ЯҢАЛЫКЛАР


11
октябрь, 2016 ел
сишәмбе

2016 елның 11 октябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгындагы Татарстан Республикасы делегациясенең Төрекмәнстанга эш визиты кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Президенты Горбангулы Бердымөхәмәдов белән очрашты. Очрашу вакытында ике як  Татарстан һәм Төрекмәнстан арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, мәдәни-гуманитар һәм башка өлкәләрдә  хезмәттәшлек итү сорауларын карадылар. 

Төрекмәнстан Сәүдә-сәнәгый палатасында Төрекмәнстан Республикасының бәйсезлегенә 25 ел тулуга багышланган икътисади казанышлар күргәзмәсе ачылачак. 


10
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

2016 елның 10 октябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре  Ассоциациясе президенты Александр Лаврентьевны Татарстан Республикасы үсешенә өлеш керткәне өчен "Дуслык" ордены белән бүләкләде. Тантаналы чарада ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре  Ассоциациясе генераль директоры (эш бирүчеләрнең региональ берләшмәсе) Алексей Пахомов һәм башкалар катнашты.

Бүләк Александр Лаврентьевка актив иҗтимагый эшчәнлеге һәм Татарстан Республикасы үсешенә керткән өлеше өчен тапшырылды. 


8
октябрь, 2016 ел
шимбә

2016 елның 8 октябрендә «Алабуга» махсус икътисадый зонасы территориясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Төркиянең икътисад министры Нихат Зәйбәкче белән очрашты. Очрашуда   Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, ТР министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, «Алабуга» МИЗ җитәкчелеге һәм МИЗ Төркия компания-резидентлар җитәкчеләре катнашты.         

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә: «Бүген республикада Төркиянең 10 заводы уңышлы эшли, энергетика, төзелеш, машина төзелеше, нефтехимия, авыл хуҗалыгы, сәламәтлек саклау һәм башка өлкәләрдә уртак предприятиеләр бар. Төркия компанияләренең инвестицион проектларын гамәлгә ашыру өчен «Алабуга» МИЗ, «Яр Чаллы» өстенлекле үсеш территорияләрен һәм республикабызның охшаш мәйданчыкларын сайлап алулары – күңелле  күренеш». 

2016 елның 8 октябрендә ТР Алабуга мунициципаль районында «Алабуга» махсус икътисадый зонасы территориясендә «Шишеджам» Төркия компаниясенең ике яңа заводын эшләтеп җибәрү тантанасы узды: «Тракья Гласс Рус» заводы (төзелеш пыяласы җитештерү) һәм «Аутоматив Гласс Альянс Рус» заводы (автомобиль пыяласы җитештерү). Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Төркиянең икътисад министры Нихат Зәйбәкче, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, «Алабуга» МИЗ җитәкчелеге, Татарстан һәм Төркия дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләре, эшлекле даирә вәкилләре катнашты.         

2016 елның 7- 8 октябрендә Түбән Кама шәһәренең Халык иҗаты Йортында Татарстан Республикасының эшче яшьләр иҗатының "Наше время – Безнең заман" ел саен уздырыла торган ачык республика телевизион фестиваленең 2 зональ этабы узды.

Зональ этапта Түбән Кама шәһәре һәм ТР 8 муниципаль районыннан 22 предприятие һәм оешмадан 90 хезмәткәр катнашты. Алар Түбән Кама, Зәй, Алабуга, Мамадыш, Әлки, Аксубай, Чистай, Сарман районнарыннан килделәр. Зональ этапның Гала-концертында ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчелеге вәкилләре катнашты.

2016 елның 8 октябрендә "Идарә итү осталыгы: региональ  командаларның үсеше" программасы буенча проектларны яклау йомгагы кысаларында Татарстан вәкилләре – программада катнашучылар "Татарстан Республикасында чимал булмаган экспортны үстерү" проектын тәкъдим иттеләр.

