Бүген ИТ-парк мәйданында Форумы һәм «Бердәм Россия» партиясе-Кытай Коммунистлар партиясе» эшлекле Форумы үтте. Чара Евразия икътисади берлеге һәм Яңа ефәк юл проектларына кагылышлы региональ хезмәттәшлек үсешенә багышланды, сүз якларның икътисади хезмәттәшлеге турында барды.
Чарада «Бердәм Россия» партиясенең Югары Советы Рәисе Борис Грызлов, партиянең Генераль Советы секретаре урынбасары Сергей Железняк, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Кытай Коммунистлар партиясе Үзәк Комитетының Халыкара бүлеге мөдире Сун Тао катнашты.
Тантана башланыр алдыннан адреслы очрашулар булып узды, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Кытайның эре бизнес вәкилләре һәм җитәкчеләре белән күреште. Сөйләшүләр барышында Татарстан Республикасының сәүдә-икътисади һәм сәнәгать потенциалы тәкъдир ителде. Очрашулар нәтиҗәсендә хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре билгеләнде: машина төзелеше, авыл хуҗалыгы, югары технологияле җитештерү, энергетика, көнкүреш продукция. Моннан тыш, Кытай ягы "Нефть. Газ. Нефть химиясе" һәм "Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Казан" республика күргәзмәләрендә катнашуга кызыксыну күрсәтте.
Форумда катнашучыларны сәламләп, Борис Грызлов Россия һәм Кытай арасында мөнәсәбәтләрнең ныгуын ассызыклады. Бүген бу дөньякүләм сәяси һәм икътисадның халыкара мөнәсәбәтләренең иң мөһим факторы, - диде ул.
Борис Грызлов Россиядә гамәлгә ашырыла торган проект “Мәскәү –Пекин” югары тизлекле тимер юлы, шуның мөһим өлеше булган “Мәскәү-Казан” магистрале турында җентекләп сөйләде. Проектның инвесторы һәм төзелештә катнашучыларның берсе- Кытай.
Кытай Коммунистлар партиясе Үзәк Комитетының Халыкара бүлеге мөдире Сун Тао Евразия икътисади берлеге һәм Яңа ефәк юл проектлары хакында чыгыш ясады.
Чара барышында Россия һәм Кытай делегациясе вәкилләре төрле тармакларда хезмәттәшлек итү мәсьәләләре буенча чыгыш ясадылар.
Форум эшен тәмамлап Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстандагы Форумга алдан урнаштырылган эшлекле элемтәләр буенча бизнес вәкилләренең килүе бик мөһим дип белдерде. "Без бер-беребезгә мөмкинлекләр турында ачыктан-ачык сөйләдек. Ышанам ки, яңа көч һәм энергия белән кара-каршы хәрәкәт итә башларбыз, куйган максатларга ирешергә омтылырбыз", – диде ТР Дәүләт Советы Рәисе.
Чараның йомгаклау өлешендә икеяклы килешүләр һәм хезмәттәшлек проектлары имзаланды. Очрашулар нәтиҗәсендә, Россия-Кытай регионара хезмәттәшлек үсеше Фонды оештырылачак.