22 июльдә Бөгелмә электр насослары заводында нефть чыгару сәнәгате өчен электр кабельләре эшләп чыгарачак яңа производство сафка басты. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, һ.б катнашты.
Бу проектның бәясе 200 млн. сум, ул 3 елда үзен аклар дип көтелә, завод 2014 елдан башлап тулы көченә эшли башлаячак. Ул җитештергән продукциягә Россия һәм БДБ илләренең нефть сәнәгате компанияләреннән сорау булыр дип көтелә.
Минскида, Бәйсезлек сараенда, республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе һәм Беларусь президенты Александр Лукашенко очрашты. Делегация составына ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко да керде.