2016 елның 22 сентябрендә “Мицубиси Хэви Индастриз” (Япония) компаниясе вәкилләре белән Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды, анда ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, ТР министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
Татарстан Япония бизнесы белән актив хезмәттәшлек итә, дип ассызыклады Илдар Халиков. Япониянең күп кенә компаниясе республика территориясендә урын алды һәм уңышлы гына эшләп килә, диде Татарстан Премьер-министры.
Ул агымдагы елның 8 августында Казанда Япония Премьер-министрының Махсус киңәшчесе Эйити Хасэгава катнашында Татарстан-Япония эшлекле форумы булып узуын искә төшерде. Ә бу атнада Татарстан башкаласында Россия икътисадын модернизацияләү буенча Россия-Япония консультатив советының VI утырышы үтте. Япония, Россия, Татарстанның эшлекле даирә вәкилләре хезмәттәшлекнең перспектив вариантлары турында фикерләштеләр.
ТР Премьер-министры сүзләренчә, Татарстан “Мицубиси Хэви Индастриз” компаниясе белән нефть, газ, химия, төзелеш, мәгариф һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек итә. Бүгенге көндә “Аммоний” минераль ашламалар заводы үсеше төп проект булып тора. Быел февраль аенда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Токиода эш сәфәре кысаларында “Аммоний-2” проекты нияте турында меморандум имзаланды, дип өстәде Илдар Халиков.
Очрашуда катнашучылар киләчәктә үзара хезмәттәшлекне үстерүнең төрле вариантларын карадылар. Аерып әйтсәк, Япония компаниясе җитәкчелеге Татарстанның энергия тармагын үстерү буенча яңа карарлар тәкъдим итте.