«Ел экспортеры» Бөтенроссия премиясенең бердәм округ конкурс комиссиясе Идел буе федераль округында җиңүчеләрне билгеләде — 2024 ел йомгаклары буенча чимал булмаган энергетик булмаган товарлар һәм хезмәтләр экспортында зур уңышларга ирешкән компанияләр. Округта 47 оешма һәм шәхси эшкуар премия лауреатлары булды.
Татарстан номинацияләрдә призлы урыннарны алучылар:
«Ел трейдеры» (эре бизнес) һәм «Яңа география» – 1 урын: «ПродЭкс» ҖЧҖ (азык-төлек продуктларын экспортлый);
«Иң яхшы хатын-кыз экспортлаучы» (эре бизнес) – 1 урын: «Нәфис Косметикс» АҖ генераль директоры Динә Лаврикова (компания көнкүреш химиясе, косметик чаралар, глицерин һәм стеарин экспортлый);
«Иң яхшы яшь эшкуар-экспортер» - 1 урын: «Барс Профи» ҖЧҖ директоры Камил Галиев;
«Хезмәтләр өлкәсендә ел экспортеры» (КУЭ) - 2 урын: «Барс Профи» ҖЧҖ (логистик хезмәтләр күрсәтә);
«Ел ачышы» - 2 урын: «АЛЬТЕРНАТИВА+» ҖЧҖ;
«Ел трейдеры» (КУЭ) – 3 урын: «АЛЬТЕРНАТИВА+» ҖЧҖ (авыл хуҗалыгы продукциясен: жом, борчак, солы һәм башка культуралар экспортлый).
«Ел экспортеры» Бөтенроссия премиясе «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты кысаларында оештырылган.
Идел буе федераль округы буенча конкурсның беренче этабында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы 27 августта Чабаксарда узачак.