ЯҢАЛЫКЛАР


4
сентябрь, 2018 ел
сишәмбе

Бүген көннең беренче яртысында Татарстанның нефть-газ-химия форумында Конгресс-үзәктә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге буенча федераль хезмәт җитәкчесе Алексей Алешин, Фәннәр академиясенең Себер бүлеге рәисе Ренад Сәгъдиев, РФ Нефть сәнәгатьчеләре берлеге президенты Геннадий Шмаль катнашында "Геологик корылышны һәм эшләп чыгару процессларын модельләштерү – нефть һәм нефть-газ чыганакларын уңышлы үзләштерү нигезе" халыкара фәнни-гамәли конференциясенең Беренче пленар утырышы булды. Очрашуның модераторы ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов булды.

"Республикада, нефть компанияләренең табу күләмнәрен чикләү буенча үз өсләренә алынган йөкләмәнең үтәлүенә карамастан, ел саен нефть табу күләме 35,7 млн тонна дәрәҗәсендә саклана. Безнең республиканың нефть чыганаклары эшләп чыгаруның соңгы стадиясендә тора, 75 ел эчендә чимал базасының сыйфаты үзгәрде. Шуңа күрә дә хәзерге шартларда нефть тармагын үстерү табу процессларының нәтиҗәлелеген арттыру шарты белән генә тормышка ашырылырга мөмкин. Дөньядагы һәм Россия компанияләренең, шул исәптән "Татнефть"нең, эш тәҗрибәсе күрсәткәнчә, моңа белешмәләрне җыю, тапшыру, эшкәртү буенча нефть-газ системаларын һәм мониторинг һәм идарә системаларын санлаштыру, эксплуатация фонды белән идарә итү процессларын реаль вакыт режимына күчерү һәм эксплуатация сарыфларын киметү хисабына "җиңел" нефть запасларын шактый үстерү мөмкинлеген бирә торган цифрлы ятмаларны арттыру хисабына ирешергә мөмкин", – дип билгеләде сәламләү чыгышында Альберт Кәримов.

Моннан тыш, конференциядә Россиянең барча икътисадын технологик модернизацияләү һәм аның энергетика куркынычсызлыгы, цифрлы ятмалар һәм фәнни инжиниринг өчен терәк буларак та нефть-газ комплексы турында сүз барды. Пленар сессиядә фәнни бергәлектән әйдәп баручы экспертлар, тармакның Россиядән һәм дөньяви гамәлчеләре, ассоциацияләрдән, министрлыклардан һәм ведомстволардан вәкилләр, предприятиеләрдән җитәкчеләр һәм белгечләр катнашты.

Бүген Татарстанның нефть-газ-химия форумында "Сыеклыкларның һәм газларның сарыфын һәм күләмен үлчәүләрне метрологик тәэмин итүнең актуаль мәсьәләләре" VI халыкара метрология конференциясе кысаларында Казан ш. "ВНИИР" ФДУП директоры Владимир Соловьев Росстандартның Төбәкара территориаль идарәләреннән ике вәкилгә ягулык базарында күзәтчелек чараларын уздырганда файдалану өчен "ЭЛМЕР - 001" экспресс-налаизаторының ике үрнәген тапшырды.

Расходометриянең Россиякүләм НИИ (Казан ш., "ВНИИР" ФДУП) әлеге максатларда ягулык сыйфатына "ЭЛМЕР-001" экспресс-анализаторын эшләп чыгарган, ул үлчәү чаралары типбын раслау максатларында сынаулар узган һәм Үлчәү чараларының дәүләт реестрына (N 68409-17) кертелгән.

Автоягулык белән тәэмин итү станцияләрендә сатыла торган мотор ягулыгының сыйфатына һәм тиешле күләмдә салынуына бәйле мәсьәләдә кулланучылар ягыннан да, тикшерүче органнар, шул исәптән мотор ягулыкларының таләпләргә җавап бирүен тикшерү вазыйфалары йөкләнгән Россиянең Техник җайга салу һәм метрология буенча федераль агентлыгы (Росстандарт) ягыннан да зур кызыксыну белдерелә.

