Татарстанның тышкы сәүдә әйләнеше 2016 елның гыйнвар – декабрь айларында 3,5 млрд АКШ доллары тәшкил иткән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан таможнясы башлыгы, таможня хезмәте генерал-майоры Алберт Мәүликов белдерде.
«2016 елда Татарстанның тышкы сәүдә әйләнеше 3 миллиард 520 миллион АКШ доллары тәшкил итте. Бу күрсәткеч 2015 елга караганда 22 процентка кимрәк. Әйләнеш долларлар белән үлчәнү сәбәпле җитди икътисади кимүләр турында сөйләргә туры килми. Әйләнеш кимүнең сәбәпләре берничә, шул исәптән доллар курсының тирбәлеше дә. Узган ел Татарстан таможнясы тарафыннан 995 төрле товарлар экспорты һәм импорты белән шөгыльләнүче теркәлгән», – диде Мәүликов.
Аның сүзләренчә, Татарстан таможнясының вазыйфаи затлары тарафыннан административ хокук бозулар турында 1346, алты җинаять эше кузгатылган. "Аларның икесе – таможня түләүләреннән баш тарту сәбәпле, тагын дүртесе –наркотиклар контрабандасы белән эш итү сәбәпле. Бу дүрт очрак халыкара почта юнәлешләрендә синтетик наркотиклар табу белән бәйле. Шулай ук, Омск һәм Новосибирск таможнясы коллегалар белән региональ хезмәттәшлек нәтиҗәләре буенча гомуми массасы 2,929 кг булган наркотик ташуның җиде очрагы туктатылды", – дип ассызыклады Татарстан таможнясы башлыгы.
Алберт Мәүликов хәбәр итүенчә, 2016 елда Татарстан таможнясы федераль бюджетның керем өлешенә 24 млрд 347 млн сум керткән. Бу 2015 ел нәтиҗәләре белән чагыштырганда 2 млрд. сумга артык. "Шул ук вакытта, ТР таможня хезмәте эшенә кертелгән 1 сум, федераль бюджет кеременә 61 сум булып әйләнеп кайта", – дип билгеләп үтте спикер.
Белешмә өчен. Татарстан Республикасы предприятие һәм оешмалары Евразия икътисадый берлегенең теләсә кайсы таможня органында товарларын декларацияләүгә хокуклы.
"Татар-Информ" МА.