ЯҢАЛЫКЛАР


28
август, 2018 ел
сишәмбе

GMP-конференциянең форматы бер мәйданда Россиядән һәм халыкара фармацевтика компанияләреннән, фәнни бергәлектән, дәүләт органнарыннан, медицина оешмаларыннан һәм тармак ассоциацияләреннән вәкилләрне җыйды. Бүген III Россиякүләм GMP конференциясе эшенең икенче көнендә Татарстан Республикасының Россия һәм халыкара фармацевтика базарларына чыгу потенциалына багышланган пленар сессия булды.

Әлеге сессияне оештыручы булып ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы чыгыш ясады. Очрашуның модераторы ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов булды. Чакырылган спикерлар һәм ярдәмче модераторлар сыйфатында Семашко исемендәге Иҗтимагый сәламәтлек илкүләм институты фәнни җитәкчесе, РФА академигы Рамил Хәбриев, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева, Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.

Очрашу башында министр урынбасары Фәридә Яркәева республикадагы сәламәтлек саклау системасындагы яңалыклар һәм казанышлар турында доклад белән чыгыш ясады һәм төбәкне дару белән тәэмин итү системасының нәтиҗәлелеге турындагы аналитик белешмәләрне китерде.

Талия Миңнуллина Татарстан Республикасының инвестицион потенциалы турында сөйләде, гамәлдәге инвестиция программалары, икътисад зоналары һәм үсеше алдан баручы территорияләр турында республикага халыкара фармацевтика компанияләрен җәлеп итү мөмкинлеге буларак искәртте.

Үз чиратында, "Калуга фармацевтика кластеры" партнерлыгы башкарма директоры Ирина Новикова Калуга өлкәсе территориясендә фармацевтика кластерын оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашты, фармпрепаратларны җитештерү өлешендә катгый чикләмәләрне һәм таләпләрне исәпкә алып, инвесторлар өчен җитештерү мәйданнарын сайлауга кагыла торган өлешендә инвесторларны җәлеп итү мәсьәләсенең комплекслы һәм шактый озакка сузылуы турында билгеләде.

Татарстан бу мәсьәләдә үз юлыннан китәргә булды. Яңа "ФармМедПолис РТ" предприятиесе республиканың фармацевтика атласын версткалаган, ул кереш этабында потенциаль инвесторга инфраструктурасы булган иң кызыклы җитештерү территориясен сайлау мөмкинлеген бирә.

Шунысын билгеләү әһәмиятле, пленар сессия дискуссия холкында барды. Катнашучылар арасындагы очрашу барышында тере диалог, дискуссия һәм фикер алышулар алып барылды. Еш кына экспертларның фикерләре бергә туры килде: республика җитәкчелегенең активлыгы һәм инициативасы нигезендә, фармацевтиканы үстерүдә проектлы якын килүне куллану, фәнни-тикшеренү базасының булу аркасында Татарстанда яңа катлаулы фәнсыешлы фармацевтика җитештерүләрен булдыру өчен кызыклы шартлар булдырылган һәм эшли.

Шушы көннәрдә "Ак Барс" суднолар төзү корпорациясе" АҖ ("Ак Барс" холдинг компаниясе" АҖ компанияләре төркеме) составына керүче "А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы" АҖ территориясендә "Электр белән эретеп ябыштыручы" һөнәре буенча профессиональ осталык конкурсы булды.

Заводта иң уникаль проектлар буенча кораблар һәм суднолар төзелеше буенча бай эш тәҗрибәсе бар. Завод шулай ук машина төзелеше һәм металлургия продукциясен дә, титан эретмәләреннән уникаль эшләнмәләр дә җитештерә. Предприятиедә булган җитештерү-техник һәм интеллектуаль потенциал эшчәнлекнең яңа юнәлешләрен үзләштерү һәм Россиянең иң алдынгы суднолар төзү предприятиеләренең берсе булып калу мөмкинлеген бирә.

