2016 елның 25 сентябреннән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгында ТР делегациясенең Канадада визиты уза. 26 сентябрьдә Татарстан Республикасы Президенты башлыгындагы ТР делегациясе вәкилләре илнең әйдәп баручы авиатөзелеш предприятиеләрен күрәчәкләр, шул исәптән Pratt&Whitney һәм "Bombardier" заводларында булачаклар. Рөстәм Миңнехановның Квебек провинциясе икътисад, фән, инновацияләр һәм мәгълүмати технологияләр министры Доминик Англад һәм Канада авиация индустриясе вәкилләре белән очрашу көтелә.
Агымдагы елның 27 сентябрендә Татарстан-Канада эшлекле форумы кысаларында ике яклы сәүдә-икътисади хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләрен үстерү каралачак. ТР сәнәгый потенциалы презентациясе белән ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов чыгыш ясаячак.
Программа кысаларында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясенең Канаданың татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашуы планлаштырыла.
2016 елның 26 сентябрендә Казан дәүләт энергетика университеты базасында “Тойота” гомуми җитештерү системасы турында семинар узды. Семинарны “Тойота инжиниринг корпорейшн” компаниясе вице-президенты Кейсуке Одзава әфәнде үткәрде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин семинарда катнашучыларны сәламләп Татарстанның Япония бизнесы белән актив хезмәттәшлек итүен, билгеләде. Шундый хезмәттәшлекнең уңышлы мисалларының берсе – аммиак һәм карбамид, метанол җитештерүче “Аммоний” комплексын (Менделеевск шәһәрендә) эшләтеп җибәрү булды.
2016 елның 26 сентябрендә ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Micro-Hybrid GmbH алман компаниясе вәкилләре белән очрашу узды.
Татарстан ягыннан очрашуда ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчелеге вәкилләре һәм "Казан приборлар төзү конструкторлык бюросы" АҖ җитәкчелеге катнаштылар.
Очрашу барышында алман компаниясен тәкъдир итү үткәрелде, "Казан приборлар төзү конструкторлык бюросы” АҖ һәм Micro-Hybrid GmbH алман компаниясе арасында хезмәттәшлек һәм уртак эшчәнлек турында Килешү имзаланды.
2016 елның 24 сентябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясенең Сахалинга эш сәфәре кысаларында Татартан Республикасы һәм Сахалин өлкәсе арасында 2016-2018 елларга сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, cоциаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында Килешү имзаланды.
Документ төрле өлкәләрдә үзара багланышларны билгели һәм регионара программаларны эшләү, конкрет мәсьәләләрдә чараларның планын һәм проектларны эшләү өчен нигез булып тора.
Искә төшерик, Татарстан Республикасы делегациясе 2016 елның 23-25 сентябрь көннәрендә эш сәфәре белән Сахалинда. Татарстан делегациясе составында - Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, "Татнефть" ГАҖ, "КАМАЗ" ГАҖ җитәкчелеге.
2016 елның 23 сентябре – Машина төзүчеләр Көне. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан машина төзелеше комплексы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады:
"Хөрмәтле машиностроители Татарстан машина төзүчеләре, ветераннар һәм тармак хезмәткәрләре!
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне машина төзүчеләр Көне белән котлыйм!
Машина төзелеше республика икътисадының нигезләренең берсе булып тора. Бүген Татарстанның машина төзелеше комплексы составында 150 эре һәм урта предприятие һәм автомобиль төзелеше, двигатель төзелеше, компрессор төзелеше, авиация төзелеше, суднолар төзелеше, энергетика һәм газ җиһазлары җитештерү, инструменталь җитештерү оешмасы бар. Тармакта 140 мең кеше хезмәт итә.
2016 елның 22 сентябрендә “Мицубиси Хэви Индастриз” (Япония) компаниясе вәкилләре белән Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды, анда ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, ТР министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
Татарстан Япония бизнесы белән актив хезмәттәшлек итә, дип ассызыклады Илдар Халиков. Япониянең күп кенә компаниясе республика территориясендә урын алды һәм уңышлы гына эшләп килә, диде Татарстан Премьер-министры.
2016 елның 22 сентябрендә "Яңа Россия. Яңа энергетика" XIV һөнәри конференциясенең «Электроэнергетика үсешенең перспектив юнәлешләре» пленар утырышы булып узды. Аны энергия җитештерүчеләр Советы оештырды. Утырышның тантаналы ачылышында Татарстан Премьер-министры илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, энергетика предприятиеләре һәм уку йортлары җитәкчеләре катнашты.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Башлыгы Илдар Халиков әлеге энергетиклар конференциясе илнең энергосистемасын камилләштерү һәм үстерүгә ярдәм итәчәк дип билгеләде.
2016 елның 21 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 21 утырышы кысаларында “Хөкүмәт сәгате” барышында ТР Премьер-министры урынбасары –ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов “Татарстан Республикасы сәнәгать предприятиеләренең импорт продукциясен алыштыру бурычын үтәүләре турында” темасына доклад белән чыгыш ясады.
Үзенең чыгышында ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе Алберт Кәримов кыскача сәнәгать үсеше нәтиҗәләре хакында сөйләде. Әйтик, 2016 елның гыйнварь-август аралыгында республика предприятиеләре үзләре җитештергән товарны 1,2 трлн. сумлык җибәргәннәр. Сәнәгый җитештерү индексы 103,4% тәшкил иткән. Татарстанда файдалы казылмалар чыгаруда сәнәгый җитештерү индексы 104% тәшкил иткән, эшкәртү производстволарында – 102,6%, электр энергиясе, газ, су җитештерүендә – 107,2%.
2016 елның 21 сентябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов дәүләт мөлкәте белән идарә итү буенча Федераль агентлык (Россия мөлкәте) җитәкчесе Дмитрий Пристансков белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Анда ТР Премьер-министры урынбасары –ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, ТР Президенты ярдәмчесе Айрат Нуретдинов, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин, ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Татарстан Республикасы буенча Россия мөлкәте территориаль идарәсе җитәкчесе Гөлнара Сергеева һәм башкалар катнашты.
ТР дәүләт бүләге тапшырылды
2016 елның 21 сентябрендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Әнвәр улы Кәримов Казан дары заводы коллективы белән очрашу барышында предприятиенең генераль директоры Хәлил Зиннур улы Гыйниятовка югары дәүләт бүләген –"Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" орден медален тапшырды.