ЯҢАЛЫКЛАР


9
июль, 2013 ел
сишәмбе
9 июльдә министр урынбасары Г. Әхмәдиева Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның 2012 елның 7 маендагы 594, 596-602, 606 номерлы указлары төп нигезләмәләрен һәм алардагы бурычларны үтәүне оештыру буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең Чаралар планын үтәү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрде.
8 июльдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов Татарстан Республикасында Авиация һәм Машина төзүчеләр көннәренә багышланган бәйрәм чараларын оештыру, шулай ук «Машина төзү. Металл эшкәртү» һәм «TechnoСварка» Халыкара махсус күргәзмәләр, «Машина төзүнең инновацияле технологияләре, җиһазлары һәм материаллары – 2013» Халыкара фәнни-техник конференциясен үткәрү мәсьәләләренә багышланган киңәшмәләр үткәрде.
8 июльдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнехановның Бөтендөнья икътисадый форумының Россия һәм БДБ илләре буенча җитәкчесе А. Аубакирова белән очрашуында катнашты.
Очрашуда Бөтендөнья икътисадый форумының (БИФ) Россия һәм илнең алга киткән төбәкләре белән хезмәттәшлеге мәсьәләләре турында фикер алышулар булды.
БИФ Россия төбәкләре белән хезмәттәшлекне арттыруны, федерация субъектлары икътисадын тирәнтенрәк өйрәнүне тәкъдим итә. Агымдагы елда Россиянең кайбер төбәкләрен өйрәнү буенча экспертлар эше оештырылачак. Әлеге төбәкләр арасында Татарстан Республикасы, Ульяновск һәм Ростов өлкәләре һ.б булыр дип көтелә.

8
июль, 2013 ел
дүшәмбе
6 июльдә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хезмәткәрләре шәһәр урамнарында Универсиада утын каршы алды.
Универсиада Уты эстафетасы бер ел элек – 2012 елның 12 июлендә Франциядән кузгалып киткән иде. 1923 елда беренче тапкыр Студентларның Бөтендөнья уеннары оештырылган Сорбонна университетында Утны кабызу тантанасы булды.
6 июльдә дөньяның 5 континентында, 51 шәһәрендә, Россиянең 33 шәһәрендә һәм Татарстанның 44 шәһәр һәм районнарында булган Ут Казанга килеп җитте. Эстафетаның финалында Ут Kazan Arena стадионында кабызылды.

6
июль, 2013 ел
шимбә
6 июльдә Казан шәһәрендә авиация сәнәгате өчен композит детальләр эшләп чыгарачак "КАҖБ-Композит" заводы ачылу уңаеннан тантаналы чара булды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнеханов, "Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе" ААҖ президенты М. Погосян, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов, "Композит" ЯАҖ җитәкчесе А. Гайданский, «FACC AG» Австрия компаниясе Президенты Вальтер Штефан катнашты.

Әлеге завод "Горбунов ис. КАҖБ" ААҖ цехы базасында барлыкка килде. Яңа предприятиегә 3,5 млрд. сум инвестиция бирелде. Предприятиедә Sukhoi Superjet и МС-21 самолетлары өчен канат һәм койрык терәүләр механизмнары эшләп чыгарылачак.
5 июльдә Канада көне уңаеннан рәсми кабул итүләр булды. Тантаналы чарада Канаданың Россия Федерациясендә Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле Илчесе Джон Слоан әфәнде, Халыкара студентлар спорты федерациясе Президенты Клод-Луи ГАЛЬЕН, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры А. Фәррахов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Р. Гиматдинов, Россия Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле Р. Вахитов, Канаданың Россия Федерациясендәге Илчелеге вәкилләре, Канада җыелма командасы делегациясе катнашты.
5 июльдә Казан шәһәрендә Казахстан Республикасының Генераль консуллыгы бинасын ачу тантанасы булды, анда Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнеханов катнашты. Чарада шулай ук Казахстанның Россия Федерациясендә Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле Илчесе Галым Оразбаков, Казахстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Әсхәт Нускабай, Татарстан Республикасы ярдәмчесе Р. Гиматдинов, Россия Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле Р. Вахитов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры беренче урынбасары Р. Кәбиров катнашты.

5
июль, 2013 ел
җомга
"Казан вертолет заводы" ААҖ эшләп чыгара торган Ми-8МТВ һәм «Ансат» вертолетлары Казандагы Универсиада вакытында иминлек саклаячак.
Студентларның спорт уеннары вакытында Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгында Казанда җитештерелгән Ми-8МТВ вертолетлары эшли. Машиналардагы махсус җайланмалар гадәттән тыш хәлләр килеп туган очракта мәсьәләне тиз һәм уңай хәл итәргә мөмкинлек бирә.
"НПО ГИПО" ААҖ 2010 елдан бирле "Швабе" холдингына керә һәм Россиянең әйдәп баручы оптик үзәкләренең берсе булып тора. Санкт-Петербург шәһәрендә уза торган "МВМС-2013" халыкара хәрби диңгез салонында предприятиенең яңа эшләнмәләре куелды.

4
июль, 2013 ел
пәнҗешәмбе
4 июльдә Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнеханов Канаданың Россия Федерациясендә Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле Илчесе Джон Слоан әфәнде белән очрашты, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов та катнашты. Очрашуда сүз ике яклы хезмәттәшлек мәсьәләләре хакында барды.
Мәгълүмат өчен:
2012 ел нәтиҗәләре буенча ике ил арасында товар әйләнеше 126,9 млн. АКШ доллары тәшкил итте. Татарстан Республикасы Канада белән нефть чыгару, вертолет һәм самолет төзелеше, автокомпонентлар җитештерү, фармацевтика тармакларында хезмәттәшлек итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International