Бу хакта ТР Предприятиеләр һәм сәнәгатьчеләр ассоциациясе советының киңәйтелгән утырышында ТР Премьер-министры урынбасары — сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко хәбәр итте.
Республиканың Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгының төп тезислары:
Предприятиеләр 2,7 трлн.сумнан артык товар төяп җибәргән. Сәнәгать җитештерүе индексы 108,5 % тәшкил итте.
Резин һәм пластмасса әйберләр, химик матдәләр, машиналар һәм җайланмалар чыгаруда иң яхшы күрсәткечләр.
Химия һәм нефть химиясендә төяп җибәрү күләме 397 млрд.сумнан артып киткән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 7% ка диярлек күбрәк.
Машина төзелеше комплексы предприятиеләре 6 ай эчендә 826 млрд.сумнан артык продукция озаткан, узган ел белән чагыштырганда 36% ка үсеш.
БДБ илләре белән тышкы сәүдә әйләнеше 2025 елның 1 кварталында узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 45% ка арткан.
Санкцияләр шартларында тармакларны үстерүгә дәүләт ярдәм итә. 6 ай эчендә Татарстан компанияләре Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы линиясе буенча 90,9 млрд.сум алган.
Агымдагы ел башыннан республика предприятиеләренә 2210 студент эшкә урнаштырылган. Аларның 80% ка якыны – оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләренә.