Бүген Татарстан Республикасының Чүпрәле районында СССР авиация сәнәгате министры Петр Дементьевның тууына 110 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Чүпрәле районы башлыгы Александр Шадриков һәм башкалар катнашты.
Мәртәбәле кунаклар Иске Чүпрәле авылында урнашкан ике тапкыр Социалистик Хезмәт Герое, тугыз Ленин ордены белән бүләкләнгән Петр Дементьев исемендәге хәрби техника парк-музеенда булдылар. Шулай ук, генерал-полковник Дементьев бюстына һәм мәңгелек утка чәчәкләр салдылар.
Район мәдәният йортында Петр Дементьевның 110 еллыгы уңаеннан вокал һәм бию коллективлары катнашында концерт булды.
Тантаналы чарада Советлар Союзы авиация сәнәгатенең легендар министры Петр Дементьевның оныгы да катнашты.