"Дакар-2017" һәм Africa Eco Race-2017 җиңүчеләрне Яр Чаллыда тантаналы рәвештә каршы алдылар

2017 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

"КАМАЗ-Мастер" Россия спорт командасы  "Дакар" халыкара раллисында 14 тапкыр җиңеп чыкты.

Бүген төнлә Яр Чаллыга "Дакар-2017" һәм Africa Eco Race-2017 ике халыкара ралли-рейд җиңүчеләре  -  "КАМАЗ-Мастер"  командасы кайтып төште. Алар белән бергә Казанга багги зачетында өченче урынны яулаучы Равил Маһанов та очып кайтты.

Тантаналы каршы алуда Автошәһәрнең башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Абдуллин, Татарстан спорт һәм яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, , "Камаз" генераль директорының беренче урынбасары  Юрий Герасимов, "Камаз" профком рәисе Александр Васильев, шулай ук, туганнары һәм команданың күпсанлы җанатарлары катнашты.

Билгеләп үтик, "КАМАЗ-Мастер" командасы узган ел икенче урынны алганнан соң быел беренчелекне кире кайтарды, "Дакар-2017" раллисында йөк машиналары арасындагы гомуми исәптә беренче һәм икенче урыннарны яулады, Africa Eco Race-2017 раллисында беренче урынга лаек булды. 

Эдуард Николаев, Евгений Яковлев,Владимир Рыбаков экипажы беренче булды, ә Дмитрий Сотников, Руслан Әхмәдиев, Игорь Леонов экипажы "Дакар-2017" раллисында икенче урында. Команда буенча аларның хезмәттәшләре Андрей Каргинов – Андрей Мокеев – Дмитрий Никитин Africa Eco Race-2017 узышының тугызынчы чыгарылыш җиңүчесе булдылар.



"Бу ике атна эчендә без командасы өчен, безнең егетләребез өчен борчылдык һәм җиңүгә ышандык. Команданың ике узышта катнашып уңышларга ирешергә мөмкинлек бирә торган мондый потенциалы булу бик шәп. Бүгенге җиңүләр команданы яңа уңышларга этәрер дип ышанам", – диде Юрий Герасимов.

"Чаллы халкы һәм мэры исеменнән сезне туган шәһәребездә сәламлим. Сез алга таба җиңүләр яуларсыз, уңышларыгызны арттырырсыз, илебез, республикабыз, шәһәребезне танытып торырсыз дигән ышанычта калабыз.

"КАМАЗ-Мастер" командасы – иң яхшы, ә команда машиналары – дөньяда иң сыйфатлы, моның исбаты – ярышларда җиңү", – диде Автошәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Абдуллин.

"Кадерле, безнең яраткан, алыштыргысыз "КАМАЗ-Мастер" спорт  командасы. Республика җитәкчелеге һәм министрлык исеменнән чын  йөрәктән сезне җиңүләр белән котларга рөхсәт итегез. Бүген биредә Дөнья Кубогының биш җиңүчесе, Россиянең 11 атказанган спорт мастеры, 15 халыкара класслы спорт мастеры, Россия 13 спорт мастеры, без сезнең белән горурланабыз. Бу җиңү яңа җиңүләр китерсен, бу искиткеч елның яңа этапларын ачсын, сезнең җиңү безнең башка командаларга да башка спорт  төрләрендә җиңүләр китерсен", – диде ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов.

Дан казанган команданың җитәкчесе Владимир Чагин үзенең җавап сүзендә бөтен командага һәм ярышларга әзерлектә катнашкан ассистанс, барчасына   рәхмәтен белдерде.  Ул шулай ук, Татарстанның яңа яшь затлары барлыкка килүен, багги классында өченче урынны яулаган "КАМАЗ-Мастер" белән бергә кайтучы Татарстан егете Равил Маһановны атады.



"Без Африкада лидерлыкны исбатладык һәм Дакар беренчелеген кире кайтардык. Барлык командалар да, безнең конкурентлар, ярышларга тиешенчә әзерләнгәннәр һәм җиңүгә ким дигәндә, 15 йөк машинасы дәгъва итте. Ярышы иң башта безнең файдага бармады. Катнашучы конкурентларның  ике бурычлары бар иде  – "Дакар"да җиңү һәм "КАМАЗ"ны узу, ләкин без җиңелүчеләрдән түгел!", – диде Владимир Чагин.

Ул шулай ук, киләсе “Дакар” якында икәнен һәм командаларның бирешергә теләмәвен билгеләде. Барлык командалар да диярлек яңа машиналар әзерләячәк. Өченче урынны алучы Голландияле Жерар де Рой шулай ук, реваншка әзерләнәчәк.

“Ул ахырга кадәр бирешмәде, араларын 2,5 минут аерган лидерлыкка баручы өч экипажны хәтерлисезме, алар арасында Жерар де Рой да бар иде. Тик безнең егетләр рухи һәм техник яктан җиңделәр. Иртәгә ял көне, ә берсекөнгә кабат киләсе ярышларга әзерлек башланачак. Безне җиңелергә өйрәтмәделәр, алга, тик алга Татарстан!”,- дип йомгаклады Чагин.    

"КАМАЗ-Мастер" Россия спорт командасы  "Дакар" халыкара раллисында 14  тапкыр җиңеп чыкты. Мондый казанышлар дөньяның бер командасында да юк.

“Татар-информ” МА.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International