Бүген Казанда Татарстан наноиндустрия өлкәсендә квалификацияне бәяләүнең беренче Үзәге ачылды. Чарада "РОСНАНО" идарәсе рәисе урынбасары Андрей Свинаренко, «Тармакара наноиндустрия берләшмәсе» гендиректоры Ольга Крюкова, квалификацияләр үсеше милли Агентлыгы гендиректоры Александр Лейбович һәм «Идея» Технопаркы гендиректоры Сергей Юшко катнашты.
Андрей Свинаренко үзәкне ачу чарасында Татарстанның үзенең наноиндустрия үсеше программасы булуын һәм нанотехнология продукцияләре җитештерү күләме буенча лидер субъект булуын билгеләп үтте.
Үзәк базасында наноиндустрия өлкәсендә һөнәри таләпләргә туры килә торган һөнәри имтиханнар үткәрү, белгечләрнең квалификация дәрәҗәсен билгеләүче сынаулар уздыру күздә тотыла.
Әлегә квалификацияне ике юнәлеш буенча күтәрергә мөмкин, ә көзгә полимерлар белән бәйле тагын бер юнәлеш ачу планлаштырыла.
Яңа үзәкнең хезмәтләре белән беренче кулланучы «Татнефть» компаниясе булачак.