«Вертолеты России» холдингының Казан вертолет заводы ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсенә финанс ярдәме күрсәткән. Барлык акча COVID-19 белән авыручыларны дәвалаучы табибларга ярдәм итү өчен җибәрелгән.
Акча «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» акциясе кысаларында «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» хәйрия фондына күчерелгән. Адреслы ярдәм күрсәтү өчен Республика клиник хастаханәсе сайлап алынган, анда бүген Җәрәхәтләр үзәге бинасында коронавирус инфекциясе белән авыручылар өчен 200 урынга исәпләнгән вакытлыча госпиталь эшли.
Бүлеп бирелгән суммага COVID-19 белән авыручы пациентларны дәвалау өчен бер айга җитәрлек дару запасы, шулай ук 7 мең литр шешәгә тутырылган су һәм шәхси саклану чаралары сатып алынган.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсе җитәкчелеге һәм «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» хәйрия фонды исеменнән «Вертолеты России» холдингы генераль директоры Андрей Богинский һәм Казан вертолет заводының идарәче директоры Юрий Пустовгаров исеменә рәхмәт хатлары тапшырылган.
«Коронавирус инфекциясе таралуга каршы аяусыз көрәшүче медикларның хезмәте бәяләп бетергесез. Табиблар бүген алдынгы урында, алар үзләре өчен зур куркыныч тудырып, кешеләрнең гомерен коткара. Безнең бу мөһим миссияне башкаруда аларга бераз гына булса да ярдәм итәсебез килә», – дигән КВЗ идарәче директоры Юрий Пустовгаров.
Коронавирус пандемиясе вакытында КВЗ өчен бу беренче генә хәйрия акциясе түгел. Әйтик, 2020 елның маенда завод хезмәтчәннәре предприятиенең эшләми торган ялгыз пенсионерларына ярдәм иткән. 100дән артык кеше адреслы ярдәм алган. Кыска вакыт эчендә КВЗ Завод яшьләре берлеге активистлары акча җыю эшен оештырган, анда предприятиенең барлык эшләүче бүлекчәләре катнашкан. Җыелган акчага азык-төлек җыелмалары сатып алынган.
Белешмә өчен:
«Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика хәрәкәте Татарстан Республикасы Президенты инициативасы белән башланып китте. Предприятиеләр, оешмалар һәм барча республикадан битараф булмаган кешеләр катнашкан хәйрия чаралары ярдәмендә 55 меңнән артык мохтаҗ татарстанлы азык-төлек җыелмасы алган. Акцияне тормышка ашыру өчен 5 мең волонтер җәлеп ителгән. Шулай ук акция чикләрендә сәламәтлек саклау оешмалары (мәсәлән, Яр Чаллы шәһәрендәге Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсе) һәм хәйрия фондларына да ярдәм күрсәтелә – алардагы хезмәткәрләр, пациентлар һәм тәрбиядәге затлар өчен индивидуаль саклану чаралары, дарулар, азык-төлек сатып алына, бүлмәләрне дезинфекцияләү буенча хезмәтләр күрсәтелә.
Ford Sollers Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча Ford Transit базасында 200 мәктәп автобусы җитештерәчәк. Әлеге заказ киләсе уку елы башланганчы төбәктәге мәктәп автобуслары автопаркын яңарту кысаларында алынган.
Мәктәп автобусы – озын көпчәк базасы булган Ford Transit базасында эшләнгән махсус версия, аның арткы тәгәрмәчләре йөртә һәм ул 2,2 л күләмендәге Duratorq TDCi дизель двигательләре белән җиһазландырылган, 6 баскычлы механик трансмиссиясе булганга күрә 136 ат көченә ия.
Автобуслар сары төскә буялган, аларга «Балалар» дип язылган, шулай ук салон эчендә дә кисәтү тамгалары ябыштырылган. Моннан тыш, барлык автомобильләр дә, Министрлык таләпләренә туры китереп, машина йөртүче гамәлләре турында мәгълүматны яздырып бару һәм саклау мөмкинлеген бирә торган тахограф һәм тизлекне сәгатенә 60 км кадәр чикли торган җайланма белән җиһазланган.
«Татарстан Хөкүмәте тарафыннан Ford Transit базасында ясалган мәктәп автобусларына беренче генә заказ түгел инде бу. Без үзебезгә күрсәтелгән ышанычны югары бәялибез»,– ди Ford Sollers компаниясе президенты Әдил Ширинов.
