Россиянең оборона-сәнәгать тармагын кадрлар белән тәэмин итүне Казанда хәл итәчәкләр

2013 елның 11 июле, пәнҗешәмбе
11 июльдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов Мәскәүгә эш визиты йомгаклары буенча киңәшмә уздырды, ул Казан шәһәрендә Россиянең оборона-сәнәгать комплексын кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсенә багышланган гомумроссия семинар-киңәшмәсен үткәрүне әзерләү һәм оештыру хакында булды.
Әлеге семинар-киңәшмә Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Хәрби-сәнәгать комиссиясе карары нигезендә үткәрелә, анда Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Д. Рогозин катнашыр дип көтелә.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов билгеләп үткәнчә, республикада оборона-сәнәгать тармагын кадрлар белән тәэмин итү буенча саллы тәҗрибә тупланды.
«КВЗ», «ПОЗИС», «Горький ис. суднолар төзү заводы», «ГИПО», «Горбунов ис. КАҖБ», «КНИАТ» һәм башкаларның югары һөнәри әзерлекле кадрлар әзерләү эше башкалар өчен үрнәк булырлык. Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы да бу юнәлештә сәнәгать предприятиеләре белән актив эш алып бара, балалар техник иҗатын үстерү, эшче һәм инженер һөнәрләренең абруен арттыру җәһәтеннән шактый эшләр эшләнә.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов агымдагы елның 5 июлендә Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Хәрби-сәнәгать комиссиясенең Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Д. Рогозин җитәкчелегендә үткәрелгән селектор киңәшмәсендә катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International