Хәзерге вакытта заводта җитештерү тармагына киң масштаблы модернизация эше алып барыла. Яңа технологияләр эретеп ябыштыру тармагында да кертелә, ул заманча югары җитештерелешле җайланмалар белән җиһазландырыла. Заводта электр белән эретеп ябыштыручыларны укыту һәм аттестатлау буенча махсус бүлекчә – Эретеп ябыштыручыларны әзерләү үзәге эшли.

"А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы" АҖ эретеп ябыштыручыларының югары профессиональлеге аларга проф-осталык буенча төбәк конкурсларында катнашу һәм призлы урыннар алу мөмкинлеген бирә.

Конкурсны тантаналы рәвештә ачу кысаларында эретеп ябыштыру эшендәге ветераннар – үзләренең күп еллык хезмәте, зур эш тәҗрибәсе һәм эшкә булган сәләте белән заводка куелган планнарны үтәргә ярдәм итүче югары квалификацияле эретеп ябыштыручылар бүләкләнде. Мактаулы кунаклар ветераннарга "Эретеп ябыштыру эшендә күп еллык намуслы хезмәт өчен" грамоталарын һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

"Һөнәре буенча иң яхшысы" исеменә электр белән эретеп ябыштыручылар арасында конкурс Яшел Үзән предприятиесенең алдынгы җитештерү цехларының берсендә узды, түбәндәге номинацияләр буенча: бригада (команда) белән һәм шәхси ярышлар. Конкурс ике өлештән торды: гамәли һәм теоретик.

Гамәли сынаулар ике номинациядә узды – актив яклагыч газлар тирәлегендә механика белән эретеп ябыштыру (бригада белән һәм шәхси конкурслар), кулдан аргонлы-дугалы эретеп ябыштыру (шәхси конкурс). Иң әүвәл конкурсантлар гамәли өлешне үтәде, соңыннан сынауның теория өлешендәге сорауларга җавап бирде.

Чара тантаналы рәвештә йомгак ясау һәм конкурста катнашучыларны бүләкләү белән төгәлләнде. Җиңүчеләр предприятиедән һәм заводның профсоюз оешмасыннан лаеклы бүләкләр алды.

"Электр белән эретеп ябыштыручы" һөнәри конкурсында җиңүчеләр

Команда зачетында:

1 урын – "Искра" командасы (цех №17)

Команда составы:

- Раскопина Наталья;

- Горланов Сергей;

- Гыйбадуллин Руслан.

2 урын – "Буян" командасы (цех №18)

Составы:

- Гришагин Александр;

- Вергун Дмитрий;

- Ходяйкин Сергей.

3 урын – "Пламя" командасы (цех №22)

Составы:

- Безроднов Павел;

- Молостов Евгений;

- Гирфанов Рамил.

Шәхси зачетта:

"Механикалаштырылган эретеп ябыштыру" номинациясендә:

1 урын – Гирфанов Рамил;

2 урын – Лебедев Сергей;

3 урын – Линьков Владимир.

"Эреми торган электрод белән кулдан аргонлы-дугалы эретеп ябыштыру" номинациясендә

1 урын – Бикмуллин Булат;

2 урын – Юдин Павел;

3 урын – Шагалов Олег.

Җиңүчеләрне тәбрик итәбез!


27
август, 2018 ел
дүшәмбе

Бүген Казанның "Корстон" бизнес үзәгендә халыкара катнашулы III GMP конференциясен ачу тантанасы булды. Бу чара 1000 артык катнашучыны – Россиядән һәм ерак чит илләрдән фармацевтика базарындагы белгечләрне һәм экспертларны җыйды.

Күргәзмәне ачу алдыннан РФ сәнәгать министры урынбасары Виктор Евтуховка, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримовка, Икътисадый сәясәт буенча федерация советы комитеты рәисе Дмитрий Мезенцевка һәм хөкүмәт делегациясе составындагы башка рәсми затларга экспозициядә Татарстанның фармацевтика предприятиеләренең, медицина һәм фәнни учреждениеләрнең проектлары күрсәтелде.

