Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Hunan Sinda Elevator Co. ("Синьда Чжинэн") кытай компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов катнашты.
Үзенең сәламләү сүзендә регион башлыгы Россия-Кытай мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстанның Кытай партнерлары белән багланышларны үстерү һәм ныгытуны югары бәяләвен билгеләп үтте.
“Без Кытай компанияләре белән партнерлык элемтәләрен ныгытуга бәйле булган һәртөрле башлангычны һәм яңа җитештерү, яңа элемтәләр булдыруны хуплыйбыз", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Очрашу барышында Hunan Sinda Elevator Co. ("Синьда Чжинэн") кытай компаниясе идарәсе рәисе Мэйлян Чэнь әфәнде кыскача компания һәм хезмәттәшлек планнары хакында сөйләде. Ул "Синьда Чжинэн" Хунань интеллектуаль җиһазлар милли компаниясенең 2009 елның маенда оештырылуын һәм компаниянең штаб-квартирасы Хунань провинциясенең Чанша шәһәрендәге техник-икътисади үсеш зонасы территориясендә урнашуын хәбәр итте.
Очрашу азагында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм Кытай Халык Республикасының (КХР) Хунань провинциясе Хөкүмәте арасында инвестицион проектны тормышка ашыру кысаларында хезмәттәшлек турында Килешү имзаланды.
Шуны да өстәп үтик, Татарстан Республикасы Кытай Халык Республикасы белән актив хезмәттәшлек итә. 2013 елдан алып бүгенге көнгә кадәр Татарстан белән Кытай арасында 30дан артык югары дәрәҗәдәге үзара рәсми визит кылынган. Моннан тыш, узган елның февралендә Менделеевск шәһәрендә Кытай милли химик-инженерлык корпорациясе катнашында төзелгән "Аммоний" минераль ашламалар җитештерү заводы ачылды. Ә 2016 елның апрелендә Яр Чаллыда "Хайер" кытай корпорациясе Россиядә суыткычлар җитештерүче беренче заводын эшләтеп җибәрде. Шулай ук, башкалада Татарстан Республикасы сәүдә-икътисадый вәкиллеге эшли. Моннан тыш, узган елның ноябрь аенда Казанда Кытай Генераль Консуллыгы ачылды.