Россиянең өр-яңа тарихында Татарстан Республикасы һәм Иран Ислам Республикасы арасында хөкүмәт дәрәҗәсендәге беренче элемтәләр 1996 елдан Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең Ирандагы эш визитыннан башлана. Визит барышында Ислам Республикасы парламенты рәисе һәм Премьер-министры белән очрашулар нәтиҗәсендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән Иран Ислам Республикасы Хөкүмәте арасында сәүдә хезмәттәшлеге турында Меморандум имзалана.
Шуннан бирле Татарстан белән Иран арасындагы мөнәсәбәтләр алга таба үсә, актив рәвештә сәяси диалог бара. 2007 елда Казанда Иран консуллыгы ачыла һәм һичшиксез, Тегеран белән Казан арасындагы мөнәсәбәтләр яңа дәрәҗәгә күтәрелә.
Ныгып килгән мөнәсәбәтләр җирлегендә бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиковның Казанда Иран Ислам Республикасының Генераль Консуллыгы җитәкчесе вазифаларын башкаручы Алибеман Эгбали Зарч әфәнде белән очрашуы узды. Чарада Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Денис Вәлиев катнашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында үтте.
Очрашу кысаларында Илдар Халиков Казанда Иран Генераль Консуллыгы ачылуга быел 10 ел тулачагын билгеләп үтте. Бу вакыт эчендә икътисади һәм сәяси элемтәләрне ныгытуда күп эшләнде, дип ассызыклады Илдар Халиков.
Сөйләшү ахырында Россия-Иран мөнәсәбәтләре кысаларында яклар алга таба Татарстан белән Иран арасындагы икеяклы хезмәттәшлекне үстерүдә кызыксынуларын расладылар.