Татарстан Президенты җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясенең Канадага эш визиты

2016 елның 26 сентябре, дүшәмбе

2016 елның 25 сентябреннән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгында ТР делегациясенең Канадада визиты уза. 26 сентябрьдә Татарстан Республикасы Президенты башлыгындагы ТР делегациясе вәкилләре илнең әйдәп баручы авиатөзелеш предприятиеләрен күрәчәкләр, шул исәптән Pratt&Whitney һәм "Bombardier" заводларында булачаклар. Рөстәм Миңнехановның Квебек провинциясе икътисад, фән, инновацияләр һәм мәгълүмати технологияләр министры Доминик Англад һәм Канада авиация индустриясе вәкилләре белән очрашу көтелә.

Агымдагы елның 27 сентябрендә Татарстан-Канада эшлекле форумы кысаларында ике яклы сәүдә-икътисади хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләрен үстерү каралачак. ТР сәнәгый потенциалы презентациясе белән  ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов чыгыш ясаячак.

Программа кысаларында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясенең Канаданың татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашуы планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International