Сәламләү чыгышында Виктор Евтухов билгеләп узганча, III GMP конференциясенең әһәмияте Россиядәге җитештерүчеләр һәм халыкара бергәлек ягыннан әлеге чарага булган мәнфәгатьне ассызыклый. Быел конференция үзенең эш программасын шактый киңәйткән, фармацевтика базарындагы экспертлар арасында фикер алышулар һәм сөйләшүләр өчен күбрәк мөмкинлекләр барлыкка килгән.

Альберт Кәримов сәламләү сүзләрендә болай дип ассызыклады: "Стратегик планда безнең бүгенге кыйбла – ул фармацевтиканы, биотехнологияләрне һәм аз тоннажлы химияне үстерү, нәкъ шуңа күрә дә безнең өчен GMP-конференцияне оештыручыларның аны уздыру урыны итеп Казанны сайлавы бик мөһим".

III Бөтенроссия GMP конференциясе 2018 елның 29 августына кадәр дәвам итәчәк.

Иртәгә, 28 август көнне, 10.00 сәгатьтә Татарстанның "Татарстан Республикасы – фарминдустрия өчен инвестиция ягыннан кызыклы төбәк" пленар утырышы булачак, чара "Корстон" БҮнең "Толстой" залында узачак.

 


24
август, 2018 ел
җомга

Элек-электән үк Татарстан һәм татарстанлылар, илнең зур өлеше буларак, совет сәнәгатен үстерү буенча җаваплы һәм зур күләмле проектларда актив катнашып килгән. Бүген безнең арада ветераннар – күмер табу тармагында хезмәт иткән герой хезмәтчәннәр яши, алар үз чорында җиңел булмаган шартларда илнең иксез-чиксез киңлекләрендә күмер, гипс мәгъдәнлекләрен үзләштергән.

Хөрмәтле шахтерлар, сезнең һөнәри бәйрәмегездә, зур күрсәткечләр һәм көн саен үтелгән куркынычлар өчен ихлас җиткерелгән рәхмәтләрне кабул итегез. Без сезнең белән горурланабыз һәм сезнең хезмәт безнең өчен кыйммәтле! Сезнең тормышыгызда тынычлык һәм тотрыклылык хакимлек итсен! Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете һәм озын-озак елларга имин күк йөзе телим!

Хөрмәт белән, Министр Альберт Кәримов

III Бөтенроссия GMP конференциясе ачылган көннәрдә республикада фарминдустрияне үстерүгә багышланган матбугат конференциясе булды. Матбугат конференциясендә ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алексей Савельчев , ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәевә, "Казан (Идел буе) федераль университеты" ЮББ ФДАМУ фармацевтиканың фәнни-белем бирү үзәге директоры Юрий Штырлин, "Татарстан Республикасы ФармМедПолис" ҖЧҖ генераль директоры Альберт Гайфуллин катнашты.

Казанда халыкара катнашулы III Бөтенроссия GMP конференциясен уздыруның төп максаты – 2030 елга кадәрле чорга Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе "Татарстан-2030" нигезендә фармацевтика тармагын үстерүдә Татарстан Республикасының инвестиция потенциалын һәм кызыксындыручанлыгын күрсәтү.

Матбугат конференциясендә Татарстанның яңа "ФармМедПолис Республики Татарстан" предприятиесе күрсәтелде, ул ШОС һәм БРИКС илләрендә якорь-партнерлар һәм инвесторлар эзләячәк, Татарстанның медицина кластеры инфраструктурасын формалаштырачак, фармацевтика тармагында закон чыгару базасы өстендә, шулай ук республикада фармацевтика компанияләрен үстерү өчен конкурентлы тирәлек булдыру өстендә эшләячәк. Россиядә фармпродукция җитештерү буенча барлыгы 1000 артык компания эшли.

Казанда халыкара катнашулы III Бөтенроссия GMP конференциясе 2018 елның 27 августыннан 29ына кадәр узачак һәм Россиядәге һәм дөньядагы фармацевтика бергәлегенең очрашулары һәм фикер алышулары өчен эш мәйданчыгына әвереләчәк. Конференциягә Татарстаннан, Россиядән, БДБ һәм ерак чит илләрдән барлыгы 1000 артык белгеч килергә планлаштыра.

