Ул «Казан» гаилә үзәге территориясендә узды. Чарада Татарстан Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашты.
Бәйрәмдә «Һөнәри юнәлеш аллеясы» оештырылды, анда тармак предприятиеләре һәм уку йортлары катнашты, балалар өчен модель түгәрәкләре эше, төрле мастер-класслар, концерт программасы, Татарстанның авиация сәнәгатенең алдынгы хезмәткәрләрен бүләкләү, балалар өчен күңел ачу программасы һәм башка чаралар эшләде.
Моннан тыш, бәйрәм кунаклары трофей хәрби техника – танклар, махсус хәрби операция уздыру зонасыннан пилотсыз очу аппаратлары күргәзмәсен күрә алдылар. Шулай ук теләгән һәркем зур булмаган дроннар белән идарә итә һәм биремнәрне үтәү тизлеге һәм төгәллеге өчен ярыша алган мәйданчык та бар иде.
Шулай ук кунаклар өчен традицион авиашоу оештырылды - парашютчыларны төшерү, Як-52, Ту-214, Ту-160, Ту-22МЗ, Ил-78 самолетлары, Ансат вертолеты һәм «Русь» пилотаж төркеме очышлар ясады.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Мин күкне сайлыйм» авиация бәйрәме халык арасында авиацияне популярлаштыруга, яшьләрне авиатармакка җәлеп итүгә, инженер-техник белгечлекләрнең абруен күтәрүгә юнәлдерелгән.
Чараны Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы оештыра.