2016 елның 21 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 21 утырышы кысаларында “Хөкүмәт сәгате” барышында ТР Премьер-министры урынбасары –ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов “Татарстан Республикасы сәнәгать предприятиеләренең импорт продукциясен алыштыру бурычын үтәүләре турында” темасына доклад белән чыгыш ясады.
Үзенең чыгышында ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе Алберт Кәримов кыскача сәнәгать үсеше нәтиҗәләре хакында сөйләде. Әйтик, 2016 елның гыйнварь-август аралыгында республика предприятиеләре үзләре җитештергән товарны 1,2 трлн. сумлык җибәргәннәр. Сәнәгый җитештерү индексы 103,4% тәшкил иткән. Татарстанда файдалы казылмалар чыгаруда сәнәгый җитештерү индексы 104% тәшкил иткән, эшкәртү производстволарында – 102,6%, электр энергиясе, газ, су җитештерүендә – 107,2%.
Импортны киметүдә төп факторларның берсе итеп Алберт Кәримов сумның дөньяның төп валюталарына караганда көчсезләнүен атады. Билгеле дәрәҗәдә, Кәримов фикеренчә, моңа импортны алыштыру дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру да сәбәп булды.
Алберт Кәримов билгеләгәнчә, Татарстанда импортны алыштыру буенча зур күләмле проектлар тормышка ашырыла. Мәсәлән: “Ансат” вертолетларын җитештерү, “Аммоний” комплексын, “ТАНЕКО” һәм “ТАИФ-НК” нефть эшкәртү заводларын эшләтеп җибәрү, “Нижнекамскнефтехим”ның олефин комплексы, “КЗСК-Силикон” төзелеше. Әлеге һәм башка проектларга ярдәм итү буенча системалы эш алып барыла.
Татарстан Республикасы сәнәгатьтә импортны алыштыру тармак планын формалаштыру һәм тормышка ашыру буенча федераль үзәк үткәргән эшкә беренчеләрдән булып кереп китте. Россия сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының тармак планнарына 2000 артык продуктлар төре һәм технологияләр кертелгән, шуларның якынча 120се татарстан предприятиеләренең тәкъдимнәре буенча.
Предприятиеләрнең импортны алыштыру проектларын нәтиҗәле гамәлгә ашыруда хокукый мохит формалаштыру ярдәм итә, дип ассызыклады Алберт Кәримов. Ул ТР Дәүләт Советы депутатларына "Татарстан Республикасында сәнәгый сәясәт турында" Канун кабул итүләре өчен рәхмәтен белдерде.
Татарстан Республикасы предприятиеләре дәүләт ярдәме программаларында катнашалар, аларның төп инструментлары булып Сәнәгать үсеше Фонды тарафыннан бирелә торган ташламалы займ, кредит һәм башка кайбер чыгымнарның бәясен (НИОКР, чимал сатып алу) өлешендә субсидияләү, шулай ук, сәнәгый кластерлар булдыруда ярдәм, махсус инвестицион контрактлар төзү.
Хәзерге вакытта федераль Сәнәгать үсеше Фонды займы 77 проектка бирелде, шул исәптән, өчесе Татарстанныкы. Финансланган проектларда гомуми инвестиция күләме якынча 20 млрд сум тәшкил итәчәк, 900 артык яңа эш урыны булдырылачак. Финанслауга тагын 2 проект хупланган.
Республика предприятиеләре шактый эффектив рәвештә сәнәгатьнең өстенлекле тармакларында яңа комплекслы инвестицион проект исемлегенә керү өчен конкурсларда катнашалар. Хәзерге вакытта 12 Татарстан проекты әлеге исемлеккә кертелеп, аларның инвестицион кредит суммасының кайбер өлеше федераль бюджеттан субсидияләнә. Бу машина төзелеше, урман сәнәгате, химия тармагындагы проектлар. Аларны тормышка ашыру нәтиҗәсендә 14 млрд сумнан артык салым алу, моношәһәрләр территориясендә 2100 артык эш урыны булдыру планлаштырыла.
Алберт Кәримов нефть химиясе өлкәсендә дә тагын мисаллар китерде. "Катализ-пром" компаниясенең импортны алыштыру буенча изомеризация процессы өчен катализаторлар җитештерү проекты гамәлгә ашырыла. "Казаноргсинтез" ГАҖ һәм "Түбән Кама нефтехим" ГАҖ уртак эшчәнлекләре кысаларында "Данафлекс" компаниясе төркеме әлеге җитештерүчеләрнең полиэтилен маркасын пленкалы материаллар җитештерүдә омологация хисабына импортны чимал буенча 50% тан 20% ка кадәр киметә алды. "Түбән Кама нефтехим" АҖ суыткыч техникасын җитештерү өчен импортны алыштыру буенча материаллар чыгаруда тупланган уңышлы тәҗрибәсе җитәрлек: 2015 елдан башлап "ПОЗИС" Корея малы урынына Түбән Каманың АБС-пластигын куллануга күчте.