Бүген Казан дәүләт энергетика университеты территориясендә "Энергиянәтиҗәлелек" дәүләт мәгълүмат системасында энергия декларацияләре формаларын тутыру һәм Татарстан Республикасының бюджет өлкәсендәге оешмалар белән энергия-сервис контрактларын әзерләү буенча семинар булды. Семинар "ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы Энергияне сак куллану технологияләре үзәге" ДАУ белән берлектә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан оештырылган.

Семинарда Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре, учреждениеләре һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

Энергия декларацияләрен тутыру турында тулырак итеп: http://mpt.tatarstan.ru/rus/gis-energoeffektivnost.htm

Энергия-сервис контрактлары буенча тулырак итеп: http://mpt.tatarstan.ru/rus/novaya-papka.htm


23
август, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казанда беренче мәртәбә Татарстан Республикасыннан читтә белем алучы Студентлар форумы ачылды. Форумда сайлау аша узган 100 артык талантлы һәм перспективалы студент катнашачак. Сайлап алу критериясе булып география ягыннан Татарстан Республикасына карау (студент республикада туган һәм яшәгән), шәхси мотивация һәм яшь ватандашлар Татарстанга тәкъдим итәргә әзер булган инновацияле идеяләрнең һәм проектларның булуы тора.

Форумның эшлекле өлеше яшьләрне җәлеп итүнең төрле форматларын күздә тота: нетворкинг, тимбилдинг, мини төркемнәрдә эшләү, форсайт-сессия, онлайн-тавыш бирүләр, кейсларны хәл итү, мастер-класслар, рәсми эш бирүче белән потенциаль хезмәткәр арасында рәсми булмаган аралашу. Яшь аудитория каршысында Татарстан Республикасының түбәндәге иң эре предприятиеләрнең һәм компанияләрнең HR-белгечләре дә презентацияләр белән чыгышлар ясады: ICL, "Алабуга" МИЗ" АҖ, "Химград" технополисы, "КАМАЗ" ГАҖ, "КОМЗ" АҖ, "КМПО" АҖ, "КВЗ" ГАҖ, "Данафлекс" ДК, "Татнефть" ГАҖ.

Чараның оештыручылары булып Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, "Татарстан Республикасы Туристлыкны үстерү үзәге" АКО, Яшьләр дипломатикасы академиясе, "Талантларның Казан ачык университеты 2.0" АКО тора.

Исегезгә төшерик, Татарстан Республикасыннан читтә белем алучы Студентлар форумы 2 мәйданда уза: "Релита" отелендә һәм "ИТ-парк"та. 2018 елның 25 августында Форумда катнашучы студентлар Татарстан Республикасы җитәкчелеге белән очрашачак, шулай ук Red Bull Air Race авиаузышлары буенча чемпионатны караячак.

Форум 2018 елның 26 августына кадәр дәвам итәчәк.

2018 елның 4 сентябреннән 6 сына кадәр "Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәгендә Татарстан Республикасы Президенты ярдәмендә Россиянең нефть-газ тармагында иң зур халыкара чараларның берсе – Татарстан нефть-газ-химия форумы булачак. Быел әлеге чара Татарстанда нефть чыганакларын сәнәгый эшкәртә башлауга 75 ел тулуга багышланган.

Форум кысаларында уза торган күргәзмәләрнең экспозициясе өч павильонда һәм күргәзмә үзәгенең ачык һавадагы мәйданчыгында гомуми 10 000 кв. м. артык мәйданда урын алачак. Бүгенге көндә  Россиядән, Әзербәйҗаннан, Беларусь Республикасыннан, Германиядән, Голландиядән 137 компания (35тән артык шәһәр), шул исәптән 10 чит ил: Австрия, Италия, Канада, Кытай, Польша, АКШ, Франция, Швейцария, Көньяк Корея, Япония продукциясен җитештерүче компанияләр Форумда катнашуы турында раслаган.  

