2016 елның 17 октябрендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының энергетика идарәсе башлыгы Садриева Гүзәл Габделхак кызына республика файдасына намуслы һәм нәтиҗәле хезмәте өчен ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Мактау грамотасын тапшырды.
2016 елның 15 октябрендә Әлмәттә Татарстан Республикасының кече нефть компанияләренең 100 миллион тонна нефть чыгаруларына багышланган тантаналы чарасы узды.
Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, "Татнефть" ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов, «Нефтеконсорциум» ЯАҖ генераль директоры Фәнис Вәлиев һәм башкалар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов катнашучыларны сәламләп, республикадагы истәлекле көн - Татарстанның кече нефть компанияләренең 100 млн. тонна нефть чыгару көне белән котлады, 1997 елда Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев тиешле Указ имзалый.
2016 елның 14 октябрендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов “Татар-информ” МА һәм “Яңа гасыр” ТРК интервьюсында агымдагы елның октябрендә уздырылачак Composite Battle World Cup Kazan-2016 композитлар буенча дөнья Чемпионаты, кадрлар потенциалын үстерү һәм Татарстан сәнәгатендә импортны алыштыру буенча чаралар комплексын тормышка ашыру турында сөйләде.
ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе Алберт Кәримов билгеләгәнчә, Казанда бу елның 26-29 октябрендә узачак Composite Battle World Cup композиция материаллары буенча дөнья Чемпионатының төп максатлары – яшь инженерлар һәм студентлар арасында ватан сәнәгате үсешенең өстенлекле юнәлеше булган композиция материаллары өлкәсен алга этәрү һәм популярлаштыру, аның кадрлар потенциалын үстерү.
2016 елның 15 октябрендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, Арча һәм Мамадыш муниципаль районнары Башкарма комитеты җитәкчелеге, "Татмелиорация" ААҖ вәкилләре Казанның Совет районы авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булдылар.
Бу мәйданчыкта Арча һәм Мамадыш муниципаль районнары һәм "Татмелиорация" ТК ААҖ товар җитештерүчеләре үз продукцияләрен саталар.
Татарстан агросәнәгать комплексы оешмалары һәм авыл хезмәтчәннәре тарафыннан ярминкәгә 11 млн. сумлык продукция сатуга куелган.
2016 елның 14 октябрендә "Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе" АҖ коллективы ватаныбыз машина төзелеше өлкәсе үсешенә зур өлеш керткәне һәм озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Бүләкне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе" АҖ генераль директоры Дамир Кәримуллинга тапшырды. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, ТР предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре Ассоциациясе Президенты Александр Лаврентьев катнашты.
"Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе" АҖ ("КМПО") 1931 елда нигезләнгән һәм ул Россиянең машина төзелеше предприятиеләренең иң эреләреннән берсе. Бу көннәрдә "Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе" үзенең 85 еллыгын билгеләп үтә.
2016 елның 13 октябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Инвестицион советы Президиумы утырышы узды.
Утырышта ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Татарстан Республикасы Инвестицион советы Президиумының башка әгъзалары катнашты.
Утырышта катнашучылар инвестор–компанияләр тәкъдим иткән җиде проектны карадылар. Каралган проектлар санында-Республика клиника онкология диспансеры нигезендә Accuray (АКШ) компаниясе җиһазларын кулланып ядер медицинасы төбәкара үзәген булдыру проекты, Менделеевск муниципаль районында "Аммоний Агро" сәнәгать паркын булдыру проекты, аның максаты – агрохимия (сыекча ашламалар, тукокушылмалар, карбид-аммиаклы ашламалар һ. башкаларны җитештерү); "Менделеевск сәнәгать үзәге"н булдыру проекты (проектны "Аммоний" заводы территориясендә урнаштыру планлаштырыла, проектның профиле – хәзерге заман төзелеш материаллары җитештерү (вак таш, бетон, төрү тартмалары һ.б.); Питрәч муниципаль районында DAF һәм Mercedes Benz автомобиленәхезмәт күрсәтү буенча сервис үзәген булдыру проекты.
2016 елның 13 октябрендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Беларусь Республикасы сәнәгать министрының Беренче урынбасары Геннадий Свидерский белән очрашты.
Яклар билгеләп үткәнчә, икеяклы хезмәттәшлекнең динамик үсешенә Татарстан һәм Беларусь предприятиеләренең нәтиҗәле кооперациясе ярдәм итә. Игътибар Татарстан һәм Беларусь җитәкчелеге Татарстан Республикасы һәм Беларусь Республикасы машина төзелеше һәм нефть химиясе комплекслары өлкәсендә нәтиҗәле хезмәттәшлек мәсьәләләренә җитди игътибар бирәләр.
2016 елның 13 октябрендә Казанда Finopolis инновацион финанс технологияләр Форумы ачылды. Форумның пленар утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Үзәк банкы рәисе Элвира Нәбиуллина, «Саклык банкы» ГАҖ идарәсе рәисе Герман Греф, ТР министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, ТР кредит-финанс предприятиеләре һәм учрежденияләре җитәкчелеге вәкилләре катнашты.
Форум башланыр алдыннан кунаклар фойеда форумның партнерлары- компанияләре күргәзмәләре белән таныштылар. FinTech аллеясен карадылар, монда финанс технологияләр өлкәсендә проектларын гамәлгә ашыручы Россия стартаплары җыелган.
2016 елның 11 октябрендә Ашхабадта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Төрекмәнстан Министрлар Кабинеты Рәисе урынбасары Батыр Атдаев катнашында Төрекмәнстан-Татарстан эшлекле форумы узды. Форумның модераторы булып Төрекмәнстан Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Довран Хоҗаев чыкты.
Төрекмәнстан Президенты Горбангулы Бердымөхәмәдов исеменнән форумда катнашучыларга сәламләү сүзе белән Төрекмәнстан Министрлар Кабинеты Рәисе урынбасары Батыр Атдаев мөрәҗәгать итте һәм эшлекле элемтәләр урнаштыруда уңышлар теләде.
Кереш чыгышында Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлекне үстерергә теләгән барлык Төрекмәнстан бизнесы вәкилләрен сәламләде. «Бу очрашу ике яклы багланышларны үстерүгә яңа этәргеч булыр. Катлаулы халыкара вәзгыять шартларында Төрекмәнстан белән хезмәттәшлек аерым әһәмияткә ия булачак. Һәм үзара хәрәкәт итү өчен яңа мөмкинлекләр ачылачак, аларны нәтиҗәле итеп кулланырга кирәк. Бүген Татарстан һәм Төрекмәнстан Хөкүмәтләре 2019 елга кадәр хөкүмәт ара хезмәттәшлек программасына имза атачак. Программада икътисадый хезмәттәшлек үсешенең төп юнәлешләре беркетелгән. Безгә аны конкрет эчтәлек, уртак проектлар белән тулыландырырга кирәк»,-дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
2016 елның 11 октябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгында Татарстан Республикасы делегациясенең Төрекмәнстанга эш визиты кысаларында Ашхабадта Төрекмәнстан-Татарстан эшлекле форумы узачак. Форум барышында Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Төрекмәнстан Хөкүмәте арасында 2017-2019 елларга сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, мәдәни-гуманитар һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек Программасы һәм Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе белән Төрекмәнстан Фәннәр Академиясе арасында фәнни-техник хезмәттәшлек турында Меморандум имзаланды.
ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасының икътисади һәм сәнәгый потенциалы презентациясен үткәрәчәк. Татарстан белән Төрекмәнстан эшлекле даирә вәкилләре катнашында адреслы очрашулары узачак, анда алга таба ике яклы хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре каралачак.