Автобус балаларны имин йөртүне гарантияли торган техник регламентның барлык таләпләрен исәпкә алып эшләнгән. Пассажир утыргычлары куркынычсызлык каешлары белән җиһазландырылган һәм барлык таләпләрне үтәп башкарылган, шулай ук практик һәм тузуга чыдам тышлык белән тышланган. Әйбер киштәләренә укучыларның уку кирәк-яракларын, рюкзакларын һәм портфельләрен җыйнак кына урнаштырырга мөмкин. Аяк куя торган һәм кул белән тотына торган махсус җайланмалар салоннан уңайлы файдалана алырлык итеп урнаштырылган. Мәктәп автобусы 21 укучы һәм 1 озата баручы кешене йөртү өчен исәпләнгән.
Ford Transit производствосы тулы цикл технологиясе буенча Алабуганың Ford Sollers заводында җайга салынган, бу Россия сатып алучыларына Россия шартларында эксплуатацияләүгә яраклаштырылган заманча продукт тәкъдим итәргә мөмкинлек бирә. База версияләре линейкасы бөтенлекле металл фургон, автобус һәм шассины үз эченә ала, автомобильләргә база озынлыгының өч вариантында, түбәсенең ике төрле биеклегендә һәм, тулысынчасын да кертеп, йөртүче тәгәрмәчләрнең барлык төрләрендә заказ бирергә мөмкин. Бүгенге көндә Ford Transit базасында ясалган махсус автомобильләр версиясенең тулы гаммасында 141 төрле махсус һәм социаль билгеләнештәге модификация бар.
Яр Чаллы шәһәренә булган эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов «Кориб» авторемонт заводында булды, анда ул йөк автотехникасына капиталь ремонт һәм техник хезмәт күрсәтү компаниясенең мөмкинлекләре белән танышты. Капиталь ремонт процедурасы, финанс яктан 50%ка кадәр шактый экономияләп, заводка аналогик әзерләүче гарантиясе белән автотехника ресурсын конвейердан килеп чыккан халәтенә кадәр тулысынча торгызу мөмкинлеген бирә.
Министрга «МТЗ» ААҖ белән Татарстан Республикасында BELАРRUS техникасына капиталь ремонт үткәрү буенча уртак проектның сынау экземпляры булган, капиталь ремонт ясалган МТЗ 82 тракторын да күрсәттеләр.
Республиканың эре федераль һәм төбәк челтәрләрендәге бәяләрне мониторинглау нәтиҗәләре буенча 2020 елның 8 нче июненнән башлап 15 нче июненә кадәр кайбер социаль әһәмиятле азык-төлек товарларына бәяләр артуы ачыкланды:
- бәрәңге – 9,2%;
- алма – 2,7%;
- кишер – 2,2%;
- карабодай ярмасы – 1,5%;
- шомартылган дөге – 1%.
Җиләк-җимеш продукциясенә бәяләр артуның төп сәбәбе – сезонлы күрсәткеч, ул республикада ел саен күзәтелә.
Бүгенге көндә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан, Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Прокуратурасы белән берлектә, шомартылган дөгегә һәм карабодай ярмасына бәяләр арту сәбәпләрен ачыклау өчен уртак эш дәвам итә.
Шулай ук 2020 елның 18 нче июненә республиканың ваклап сату һәм даруханә челтәрләрендә 720 меңнән артык антисептик, 1,5 миллион пар перчатка һәм 7,5 млн. битлек исәпләнә. Шәхси саклану чараларын «Магнит», «Пятерочка», «Лента», «Метро», «Верный», «Ашан», «Перекресток», «Зельгросс», «Бәхетле», «Эдельвейс», «Августина», «Агат», «FAITRO», «Челны Хлеб», «Дуслык», «Гурман-продукт», «Светофор» челтәрләрендә һәм «Таттехмедфарм», «Планета здоровья», «Ривьера», «Саулык», «Сакура», «Фармленд», «Ева плюс», «Магнат», «Универсал» һәм «Алоэ-Фарм» даруханә челтәрләрендә сатып алырга мөмкин.
Сезне Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Перспективалы технологияләрне үстерү үзәге операторы үткәрә торган маркалау буенча туры линиядә катнашырга чакырабыз, ул 2020 елның 25 нче июнендә узачак.