 Әйтик, 2016 елда Росстандарт тарафыннан 1536 объектны тикшергәндә Россиядәге АЗСларның 12%ында кондицияләнмәгән ягулык булуы ачыкланган. Җитешсезлек очракларын иң күп очракта "октан саны" һәм "цетан саны", "күкертнең масса өлеше", "металл булуы/булмавы" кебек күрсәткечләр буенча ачыклыйлар. Әлеге күрсәткечләр буенча ачыкланган җитешсезлекләр күп очракта билгеләнгән таләпләргә җавап бирми торган ягулык сыйфатламаларына анализ ясаганда очрый. Алар буенча бүген ягулыкны бәяләү җитешсезлек очраклары булу куркынычын ачыкларга ярдәм итә.

Росстандарт бензин сыйфатын һәм дизель ягулыгын тикшерү өчен экспресс-тест уздырдан файдаланырга планлаштыра, бу исә аның эшен гадиләштерәчәк һәм тизләтәчәк. Экспресс-тест ярдәмендә лабораториядән читтә һәм берничә минут эчендә 95%ка кадәрле төгәллек белән ягулыкның октан һәм цетан санын, күкертнең масса өлешен, тимер, марганец һәм кургаш катнашмасын ачыкларга мөмкин. Бу хәл базардагы намуслы катнашучыларга булган басымны киметергә, потенциаль хокук бозучыларга карата игътибар арттыруны мөмкин итәчәк. Моннан тыш, бюджет акчасы да янга калачак, чөнки экспресс-тест лабораториядә тулысынча тикшерү белән чагыштырганда биш мәртәбә арзанрак чыга.

Бүген Казанда Россиянең нефть-газ тармагындагы иң зур халыкара чараларның берсе – Татарстан нефть-газ-химия форумы ачылды. Тантаналы ачылыш чарасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов болай дип билгеләде: "Нефть-газ-химия форумын уздыру – ул безнең өчен яхшы гореф-гадәт. Башка төбәкләрдән килгән хезмәттәшләрне һәм партнерларны күрергә шатбыз, әлеге форумның Татарстан нефтен таба башлауга 75 ел тулуга багышлануына да шатбыз..."

Чараны ачу тантанасында Техник, экологик һәм атом күзәтчелеге буенча федераль хезмәт җитәкчесе Алексей Алешин, РФ энергетика министры урынбасары Антон Инюцын, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Россия Нефть-газ сәнәгатьчеләре берлеге президенты Геннадий Шмаль һәм башка рәсми затлар катнашты.

Быел форум үзенең башлангычында дүрт иң әһәмиятле тармак күргәзмәсе проектларын: "Нефть, газ. Нефть химиясе" халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсен, "XXI гасыр экотехнологияләре һәм җайланмалары" махсуслаштырылган күргәзмәсен, "GEO-Казан: Геологоразведка. Геодезия. Картография" махсуслаштырылган күргәзмәсен һәм "Интерпластика. Казан 2018" халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсен берләштерде.

Форумда Россиядән һәм чит илләрдән 160 артык предприятие катнаша. Күргәзмә экспозициясендә иң заманча инновацияле технологияләр, җайланмалар, Австриядән, Голландиядән, Италиядән, Кытайдан, Польшадан һәм Россиядән полимер тармагына караган компанияләрнең иң яңа эшләнмәләре күрсәтеләчәк. Үзәкнең өч павильонында нефть һәм газ табу, эшкәртү һәм транспортлау, трубаүткәргечле арматура, автоматлаштырылган идарә системалары, контроль-үлчәү җайланмалары өлкәсендәге иң яңа казанышлар күрсәтелгән.

Форумның эш программасы бик бай булачак. Өч көн эчендә республиканың беренче затлары катнашында конференцияләр, түгәрәк өстәлләр, эшлекле очрашулар узачак.  

Форумда катнашучылар адресына Россия Сәнәгатьчеләр һәм эшкуарлар берлеге президенты Александр Шохин котлау телеграммасын җибәргән. Юллама тексты биредә урнаштырылды.


