22 апрельндә Новосибирск өлкәсе Хөкүмәте Йортында «Иң яхшы товарлар һәм хезмәтләр – ГЕММА 2024» халыкара конкурсының финал этабы йомгакларын тантаналы рәвештә игълан итү булды.
MINEEVЪ компаниясе пластик детальләрне югары төгәллек белән эшкәртү өчен билгеләнгән ЧПУ белән ике баганалы фрезер эшкәртү үзәген (ОЦ) эшләде һәм җитештерүгә кертте. Моңа кадәр мондый җиһазлар бары тик чит илдән генә китерелгән.
Татарстанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Җиңү инженерлары» Бөтенроссия патриотик эстафетасы уза. 15-17 апрельдә республика предприятиеләрендә киң күләмле чаралар — лекцияләр, ветераннар белән очрашулар, күргәзмәләр, экскурсияләр һәм истәлекле акцияләр узды.
Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе «Лазер системалары» резиденты эше белән танышты. Аның составына ТР сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов керде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге республика делегациясе Санкт-Петербургка килде. Аның составына ТР сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов керде.
16 апрель Ленинград өлкәсе губернаторы Александр Дрозденко рәислегендә «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» юнәлеше буенча РФ Дәүләт Советы комиссиясенең «Хезмәт җитештерүчәнлеге» федераль проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча эшче төркемнең икенче утырышы узды. Чарада сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Иван Колчин катнашты.
11 апрель көнне «Коммерциясез бакчачылык ширкәтләрендә (СНТ) социаль догазификация программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре» темасына матбугат конференциясе узды. Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев, Газпром трансгаз Казан генераль директорының ремонт һәм капиталь төзелеш буенча урынбасары Рөстәм Хәммәтов, Росреестрның ТР идарәсенең 1 нче номерлы күчемсез милеккә хокукларны дәүләт кадастр исәбенә алу һәм дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Алсу Сафина һәм ТР Бакчачылар берлеге идарәсе рәисе Илья Слесарский спикерлар булдылар.
Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Кытай Халык Республикасына, Чунцин шәһәренә эш визиты белән килде. Аның составына Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко да кертелде.
ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә ул «Кайраккума келәмнәре» келәм җитештерү фабрикасында, җылыту җайланмалары һәм радиаторлар җитештерү буенча «Титан-8888» предприятиесендә һәм «Сугдметалл» торбалар җитештерү заводында булды. Татарстан делегациясе составында Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер да бар иде.