Исегезгә төшерик, 2020 елның 1 нче июленнән башлап дару препаратларын, аяк киеме товарларын һәм тәмәке продукциясен маркалау һәм тиешле мәгълүматны алар әйләнешенә бәйле гамәлләр турындагы мониторинг буенча мәгълүмат системасына кертү мәҗбүри булып тора.
Чара барышында анда катнашучылар мәҗбүри маркаланырга тиешле товарлар әйләнеше турында үзләрен кызыксындырган сорауларны онлайн режимында җиткереп, конкрет адресатларга язмача сораулар биреп, чара тәмамланганнан соң кыска вакыт эчендә аларга җавап алу мөмкинлегенә ия булачак.
Чара турында кирәкле мәгълүмат «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә «Честный знак» рәсми сайтында урнаштырылган: https://честныйзнак.рф/lectures/vopros2020/.
Чара битенә шулай ук https://честныйзнак.рф/ сайтының төп битендәге баннер буенча да күчәргә мөмкин.
Оператор ягыннан элемтә мәгълүматлары – 8-800-222-15-23; support@crpt.ru.
Татарстан Республикасы предприятиеләре бер тапкыр кулланыла торган саклагыч битлекләр һәм алар өчен комплект әйберләр җитештерү буенча компетенцияләрне үстерә.
«Глобаль партнер» ҖЧҖ предприятиесе (Никольское авылы, Лаеш районы) Россиядә битлекләр җитештерү өчен комплект җайланмалар (эластик тасма һәм борын фиксаторы) белән иң эре тәэмин итүчеләрнең берсе. Бүгенге көндә компания, медицина сәнәгатен үстерү перспективаларын бәяләп, битлекләр өчен комплект әйберләр җитештерү буенча үз куәтләрен 2 тапкырга диярлек арттыра. Моннан тыш, «Глобаль партнер» ҖЧҖ югары дәрәҗәле фильтрлау сәләтенә ия һәм бер тапкыр кулланыла торган битлекләр һәм ресираторлар җитештерүдә кулланыла торган мельтблаун – тукылмаган материал җитештерү буенча инвестиция проектын да гамәлгә ашырырга ниятли.
«Камаз» ГАҖ саклау дәрәҗәсе буенча 2 класслы ресираторлар җитештерү буенча җиһазлар сатып алу турында мөһим карар кабул иткән, бүгенге көндә предприятие эшләтеп җибәрү-көйләү эшләрен алып бара һәм июнь ахырына җитештерүне башлап җибәрергә планлаштыра. Әлеге респираторлар медицина персоналын саклау өчен республиканың дәвалау-профилактика һәм дәүләт оешмаларына җибәреләчәк.
2020 елның 22 нче июнендә, алман компанияләренең Россиягә булган онлайн бизнес миссиясе кысаларында, «Химия һәм нефть химиясе өчен алман технологияләре һәм җиһазлары. Кооперация перспективалары һәм мөмкинлекләре» темасына онлайн форматта конференция узачак.
Анда катнашу өчен Россия базарында эшләүче Россия һәм чит ил җитештерү һәм сәүдә компанияләре, шулай ук химия сәнәгате һәм нефть химиясе өлкәсендә алман технологияләре белән кызыксынучы башка компанияләр һәм оешмалар вәкилләре чакырыла.
Әлеге сылтама буенча конференция турында тулырак мәгълүмат алырга, шулай ук катнашу өчен гариза тапшырырга мөмкин.
2020 елның 17 нче июнендә 13.00 сәгатьтә виртуаль режимда «ТатПатент» - https://patentrt.ru/ платформасын тәкъдир итү булачак, ул инновацияле чишелешләрне һәм перспективалы проектларны уйлап табуда һәм эшләтеп җибәрүдә Татарстан Республикасы инноваторларына һәм бизнеска һәр яклап ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.
«ТатПатент» – Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә 2018 елда «Татарстан фәнни-техник мәгълүмат үзәге» ТР ДУП тарафыннан төзелгән уникаль цифрлы платформа.
Агымдагы елда «ТатПатент» тулысынча модернизацияләнгән һәм Татарстан Республикасы икътисадының реаль секторы өчен глобаль сервис булып тора, ул түбәндәге юнәлешләрне берләштерә:
- инноваторлар командасы уникаль чишелешләрне генерацияләргә, инновацияле идеяләрне грант алу, уңышлы гына гамәлгә кертү һәм беренче сату өлешенә кадәр китереп җиткерә алырга өйрәнгән проектлар офисы;
- эшкуарлыкка республика һәм федераль дәрәҗәләрдә ярдәм күрсәтүнең актуаль чаралары;
- патент офисы һәм интеллектуаль милек буенча эшкуарлар, уйлап табучылар һәм фәнни җәмәгатьчелек бурычларын хәл итү өчен бердәм сервис;
- интеллектуаль милек объектларын теркәү буенча консалтинг;
- дәүләт хакимияте органнары һәм ведомстволары белән нәтиҗәле диалог мәйданчыгы.