3
сентябрь, 2018 ел
дүшәмбе

 2018 елның 6 сентябрендә Татарстан Республикасы предприятиеләренең сәнәгатькә ярдәм итүнең федераль һәм региональ программаларында катнашу мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә булачак.

Семинар кысаларында сәнәгатькә ярдәм итү буенча федераль һәм региональ институтларның вәкилләре чыгыш ясаячак, алар федераль һәм региональ дәрәҗәләрдә гамәлдәге дәүләт ярдәменең төп чаралары турында мәгълүмат җиткерәчәк.

Семинар-киңәшмә 2018 елның 6 сентябрендә "Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәгендә (Казан ш., Оренбург тракты, 8), "Волга" конференцияләр залында 11.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр булачак. Катнашучыларны теркәү 10.00 сәгатьтә башлана. Икътисадның төрле тармакларындагы предприятиеләрне катнашырга чакырабыз!

Мәгълүматлар түбәндәге телефон буенча: (843) 567-36-79, 567-36-18

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре Белем көненә багышланган чараларда актив катнашты, республикадагы барча инженерлык университетларында булып чыктылар. Министр урынбасарлары Казан дәүләт энергетика университетында, Казан (Идел буе) Федераль Университетында, Казан авиация институтында һәм Казан Милли-тикшеренү университетында сәламләү сүзләре белән чыгыш ясады.

Һәр ел саен югары белем бирү йортларында меңнәрчә абитуриент өчен беренче кыңгырау чыңлый, уку йортлары кызыклы белем дөньясына ишек ача, алар өчен өлкән тормыш юлына башлангыч бирә. Белем көнендә социаль чикләр дә, милли чикләр дә юк, әлеге бәйрәм фундаменталь, гомумкешелек кыйммәтләренә нигезләнгән.  

Котлаулардан тыш беренче курсларга һәм студентларга ТР Сәнәгать министрлыгы исеменнән мөгаллимнәр составына, сәнәгый югары уку йортларының профессор-укытучылар корпусына рәхмәт сүзләре ирештерелде.

Бүген Татарстан мәгариф һәм югары квалификацияле белгечләр әзерләү өлкәсендә кайбер әһәмиятле юнәлешләр буенча лидерларның берсе булып тора. 2019 елда Казанда узачак "WorldSkills" профессиональ осталык буенча дөнья чемпионаты моңа дәлил булачак.


31
август, 2018 ел
җомга

2018 елның 4 сентябреннән 6сына кадәр "Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәгендә Россиянең нефть-газ тармагындагы иң зур халыкара чараларның берсе – Татарстан нефть-газ химиясе форумы узачак, ул Татарстанда нефть ятмаларын сәнәгый эшкәртә башлауга 75 ел тулуга багышлана.

Форум үзенең башлангычында дүрт иң әһәмиятле тармак күргәзмәсе проектларын: "Нефть, газ. Нефть химиясе" халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсен, "XXI гасыр экотехнологияләре һәм җайланмалары" махсуслаштырылган күргәзмәсен, "GEO-Казан: Геологоразведка. Геодезия. Картография" махсуслаштырылган күргәзмәсен һәм "Интерпластика. Казан 2018" халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсен берләштерә, бу исә чиктәш тармаклардагы актуаль мәсьәләләрне комплекслы хәл итү мөмкинлеген бирә.

Быел Татарстанның нефть-газ-химия форумында Россиядән, якын һәм ерак чит илләрдән 160тан артык предприятие катнаша. Үзәкнең өч павильонында экспонентлар нефть һәм газ табу, эшкәртү һәм транспортлау, трубаүткәргечле арматура, автоматлаштырылган идарә системалары, контроль-үлчәү җайланмалары өлкәсендәге иң яңа казанышларны күрсәтәчәк. Моннан тыш, иң заманча инновацияле технологияләр, җайланмалар, Австриядән, Голландиядән, Италиядән, Кытайдан, Польшадан һәм Россиядән полимер тармагына караган компанияләрнең иң яңа эшләнмәләре күрсәтеләчәк.