Гадәттәгечә Татарстанның нефть-газ-химия форумы дүрт иң әһәмиятле тармак күргәзмәсен берләштерәчәк, алар арасында шул исәптән:

  • "Нефть, газ. Нефть химиясе" 25 нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе – Идел буе федераль округындагы әйдәп баручы тармак күргәзмәләренең берсе, икътисадны, технологик инфраструктураны үстерүдә һәм Россиядәге нефть-газ химиясе комплексы предприятиеләрен үзгәртеп коралландыруда махсус әһәмияткә ия;
  • "Экотехнологияләр һәм XXI гасыр җайланмалары" 14 нче махсуслаштырылган күргәзмәсе – сәнәгать иминлеге һәм экология өлкәсендә иң заманча технологияләрне нәтиҗәле күрсәтү өчен булыша торган күргәзмә;
  • "GEO-КАЗАН: Геологоразведка. Геодезия. Картография" 8 нче махсуслаштырылган күргәзмәсе – уникаль күргәзмә проекты, файдалы казылмаларның чыганакларын эзләү һәм разведкалау буенча инновацияле геологик һәм геофизик методларны үстерү һәм куллану өчен иминлекле шартлар тудыру, иң яңа геомәгълүмат эшләнмәләрен һәм технологияләрен үстерү һәм кертү өчен ярдәм итә;
  • Пластмасса һәм каучук буенча "Интерпластика Казань 2018" 4 нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе – "Мессе Дюссельдорф Москва" ҖЧҖ белән берлектә оештырыла торган, K-Globalgate пластмасса һәм каучугын эшкәртү буенча халыкара күргәзмәләрнең дөньякүләм челтәренең бер өлеше, бердәнбер региональ тармак проекты. Быел күргәзмә экспозициясендә иң заманча инновацияле технологияләр һәм җайланмалар, Италиядән, Голландиядән, Польшадан, Австриядән, Кытайдан һәм Россиядән полимер тармагына караучы компанияләрнең иң яхшы эшләнмәләре күрсәтеләчәк.

Форумга килүчеләрне мул эш программасы көтә, аның эшендә быел фәнни бергәлектән әйдәп баручы экспертлар, Россиядәге һәм дөнья дәрәҗәсендәге гамәлчеләр, тармак ассоциацияләре, министрлыкларның һәм ведомстволарның вәкилләре, предприятиеләрнең җитәкчеләре һәм белгечләре катнашырга планлаштыра.

Форум кысаларында 6 халыкара фәнни-гамәли конференция уздыру планлаштырылган:

- "Геологик корылышны һәм эшкәртү процессларын модельләштерү – нефть-газ ятмаларын уңышлы үзләштерү нигезе" халыкара фәнни-гамәли конференциясе;

-  А.И. Щеповских исемендәге "Сәнәгый экология һәм куркынычсызлык" XIII Россиякүләм фәнни-гамәли конференциясе;

- "Нефть-газ химиясен нәтиҗәле үстерүнең инновацияле чишелешләре" халыкара фәнни-гамәли конференциясе;

- "Геодезиянең һәм геомәгълүмат системаларының актуаль мәсьәләләре" VII Халыкара фәнни-гамәли конференциясе;

- "Сыеклыкларның һәм газларның сарыфларын һәм күләмнәрен үлчәүләрне метрологик тәэмин итүнең актуаль мәсьәләләре" VI Халыкара метрология конференциясе;

- "Казаньоргсинтез" ГАҖ оешуга 60 ел тулуга багышланган "Татарстанның нефть химиясе: фән, инновацияләр, җитештерү" фәнни-гамәли конференциясе.

