КВЗның 10 вертолетын Россия төбәкләренә һәм ТР Флотына – Горький исемендәге Зеленодольск заводының 2 «Метеор» тизйөрешле пассажир судносын тапшырдылар

2025 елның 29 июле, сишәмбе

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, «ГТЛК» АҖ генераль директоры Евгений Дитрих барында Ростех дәүләт корпорациясенең «Россия вертолетлары» холдингы «Дәүләт транспорт лизинг компаниясе» белән контракт кысаларында Россиянең биш авиакомпаниясе өчен 10 яңа Ми-8МТВ-1 вертолетын тапшырды. Чарада Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов катнашты. 

КВЗ һава суднолары Новосибирск, Томск, Сахалин өлкәләренең, Чукотка автоном округының, Саха (Якутия) Республикасының транспорт белән барып җитү мөмкинлеген яхшыртачак, анда рейслар шул исәптән катлаулы климат шартларында да башкарылачак.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Ми-8МТВ-1 вертолеты – авиация тарихында иң массакүләм, универсаль һәм ышанычлы машиналарның берсе, ул үзен төрле бурычлар өчен яхшы яктан күрсәтте.

Һәр тапшырылган Ми-8 салонында 23 урын бар, аларда шулай ук медицина модульләрен урнаштыру өчен урыннар әзерләнгән. Болардан тыш, КВЗ белгечләре тышкы асылманы урнаштыру өчен машиналарны эшләп бетергәннәр, аларның йөкләрне транспортлау, шулай ук медицина һәм авария эвакуациясе мөмкинлекләрен киңәйткәннәр.

Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, гамәлдәге федераль программалар кысаларында Казан вертолет заводы һәм Дәүләт транспорт лизинг компаниясе тарафыннан Россиянең төрле төбәкләренә узган 2 елда 50 вертолет кайтарылган. Бүген чираттагы 10 винт-канатлы машина файдалануга тапшырыла, ел ахырына кадәр тапшыруга тагын 23 вертолет әзер булачак.

«Без «Россия вертолетлары» холдингына җайлы эшләве өчен рәхмәтле. Соңгы елларда болай да дөнья дәрәҗәсендә булган Казан вертолетлар заводы сизелерлек үзгәрде һәм яхшырды. Предприятие коллективына аерым рәхмәт», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Бүген шулай ук видеоэлемтә аша ДТЛК ярдәмендә Горький исемендәге Зеленодольск заводының «Метеор-2020» проектының су асты канатларындагы 2 тизйөрешле пассажир судносын «Татарстан Республикасы флотына» тапшыру тантанасы булды.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, республика ДТЛК белән бергә Татарстанның су транспортын яңартуга ышанычлы курс алды. Ике тизйөрешле «Метеор 2020» пассажир судносын узган ел ук тапшырганнар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International