Казан дәүләт энергетика университетында “Тойота” гомуми җитештерү системасы турында семинар үтте

2016 елның 26 сентябре, дүшәмбе

2016 елның 26 сентябрендә Казан дәүләт энергетика университеты базасында “Тойота” гомуми җитештерү системасы турында семинар узды. Семинарны  “Тойота инжиниринг корпорейшн” компаниясе вице-президенты Кейсуке Одзава әфәнде үткәрде.

Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин семинарда катнашучыларны сәламләп Татарстанның Япония бизнесы белән актив хезмәттәшлек итүен, билгеләде. Шундый хезмәттәшлекнең уңышлы мисалларының берсе – аммиак һәм карбамид, метанол җитештерүче “Аммоний” комплексын (Менделеевск шәһәрендә) эшләтеп җибәрү булды.

Татарстанда хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга юнәлдерелгән идарә итү системасын һәм  прогрессив методикаларны җәлеп итү һәм гамәлгә кертү буенча актив эш алып барыла. Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру программасы тормышка ашырыла, предприятиеләрдә сакчыл җитештерү ысулларын куллану  өстенлекле юнәлеш булып санала.

Сакчыл җитештерү системасын үстерүгә күп предприятиеләр һәм оешмалар кушыла. 2015 ел нәтиҗәләре буенча бу программаның барлык инструментларын һәм принципларын гамәлгә ашыруның икътисади нәтиҗәсе 10,2 млрд. сумлык   бәяләнде. Лидерлар рәтенә  “Татнефть”, “КАМАЗ”, “ТАНЕКО”, Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе, Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводы, Казан электротехника заводы һәм башкалар керде. 

(ТР Президенты Матбугат үзәге мәгълүматлары кулланылды)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International