Форумга түбәндәге сылтама буенча теркәлергә мөмкин: http://www.oilexpo.ru/reg_pos

ММЧ аккредитацияләү катгый рәвештә мәҗбүри, 2018 елның 3 сентябренә кадәр гамәлгә ашырыла:  dpr_kazanexpo@mail.ru +7(843) 202-29-05, 8-952-040-31-27


22
август, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов, CEO Ford Sollers президенты Әдил Ширинов, "СМИТ" ҖЧҖ генераль директоры Максим Гуляев, "Ростонер" генераль директоры Иван Ветряк һәм "Русский воск" компаниясе директоры Никита Симонов катнашында дүрт яңа – "СТ-Алабуга" ҖЧҖ, "СМИТ" ҖЧҖ, "Ростонер" ҖЧҖ, "Русский Воск" ҖЧҖ җитештерү тармакларын тантаналы рәвештә ачу чарасы булды. Барлык предприятиеләр дә "Синергия" индустриаль паркында урнашкан.

"СТ Алабуга" ҖЧҖ компаниясенең инвестиция проекты пассажирлар өчен микроавтобуслар, йөк транспорты һәм махсус транспорт җитештерүне күздә тота. Компаниянең төп максатлары базарның пассажирларны һәм йөк ташу өчен кулланыла торган коммерция автомобильләренә булган ихтыяҗын, шулай ук оешмаларның һәм ведомстволарның махсус техникага булган ихтыяҗын канәгатьләндерүгә юнәлдерелгән.

"СМИТ" компаниясенең инвестиция проекты җылы белән тәэмин итү һәм нефть-газ табу тармагы ихтыяҗлары өчен башта пенополиуретан белән изоляцияләнгән труба продукциясе (ППУ) җитештерүне күздә тота. Компаниянең инде Ярцево шәһәрендә (Россия) һәм Могилев шәһәрендә (Беларусь) 2 заводы бар.  "Алабуга" махсус икътисад зонасы территориясендә изоляцияләнгән ППУ труба продукциясе җитештерүнең планлаштырылган күләме елына 300 000 метр тәшкил итәчәк.

"Ростонер" ҖЧҖ компаниясенең инвестиция проекты күчермә-күпләп ясау техникасы өчен тонер һәм картриджлар җитештерүне күздә тота. "Алабуга" махсус икътисад зонасы территориясендә планлаштырылган җитештерү күләме елына 2,8 млн берәмлек картридж һәм 380 тонна тонер тәшкил итә.

"Русский Воск" ҖЧҖ инвестиция проекты үзебезнең илдә конкурентлы булуга сәләтле полиэтилен балавыз булдыруны планлаштыра. Әлеге проектны тормышка ашыру Россия базарында полиэтилен балавызга импорталмаш башкару, тәрәзә профильләре, мастербатчлар, полиэфир буяулары җитештерүчеләрне аларның эшен Россия чималы белән тәэмин итү мөмкинлеген бирәчәк.

Рөстәм Миңнеханов инвесторларга эш тармакларын урнаштыру өчен "Алабуга" махсус икътисад зонасын сайлаганнары өчен рәхмәт белдерде һәм бизнесларының үсеш алуын теләде.  

Бүген Казанда Кытай халык республикасының Генконсуллыгын ачу тантанасы булды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Тимур Саматов һәм башка рәсми затлар катнашты.

Кытайның Казандагы Генераль консуллыгы бинасы Подлужная урамы буенча 21 нче йортта урнашкан. КХРның Казандагы Генераль консуллыгы Кытай тарафыннан Россиядә булдырылган алтынчысы инде, дип хәбәр итте РФдә КХРның гадәттән тыш һәм вәкаләтле илчесе Ли Хуэй.

Сәламләү чыгышында Рөстәм Миңнеханов билгеләп узганча, Россия һәм Кытай арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерүдә бу, тулаем алганда, бик җитди адым һәм, әлбәттә инде, төбәк дәрәҗәсендә әлеге мөнәсәбәтләргә өлеш кертелергә тиеш.

Татарстан белән КХРның товар әйләнеше – узган ел ел йомгаклары буенча 50% күбрәк артып киткән. Аналитика белешмәләренә караганда, химия һәм нефть-химия сәнәгате продукциясе төп сәүдә экспорты һәм импорт позицияләре булып тора.

 

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International