2017 елның 11 гыйнварында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте вәкилләре белән очрашты. Очрашуда "Кадрлар резервы" Республика проектының башкаручы директоры Андрей Петухов, Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте рәисе Динә Ашрапова һәм Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте рәисенең сәнәгать һәм сәүдә буенча киңәшчесе Диана Радченко катнашты.
Очрашу кысаларында Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте рәисе сәнәгать һәм сәүдә буенча киңәшчесенең 2017 елга эш планы хакында сүз барды. Диана Радченко планының төп чаралары хупланды.
Ният буенча Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте рәисенең сәнәгать һәм сәүдә буенча киңәшчесе ТР Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрына Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә предприятиеләрендә эшләүче яшьләргә кагылышлы мәсьәләләр буенча ярдәмче ролен башкарырга чакырылган.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте 2016 елның 31 декабрендә расланды һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы иҗтимагый башлангычларда эшләүче һәм проект эшләре, вәкиллек, эксперт-аналитик эшчәнлек белән шөгылләнеп даими эшләүче консультатив-киңәш бирү органы булып тора. Яшьләр хөкүмәтенең максаты-Татарстан Республикасы территориясендә даими яшәүче 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге гражданнарны социаль-икътисади, сәяси һәм мәдәни җәмгыять тормышына җәлеп итү өчен шартлар тудыру. Яшьләр хөкүмәте "Өскә" Республика конкурсының иң яхшы конкурсантлары саны арасыннан стажировка нәтиҗәләре буенча сайлап алынган һәм 2 елга формалаштырылган. Яшьләр хөкүмәте составы Яшьләр хөкүмәте Рәисен, Яшьләр хөкүмәте Рәисенең ике урынбасарын, Яшьләр хөкүмәте Секретарен һәм Яшьләр хөкүмәте 18 киңәшчесен үз эченә ала.