Форумның мул эш программасы әһәмиятле тармак конференцияләрен, түгәрәк өстәлләрне, семинарны, киңәшмә-презентацияләрне үз эченә алачак, әлеге чаралар нефть-газ химиясе комплексы предприятиеләре арасындагы хезмәттәшлекне киңәйтүгә, сәнәгый кооперацияне тирәнәйтүгә һәм нефть сәнәгатендәге чимал базасын үстерүгә ярдәм итә.

Быел эш программасында Федераль хакимият органнары вәкилләренең, шулай ук Әзербәйҗаннан, Белоруссиядән, Алманиядән, Казакъстаннан, Канададан, Кытайдан, Нидерландлардан, Португалиядән, Россиядән, Франциядән, Швейцариядән фәнни бергәлек вәкилләренең, тармак ассоциацияләре, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләренең, предприятиеләр җитәкчеләренең һәм белгечләренең катнашуы күздә тотыла.

Ел саен форум кысаларында "Иң яхшы экспонат, проект яки техник чишелеш" конкурсы уза һәм мэтчмейкинг (matchmaking) принцибы буенча оештырылган бизнес-очрашулар уза, алар компанияләргә үз продукциясен нефть-газ-химия комплексындагы әйдәп баручы предприятиеләр җитәкчеләренә нәтиҗәле күрсәтү мөмкинлеген бирә.

Форумны тантаналы рәвештә ачу чарасына чакырабыз, ул 4 сентябрьдә 9.00 сәгатьтә "Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәгенең Төп павильоны боҗрасында булачак.

ФОРУМГА БУШЛАЙ БИЛЕТ АЛЫРГА

30 август көнне Республика Көне уңаеннан Г.Камал исемендәге милли театр мәйданында киң халык алдында беренче мәртәбә Эшләүче яшьләрнең "Наше время – Безнең заман" иҗат фестивале лауреатлары гала-концерты булды. Казан халкының һәм шәһәр кунакларының гадәттә "Пирамида" күңел ачу комплексында уза торган һәм тамашачыларның күбесе өчен мөмкин булган иң яхшы фестиваль номерларын турыдан-туры карау мөмкинлеге булды.

Ике сәгатькә сузылган концертта алдагы биш ел эчендәге 200 артык лауреат катнашты, алар Татарстанның төрле шәһәрләрендәге һәм районнарындагы предприятиеләр һәм оешмалар исеменнән чыгыш ясады – алар арасында "Аммоний" АҖ, "Нижнекамскнефтехим" ГАҖ, "Әлмәт труба заводы" АҖ, С.П.Горбунов ис. КАЗ, "Казан вертолет заводы" ГАҖ, "Горький исемендәге завод" АҖ, "КАМАЗ" ГАҖ, КМПО һәм башкалар. Концерт программасы рус һәм чит ил классикасыннан, татар халык җырлары һәм биюләреннән, оригиналь жанр – велотриал-шоу номерларыннан тора иде.

Исегезгә төшерик, Республиканың эшләүче яшьләр өчен "Наше время – Безнең заман" телевизион иҗат фестивале Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән 2013 елда булдырылды. Фестивальне төп оештыручылар – ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы.


29
август, 2018 ел
чәршәмбе

Казан ҖЭҮ-1 территориясендә ПГУ-230 МВт энергоблок төзелеше "Татэнерго" АҖнең "Республика казанышы" инвестиция программасының бер өлеше булып тора. Объект генерацияләү объектлары исемлегенә кертелгән, алардан файдалану нәтиҗәсендә куәт бирү турында шартнамәләр буенча куәт белән тәэмин итү гамәлгә ашырылачак. Объектны эксплуатацияшә кертү Россия Федерациясе Хөкүмәте күрсәтмәсендә билгеләнгән сроктан 4 айга иртәрәк гамәлгә ашырылган.

Энергоҗайланманы эшләтеп җибәрүгә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ энергетика министры Александр Новак тарафыннан шәхсән старт бирелде.