Презентациядә катнашу өчен https://tcnti.timepad.ru/event/1331333/ сылтамасы буенча теркәлү узарга кирәк.
Хөрмәтле Татарстан Республикасының текстиль һәм җиңел сәнәгать хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән һөнәри бәйрәмегез – Текстиль һәм җиңел сәнәгать хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәм!
Җиңел сәнәгать Татарстан Республикасы тормышында аерым роль уйный. Икътисадның мөһим секторларының берсе буларак, ихтыяҗлар үзгәрүен алдан сизеп, сатып алучыларның мәнфәгатьләрен кайгыртып, кием-салым, аяк киеме, күн-галантерея товарлары белән тәэмин итә, шулай ук медицина, авыл хуҗалыгы, автомобиль төзелеше, нефть һәм химия сәнәгатенең югары технологияле тукымага һәм махсус киемгә бәйле ихтыяҗларын канәгатьләндереп тора.
Эчке базарны сыйфатлы продукция, көн саен кулланыла торган һәм кайвакыт тормыш өчен кирәкле товарлар белән тулыландырып тору текстиль, тегү, аяк киеме предприятиеләре һәм фабрикаларының тотрыклы эшенә бәйле. Яңа коронавирус йогышы таралуны булдырмау чорында Татарстан Республикасы җиңел сәнәгать предприятиеләре коллективларының оператив һәм фидакарь эше моңа дәлил булып тора. Кыска гына вакыт эчендә предприятиеләр үз эшчәнлекләрен үзгәртеп корды һәм битлекләр, саклагыч костюмнар җитештерүгә күчте, Татарстан Республикасын һәм Россиянең башка төбәкләрен шәхси саклану чаралары белән тәэмин итә башлады.
Бу бәйрәм көнендә һөнәргә тугрылык һәм намуслы хезмәт, һөнәри осталык һәм җаваплылык, товарларның ассортиментын даими арттыру һәм яңа төрләрен барлыкка китерү, иҗади эштә дизайнерлык казанышлары һәм югары дәрәҗәле көндәшлек шартларында эшегездә дөрес идарәи карарларны нәтиҗәле хәл итә алуыгыз уңаеннан белдерелгән ихлас рәхмәт сүзләрен кабул итегез.
Производство ветераннары аерым рәхмәткә лаек. Алар яшь буынга үз осталыкларын һәм серләрен өләшә, сайлаган һөнәргә мәхәббәт һәм эш рухы тәрбияли, предприятиенең җайга салынган коллектив эшенең нигезе булып тора.
Сезгә һәм якыннарыгызга чын күңелдән нык сәламәтлек, иминлек, үз көчегезгә ышаныч телим, яңа казанышлар насыйп булсын!
Хөрмәт белән,
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры А.Ә.Кәримов
Агымдагы елның 30 нчы июнендә онлайн форматта ел саен уздырыла торган диалог мәйданчыгы – XI InfoSpace инновацияле технологияләр форумы узачак, төп темасы – «Цифрлы лидерлык. Стратегияләр, кадрлар, технологияләр».
Форумның максаты – эшлекле җәмәгатьчелек, хакимият һәм фән вәкилләре арасында конструктив диалог урнаштыру, шул исәптән эре тармак ассоциацияләре, танылган галимнәр, әйдәүче экспертлар, чит илләр белән дә.
Форум кысаларында төп экспертларның чыгышлары белән пленар утырыш, тематик һәм тармак секцияләре, күргәзмә, «Бизнесны үстерү территориясе»ндә B2B һәм B2G рәвешендәге эшлекле сөйләшүләр узачак. Форумны оештыру-техник яктан «Инициатива» бизнеска ярдәм итү һәм аны үстерү үзәге автоном коммерциясез оешмасы тәэмин итә.
Форум турында тулырак мәгълүмат алуны, шулай ук катнашу өчен гариза тапшыруны әлеге сылтама буенча гамәлгә ашырырга мөмкин.