Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы көне

2013 елның 22 июле, дүшәмбе
20 июльдә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы көне уздырылды. Ел саен үткәрелә торган корпоратив бәйрәм быел Казанда үткән Бөтендөнья универсиадасына багышланды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов коллектив алдында ясаган чыгышында Бөтендөнья студентлар уеннарының уңышы республиканың югары потенциалын, республика халкының бердәм һәм спорт уеннарының уңышлы узуы өчен җаваплылык тоюын күрсәтте, дип билгеләп үтте. Хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүче хезмәт коллективлары, министрлык хезмәткәрләре Универсиаданы әзерләүгә һәм үткәрүгә үзләреннән зур өлеш кертте.
Министр предприятиеләр белән нәтиҗәле эшчәнлек өчен хезмәткәрләргә рәхмәт белдерде һәм Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырды.
Һөнәри бәйрәмнәрен министрлык хезмәткәрләре Свияжск утрау-шәһәрендә һәм Аккош күлендә үткәрде, алар өчен спорт бәйрәме, үзешчән сәнгать концерты оештырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International