Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә ТР Инвестиция советы утырышы узды. Чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, республика сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов һәм башкалар катнашты.
Беренче проект Әлмәттә фәнни-тикшеренү һәм укыту үзәген («Югары нефть мәктәбе» кампусы) киңәйтүгә багышланган иде. Бүген кампус составына төзелгән һәм эшли торган укыту-лаборатория һәм лаборатория-тикшеренү корпуслары, студентлар өчен тулай торак, спорт үзәге, җир асты парковкасы, фәнни хезмәткәрләр һәм укытучылар өчен торак йортлар, мини-кунакханә керә. Планнарда – кампус инфраструктурасын алга таба үстерү.
Киләсе инвестпроектның максаты Тукай районында энергетика һәм транспорт инфраструктурасы белән җиһазландырылган индустриаль сәнәгать паркы булдыру булды. Төп хезмәтләр: резидент-предприятиеләрне үстерү өчен мәйданчыклар бирү, производство корпусларын проектлауда һәм төзүдә ярдәм итү, шулай ук производство биналарын арендага бирү.
«Амкор» компанияләр төркеме Зеленодольскта «Турбина» сәнәгать паркы проектын тәкъдим итте. Паркның мәйданы 16 гектар тәшкил итә. 276 югары технологияле эш урыны булдырылачак. Масштаблы инвестиция проекты фәнне һәм җитештерүне интеграцияләү мәйданчыгын үз эченә алачак – «ЗГО» АҖ базасында КДЭУ ПИМ. Якорь резиденты булып «Амкор» дәүләт корпорациясе составына керүче «Газ турбинасы җиһазлары заводы» тора. «Турбина» сәнәгать паркының потенциаль резидентлары булып 8 компания тора.
Киләсе инвестпроект – Чаллыда «Хайер» сәнәгать технопаркын комплекслы үстерү һәм яңа резидентлар җәлеп итүгә ярдәм итә торган инфраструктура булдыру. Проект кысаларында идарәче компания тарафыннан ике югары технологияле җитештерү комплексы, R&D үзәге һәм склад, шулай ук резидент өчен сәнәгать бинасы төзү планлаштырыла. Әлеге концепцияне гамәлгә ашыру көнкүреш техникасын җитештерүне локальләштерү дәрәҗәсен арттыруга һәм технопарк эчендә кооперация чылбырларын үстерүгә юнәлдерелгән.