Алберт Кәримов әйтүенчә, күптән түгел генә булып узган Татарстан нефть, газ, химия форумы барышында автомобиль төзелешендә импортны алыштыру максаты белән Татарстан пластикларын һәм компаундларын куллану мәсьәләләре каралган. "Түбән Кама нефтехим", "Форд Соллерс" һәм "ТатхимПласт" предприятиеләре тарафыннан 13 спецификациядән 11 полимер композиция җитештерү локализацияләнгән, алар FordMotorCompany материаллары глобаль исемлегенә кертелгән. Шулай ук, 2016 елда “Түбән Кама нефтехим” ГАҖ АБС пластигы хупланган, ул Ford EcoSport автомобильләренең экстерьер элементларын җитештерү өчен кулланылачак. 2016 елның ахырына кадәр тагын 11 композицияне хуплау һәм Ford автомобильләре өчен тагын 17 пластик деталь җитештерүне башлап җибәрү планлаштырыла.
Кабель сәнәгатендә импортны алыштыру эше кысаларында "РциХимТех" республикада җитештерелә торган пластикларны предприятиеләр таләп иткән характеристикаларга туры килүен сынады. "Таткабель" заводы җитештергән 330 кВ чыбык тендер отты. Әлеге кабель "ФСК ЕЭС" объектында үзләштереләчәк.
Алберт Кәримов билгеләп үткәнчә, "Татнефть" һәм "ТАИФ", "КАМАЗ" кебек эре республика төркеме предприятиеләре һәм башкалар республика сатучыларына юнәләчәк. Мәсәлән, "КАМАЗ" "НПО "Ростар" (пневморессорлар), "Тиссан" (тормоз системалары) кебек предприятиеләрнең импортны алыштыру проектларын тормышка ашыруда ярдәм итә. "КАМАЗ" һәм "Federal Mogul Corporation" уртак предприятиесе йөк автомобильләре өчен хәзерге вакытта чит илдән сатып алына торган бензинлы двигательләр һәм цилиндр гильзалары өчен поршнь коеп җитештерү проектын гамәлгә ашырырга ниятли.
Аерым игътибар сәнәгый җитештерүгә үзебезнең эшләнмәләрне кертүгә бирелә. Республикада булдырылган инновацион инфраструктура территориясендә -"Алабуга" МИЗ, индустриаль мәйданчыкларда – импотрны алыштыручы җитештерү булдырыла. Бу максатлар өчен инжиниринг үзәкләрнең мөмкинлекләре кулланыла.
Импортны алыштыруда иң перспективалы булган тармак- авыл хуҗалыгына машина төзелеше булып тора, дип саный Алберт Кәримов, анда күп позицияләр буенча машина импорты һәм аларга тулы комплектлы җиһазлар 100% тәшкил итә.
Импортны алыштыру һәм импортны узып китүне эффектив үстерү өчен республика дәрәҗәсендә үзебездә җитештерелгән конкурент сәләтле продукция чыгаруны стимуллаштыру өчен ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан 2016 елга Татарстан Республикасы сәнәгатендә импортны алыштыруны үстерү буенча чаралар Планы расланды.
Алберт Кәримов әйтүенчә, "безгә Россия Президенты йөкләмәсе буенча Россия сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы каршында булдырылган технологик үсеш буенча Агентлык белән тыгыз бәйләнештә торырга кирәк. Без үзебезнең предприятиеләрне мөһим булган технологик карарлар тәэмин итәргә һәм бөтендөнья икътисадының технологик үсешеннән калышуны булдырмаска тиеш".
Үзебезнең җитештерүчегә өстәмә эффектив финанс булмаган ярдәм итүче механизмнардан ТР Премьер-министры урынбасары –ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Россиянең 2016 елның 16 сентябреннән 925номерлы Хөкүмәт Карарын атады. Дәүләт компанияләре һәм монополияләр сатып алган очракта Россия товарларына, хезмәт күрсәтүгә, эшчәнлекләргә 2017 елның 1 гыйнварыннан преференция бирә. Чит ил товарларын кайтаручыларга Россия продукциясе белән конкурентлы булу авырга туры киләчәк, ә дәүләт компанияләре белән контрактлар төзү аларга күп файда китермәячәк. Конкурсларда Россия продукциясе 15% арзанрак булачак.
Үзенең чыгышын тәмамлаганда Алберт Кәримов Татарстан Президенты катнашында июньдә булып узган Татарстан Республикасы предприятиеләре продукциясенең экспорт үсеше сораулары буенча Икътисади Советында Татарстан Республикасының Экспорт стратегиясе эшләнүе хакында хәбәр итте.