2016 елның 23 сентябре – Машина төзүчеләр Көне. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан машина төзелеше комплексы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады:
"Хөрмәтле машиностроители Татарстан машина төзүчеләре, ветераннар һәм тармак хезмәткәрләре!
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне машина төзүчеләр Көне белән котлыйм!
Машина төзелеше республика икътисадының нигезләренең берсе булып тора. Бүген Татарстанның машина төзелеше комплексы составында 150 эре һәм урта предприятие һәм автомобиль төзелеше, двигатель төзелеше, компрессор төзелеше, авиация төзелеше, суднолар төзелеше, энергетика һәм газ җиһазлары җитештерү, инструменталь җитештерү оешмасы бар. Тармакта 140 мең кеше хезмәт итә.
Машина төзелеше тармагы предприятиеләре республика инновацион икътисадының үсеш ноктасы булып торалар. Татарстанның машина төзелеше динамик рәвештә үсеш ала: җитештерү камилләштерелә, алдынгы технологияләр кертелә, системалы нигездә квалификацияле инженер һәм эшче кадрлар әзерләү гамәлгә ашырыла. Татарстан машина төзелеше предприятиеләре тарафыннан җитештерелә торган күп кенә продукция төрләре дөньякүләм стандартларга туры килә, конкурент сәләтле һәм эчке һәм тышкы базарларда ихтыяҗга лаек.
Тармакның төп байлыгы - эшчеләр, инженер-техник хезмәткәрләр, предприятие җитәкчеләре – эшләренә тугры профессионаллар. Аерым рәхмәт сүзләрен республика машина төзелеше предприятиеләре ветераннарына белдерәм. Ышанам ки, югары квалификациясе кадрлар һәм буыннар дәвамлылыгы киләчәктә машина төзелешен үстерүнең нигезе булып тора.
Республиканың машина төзелеше комплексы предприятиеләре хезмәткәрләрен һәм ветераннарын, фәнни-тикшеренү оешмалары һәм белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм. Татарстан һәм Россия өчен ирешелгәннәрдә тукталмыйча яңадан-яңа һөнәри уңышлар һәм казанышлар телим. Сезгә һәм якыннарыгызга бәхет, сәламәтлек һәм иминлек!"
ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе Алберт Кәримовның машина төзүчеләр Көне белән котлавы "Татар-информ" МА сайтында бастырылды http://www.tatar-inform.ru/news/2016/09/25/521646/; "Республика Татарстан" иҗтимагый-сәяси газетасында http://rt-online.ru/bazovaya-otrasl-ekonomiki/