Казан ҖЭҮ-1 территориясендә ПГУ-230 МВт энергоблок – "Россия Федерациясе территориясендә проектлы финанслау нигезендә гамәлгә ашырыла торган инвестиция проектларына ярдәм итү" федераль программасына кертелгән электр энергетикасы өлкәсендәге беренче инвестиция проекты, ул ил өчен югары социаль-икътисадый әһәмияткә ия булган проектларга дәүләт гарантияләре һәм ташламалы кредит бирүне күздә тота.

Казан ҖЭҮ-1 территориясендә генерацияләү куәтләрен үстерү буенча инвестиция проектын тормышка ашырудан алынган нәтиҗә Казан шәһәренең энергия куркынычсызлыгын көчәйтергә һәм башкаладагы төендә энергия кытлыгын бетерергә ярдәм итәчәк. Яңа энергетика җайланмасының файдалы йогынты коэффициенты- 52% (иске генерациянеке - 33%). Моннан тыш, атмосферага булган ташландыклар да кимиячәк.

Казан ҖЭҮ-1 территориясендәге ПГУ-230 МВт энергоблогына Али Гани улы Ганиев исеме бирелгән. Әлеге карар 2018 ел июлендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Татарстан Республикасын үстерүгә зур өлеш керткән Татарстан Республикасының күренекле эшлеклеләре истәлеген мәңгеләштерү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиясе утырышында кабул ителгән.

1932 елда Али Гани улы Ганиев "Татэнерго" идарәчесе булып билгеләнә, 1930 елда ул аның инициаторы булып чыгыш ясый. Соңрак Татар АССР җиңел һәм җирле сәнәгатенә норком буларак билгеләнә.

Тантаналы чара азагында "Татэнерго" АҖ хезмәткәрләренә истәлекле бүләкләр, рәхмәтләр һәм дипломнар тапшырылды.

 

Бүген Казанда Россия Федерациясе энергетика министры Александр Новак җитәкчелегендә 2018-2019 елларның көзге-кышы чорын узуга әзерлек буенча ИФО әзерлек мәсьәләсе буенча хөкүмәт комиссиясе утырышы булды. Киңәшмәдә катнашучыларны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Генераль директор – "РТЮ" ААҖ Идарәсе Рәисе Олег Белозеров сәламләде.

Идел буе федераль округы энергетика системаларының алда торган ягулык чорына әзерлеге турында профильле министрлыкларның, ведомстволарның, федераль һәм региональ энергетика компанияләренең һәм аларның территориаль бүлекчәләренең җитәкчеләре мәгълүмат җиткерде.

"Ел саен уза торган "Төбәкләр – тотрыклы үсеш" иҗтимагый премиясе" конкурсы төбәкләрдә эшкуарлык активлыгын стимуллаштыру һәм ярдәм күрсәтү өчен булдырылды. "Ел саен уза торган "Төбәкләр – тотрыклы үсеш" иҗтимагый премиясе" конкурсының оештыру комитеты ташламалы кредит алу хокукына ия булган инвестиция проектлары заявкаларын 2018 елда сайлап алуның көзге этабы башлануы турында игълан итә. Конкурсны оештыручылар булып түбәндәгеләр тора: Россия Федерациясе Хөкүмәте ярдәмендә "Россия Саклык банкы" ГАҖ, "Банк ВТБ" ГАҖ һәм "Россельхозбанк" АҖ.

Конкурс кредит бирүнең һәм инвестицияләрне өстәмә финанслауның махсус шартларын тәэмин итеп, инвестиция проектларын сайлау, тормышка ашыруга әзерләү һәм тормышка ашыру буенча "бер тәрәзә" моделеннән гыйбарәт.

Көзге сайлап алу кысаларында заявкаларны кабул итү 2018 елның 1 сентябреннән 30 октябренә кадәр гамәлгә ашырылачак.

"Ел саен уза торган "Төбәкләр – тотрыклы үсеш" иҗтимагый премиясе" конкурсының оештыру комитеты адресы:

Почта адресы: Россия, 115114, Мәскәү ш., Дербеневск яр буе, 11

тел.: 8 - 800 - 775 - 10 - 73

www.infra-konkurs.ru

E-mail: info@infra-konkurs.ru


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International