Проектның төп бурычы - чимал булмаган экспортны үстерү, конкурентлыкка  сәләтле продукцияне тышкы базарларга этәрү, халыкара конкуренциядә катнашу. Проекттан көтелгән нәтиҗәләр: экспорт үсешенең бердәм экосистемасын булдыру, чимал булмаган экспорт өлешен арттыру, тышкы базарларга чыкканда ярдәм итүнең аңлаешлы структурасын булдыру.


7
октябрь, 2016 ел
җомга

2016 елның 7 октябрендә Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Газпром» ГАҖ Идарәсе рәисе Алексей Миллер белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов һәм Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов катнашты. 

Сөйләшүләр барышында яклар Татарстан һәм «Газпром» компаниясе арасындагы хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Билгеләп үтелгәнчә, 2011–2015 елларда Татарстан Республикасы кулланучылары өчен газ белән тәэмин итү ышанычлылыгын арттыруга бәйле проектларны гамәлгә ашыруга «Газпром» 26 млрд. сум тоткан. Акчалар инвестицияләнде, «Арча» компрессорлар  станциясен, «Миңлебай —Казан» газ үткәргечен реконструкцияләүгә,  Иннополис шәһәренә газ җибәрү өчен газ үткәргеч төзелешенә һәм «Елизаветино» автоматлаштырылган газ бүлү станциясен (АГРС) төзелешенә юнәлдерелде. Хәзерге вакытта фән шәһәрен газ белән тәэмин итү күләмен арттыру өчен икенче газ үткәргечен һәм автоматлаштырылган газ бүлү станциясе төзелеше дәвам итә. 

2016 елның 7 октябрендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында 2012 елның 29 декабреннән 275 номерлы "Дәүләт оборона заказы турында" Федераль законының нигезләмәләрен гамәли гамәлгә ашыру хакында фикер алыштылар.

Киңәшмәдә РФ Оборона министрлыгы дәүләт оборона заказының финанс мониторингы Департаменты директоры Ольга Осауленко, Россия Оборона министрлыгы финанс планлаштыру Департаменты директоры Максим Лоскутов, Россия Оборона министрлыгы дәүләт оборона заказының финанс мониторингы Департаменты директоры урынбасары Светлана Васина, Россия Оборона министрлыгы финанс яктан тәэмин итү Департаменты директоры урынбасары Олег Налимов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчелеге һәм структур бүлекчәләре вәкилләре, ТР территориясендә урнашкан оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре һәм кредит-финанс учреждение вәкилләре катнашты.  

2016 елның 6 октябрендә Татарстан делегациясенең Латвияга визиты программасы кысаларында ТР Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Ригада ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Латвия Республикасы Премьер-министры Марис Кучинскис, Латвия Республикасы Премьер-министры урынбасары - Латвия  Республикасы икътисад министры Арвилс Ашераденс, Латвия юллар министры – икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни мәсьәләләр буенча Латвия-Россия Хөкүмәтара комиссиясе рәистәше Улдис Аугулис белән очрашуларда катнашты.

Узган очрашуларда Татарстан һәм Латвия арасында төрле өлкәләрдә хезмәттәшлекне үстерүнең перспектив юнәлешләре хакында сүз барды.   


6
октябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 елның 6 октябрендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә  Татарстан делегациясенең Латвияга эш сәфәре кысаларында Татарстан һәм Латвия эшлекле даирәләре һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашында “Татарстан-Латвия-хезмәттәшлек перспективалары" темасына түгәрәк өстәл  узды.

Түгәрәк  өстәлдә катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм  Латвия Республикасы Премьер-министры урынбасары - Латвия  Республикасы икътисад министры Арвилс Ашераденс мөрәҗәгать иттеләр.  

ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов республика сәнәгать потенциалының презентациясен үткәрде, Татарстан белән Латвиянең сәүдә-икътисади хезмәттәшлегенең хәзерге торышы һәм перспектив юнәлешләрен тасвирлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International