Татарстан Республикасында ягулык-энергетика комплексы объектлары иминлеген тәэмин итү буенча федераль законны гамәлгә ашыру турында Ведомствоара эшче төркем утырышы узды

2016 елның 21 марты, дүшәмбе

2016 елның 21 мартында Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов рәислегендә Татарстан Республикасында ягулык-энергетика комплексы объектлары иминлеген тәэмин итү һәм террорга каршы саклану буенча федераль законны гамәлгә ашыру турында Ведомствоара эшче төркемнең икенче утырышы узды.

Алберт Кәримов ягулык-энергетика комплексы объектлары җитәкчелеге тарафыннан әлеге өлкәдә көчләрнең берләшкән булуының мөһимлеген билгеләп үтте, шулай ук, республика башкарма хакимият органнары вәкилләре, ТР буенча федераль хезмәт идарәләре. Ул ассызыклаганча, " республика предприятиеләре һәм инфраструктура объектларының Татарстанда узачак эре халыкара чараларны  үткәрүгә әзерлек кысаларында тотрыклы эшләвен тәэмин итү бигрәк тә актуаль. Бу– 2017 елгы FIFA Конфедерация Кубогы һәм 2018 елның футбол буенча дөнья Чемпионаты".

Утырыш барышында Татарстандагы ягулык-энергетика комплексы объектларын категорияләү һәм паспортизацияләү нәтиҗәләре, норматив хокукый базаны камилләштерү мәсьәләләре каралды. Ягулык-энергетика комплексы объектларында террорга каршы саклану буенча контроль тикшерү уздыру белән бәйле гамәли мәсьәләләр тикшерелде, федераль законны үтәү буенча алдагы уртак чаралар билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International