Нефть саммиты республиканың нефть, газ химиясе комплексына ярдәм итәчәк

2013 елның 22 июле, дүшәмбе
22 июльдә Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасының нефть саммиты үткәрелде.

Форумда Дәүләт Советы Рәисе Ф. Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, муниципаль берәмлекләр, нефть компанияләре башлыклар, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары катнашты.
Саммитта катнашучылар нефть тармагындагы яңа эшләнмәләр белән танышты, агымдагы елның беренче яртыеллыгына кече нефть компанияләре эшенә йомгак ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International