты. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, һ.б катнашты.
22 июльдә Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасының нефть саммиты үткәрелде.
Форумда Дәүләт Советы Рәисе Ф. Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, муниципаль берәмлекләр, нефть компанияләре башлыклар, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары катнашты.
16 июльдә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасында нефть саммиты һәм Татарстанның нефть, газ химиясе форумын үткәрү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә булды. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов үткәрде.
10 июльдә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында талантлы балалар өчен химияне өйрәнү буенча П.А. Кирпичников исемендәге Беренче республика интернат лицеен булдыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмә булды. Киңәшмәдә министр урынбасары Г. Әхмәдиева, КНИТУ проректоры Л. Овсиенко, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.