Россия мөлкәте башлыгы Дмитрий Пристансков белән очрашу

2016 елның 21 сентябре, чәршәмбе

2016 елның 21 сентябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов дәүләт мөлкәте белән идарә итү буенча Федераль агентлык (Россия мөлкәте) җитәкчесе Дмитрий Пристансков белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Анда ТР Премьер-министры урынбасары –ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, ТР Президенты ярдәмчесе Айрат Нуретдинов, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин, ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Татарстан Республикасы буенча Россия мөлкәте территориаль идарәсе җитәкчесе Гөлнара Сергеева һәм башкалар катнашты.

Очрашуда катнашучылар Татарстан Республикасы һәм Россия мөлкәте арасында үзара хәрәкәт итү сорауларын карадылар. Аерым Свияжск төбәкара мультимодаль үзәк төзелеше сорауларына  төгәлрәк тукталдылар. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, әлеге проектны гамәлгә ашыру автомобиль, тимер юл һәм елга аша йөкләр агымын берләштерергә һәм Казанны йөк транспорты күләменнән шактый азат итү мөмкинлеген бирәчәк.

Моннан тыш, яклар федераль җир кишәрлекләрен региональ милкенә күчерүгә кагылышлы сораулар комплексын карадылар, алга таба төбәкнең сәнәгый үсеше турында да сөйләштеләр.

(ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары файдаланылды)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International