Татартан Республикасы һәм Сахалин өлкәсе арасында 2016-2018 елларга хезмәттәшлек турында Килешү имзаланды

2016 елның 24 сентябре, шимбә

2016 елның 24 сентябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясенең Сахалинга эш сәфәре кысаларында  Татартан Республикасы һәм Сахалин өлкәсе арасында 2016-2018 елларга сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, cоциаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында Килешү имзаланды.  

Документ төрле өлкәләрдә үзара багланышларны билгели һәм регионара программаларны эшләү, конкрет мәсьәләләрдә чараларның планын һәм  проектларны эшләү өчен нигез булып тора.

Искә төшерик, Татарстан Республикасы делегациясе 2016 елның 23-25 сентябрь көннәрендә эш сәфәре белән Сахалинда. Татарстан делегациясе составында - Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, "Татнефть" ГАҖ, "КАМАЗ" ГАҖ җитәкчелеге.

Эш сәфәренең төп максаты - Татартан Республикасы һәм Сахалин өлкәсе арасында 2016-2018 елларга сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, cоциаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында Килешүне имзалау. 

Программа кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сахалин өлкәсе губернаторы Олег Кожемяко,  Сахалин өлкәсе татар иҗтимагый оешмалары җитәкчелеге һәм активистлары белән очрашты.

Мәгълүмат өчен:

2016 елның апрелендә Хөкүмәт Рәисе Вера Щербинина башлыгындагы Сахалин өлкәсе делегациясе Татарстанда булды.

Сахалин өлкәсе, гадәттәгечә табигый ресурсларга бай (нефть, газ, күмер һ. б.); куәтле нефть-газ комплексына ия; халыкара кооперациядә катнаша, продукциясенең күп өлеше экспортка китә. Сахалин үзенең балык һәм диңгез продукциясе атаклы.

Татарстан Республикасы Сахалинга "КАМАЗ" авыр йөк автомобильләре, шиналар, медицина җиһазлары, азык-төлек продуктлары (майонез, консервлар, кондитер продукциясе) җибәрә.

Татарстан вертолетлар һәм суднолар җибәрергә, нефтехимия һәм химия өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерергә әзер, медицина продукциясе һәм дарулар спектрын киңәйтергә әзер тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International