Татарстанда химияне өйрәнү буенча интернат лицей оештырыла

2013 елның 10 июле, чәршәмбе
10 июльдә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында талантлы балалар өчен химияне өйрәнү буенча П.А. Кирпичников исемендәге Беренче республика интернат лицеен булдыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмә булды. Киңәшмәдә министр урынбасары Г. Әхмәдиева, КНИТУ проректоры Л. Овсиенко, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнеханов ярдәме белән булдырыла торган лицейны оештыру мәсьәләләре каралды. Лицейның попечительлек советы составына Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов кертелде. Уку йорты Зеленодольск районының Ореховка бистәсендә урнашачак, анда мәктәп, район, шәһәр һәм республика олимпиадаларында җиңү яулаган 112 укучы белем алачак.
Министр урынбасары Г. Әхмәдиева лицейның республика өчен әһәмиятле уку йорты булачагын, республикада химия фәнен яратучы балалар өчен беренче тапкыр махсус шартлар тудырылачагын, КНИТУ канаты астында биредә республиканың яңа инженерларын тәрбияләү программасы гамәлгә ашырылачагын билгеләп үтте.
Лицей республиканың химия, физика һәм биология укытучыларын туплый торган үзәк тә булыр дип көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International