2020 елның 8 нче июненнән 27 нче июленә кадәр массакүләм мәгълүмат чаралары, ТЭК компанияләре һәм «МедиаТЭК» төбәк администрацияләре матбугат хезмәтләре өчен VI Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы узачак.
Конкурсның төп максаты – энергетика компанияләренең үз эшчәнлеген мәгълүмати яктырту өлкәсендә профессиональлеген үстерүгә этәргеч бирү, ягулык-энергетика комплексы үсеше проектлары турында халыкка мәгълүмат җиткерү, ягулык-энергетика комплексы һөнәрләрен популярлаштыруга бәйле проектларны стимуллаштыру һәм энергетиклар, нефтьчеләр, газчылар хезмәтенең әһәмиятен арттыру.
Конкурс 2 этапта – төбәк һәм федераль дәрәҗәләрдә узачак.
Җиңүчеләр конкурс документларында күрсәтелгән критерийлар буенча эксперт бәяләмәләре нигезендә билгеләнәчәк. Федераль дәрәҗәдә конкурсның эксперт советын Россия Президенты матбугат секретаре, Россия Президенты Администрациясе җитәкчесе урынбасары Дмитрий Песков җитәкли. Экспертлар советы составына эре федераль эшлекле ММЧ, Россия югары уку йортларының журналистика факультетлары җитәкчеләре, дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, ягулык-энергетика комплексы өлкәсендәге экспертлар керә.
Массакүләм мәгълүмат чараларыннан һәм региональ администрацияләрдән кергән эшләрне бәяләүгә өстәмә рәвештә ягулык-энергетика комплексы эре федераль компанияләренең матбугат хезмәтләре җитәкчеләре дә җәлеп ителәчәк.
Мәгълүмат эшенең традицион өлкәләреннән тыш, 2020 елда COVID-19 шартларында ягулык-энергетика комплексы предприятиеләре эшчәнлеген яктыртуга, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын һәм ГОЭЛРО планын кабул итүгә 100 ел тулуны бәйрәм итүгә игътибар бирү планлаштырыла. 2020 елда «МедиаТЭК» үстерүнең мөһим юнәлеше муниципаль газеталарның катнашуын киңәйтү булачак, шуңа бәйле рәвештә «Ягулык-энергетика комплексы вакыйгаларын яктырту буенча иң яхшы район газетасы» номинациясе кертелгән.
«МедиаТЭК-2020» бәйгесенә йомгак ясау 13-16 нчы октябрь көннәрендә Мәскәүдә «Россия энергетика атналыгы» халыкара форумы кысаларында планлаштырыла. Эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә бүләкләү даталарына яки форматына төзәтмәләр кертелергә мөмкин.
Конкурста катнашу өчен федераль һәм региональ массакүләм мәгълүмат чаралары, журналистлар, ягулык-энергетика комплексы һәм төбәк администрацияләренең җәмәгатьчелек белән элемтә бүлекләре чакырыла.
Конкурсның федераль этабын үткәрү турында нигезләмә Россия Федерациясе Энергетика министрлыгының рәсми сайтында https://minenergo.gov.ru/node/1177 адресы буенча һәм https://медиатэк.рф/ конкурс сайтында «Үткәрү тәртибе» бүлегендә урнаштырылган.
Татарстан Республикасы территориясендә Конкурсның төбәк этабын уздыруга вәкаләтле орган булып Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тора.
«МедиаТЭК» конкурсының төбәк этабына 2019 елның 1 нче сентябеннән башлап 2020 елның 20 нчы июленә кадәр массакүләм мәгълүмат чараларында дөнья күргән яисә тормышка ашырылган проектлар һәм журналист эшләре кабул ителә. «МедиаТЭК» конкурсының төбәк этабында катнашу өчен массакүләм мәгълүмат чаралары, журналистлар һәм ягулык-энергетика комплексы матбугат хезмәтләре (җәмәгатьчелек белән элемтә бүлекләре) чакырыла.
«МедиаТЭК» конкурсының төбәк этабында катнашу өчен билгеләнгән форма буенча гариза әзерләргә һәм аны 2020 елның 8 нче июненнән
2020 елның 27 июленә кадәр скан аша чыгартылган документ форматында («pdf» форматы) электрон рәвештә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына Iskander.Salihov@tatar.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк.
Конкурсның төбәк этабын үткәрү турында нигезләмә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының рәсми сайтында https://mpt.tatarstan.ru/rus/ren-2020.htm. адресы буенча урнаштырылган.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Төрекмәнстанның финанс һәм икътисад министры Эзизгелди Аннамухамедов белән очрашты. Очрашу видеоконференция форматында узды, анда яклар Татарстан Республикасы һәм Төрекмәнстан арасында икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты.
– Төрекмәнстан белән Татарстан Республикасы арасында элемтәләр ныгый бара. Без багланышларны үстерүгә һәм үзара файдалы элемтәләрне киңәйтүгә зур игътибар бирәбез. Төрекмәнстан – Татарстан Республикасының өстенлекле партнерларыннан берсе, – диде Альберт Кәримов үзенең сәламләү сүзендә. – Безнең өчен мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек мөһим юнәлеш булып тора. Төрекмәнстан – чит ил студентлары саны буенча лидер, – дип тә билгеләде ул үзенең чыгышында.
Дөньяда барган агымдагы вәзгыятькә бәйле кыенлыкларга карамастан, Татарстан Республикасының «КАМАЗ» ГАҖ, «Татнефть» ГАҖ, «Казан вертолет заводы» ГАҖ, «КМПО» АҖ, «Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе («А.М.Горький исемендәге Зеленодольск заводы» ГАҖ) кебек предприятиеләре һәм башкалар төрекмән партнерлары белән хезмәттәшлекне дәвам иттерә.
Республиканың эре федераль һәм төбәк челтәрләрендәге бәяләрне мониторинглау нәтиҗәләре буенча 2020 елның 25 нче маеннан башлап 1 нче июненә кадәр кайбер социаль әһәмиятле азык-төлек товарларына бәяләр артуы ачыкланды:
- бәрәңге – 3,3%;
- карабодай ярмасы – 3,1%;
- алма – 2,2%;
- шомартылган дөге – 1,9%;
- кишер – 1,9%;
- озынча токмач – 1%.
Җиләк-җимеш продукциясенә бәяләр артуның төп сәбәбе – республикада ел саен күзәтелә торган сезонлы күрсәткеч.
Бүгенге көндә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан, Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасындагы идарәсе, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Прокуратурасы белән берлектә, шомартылган дөге, карабодай ярмасы һәм озынча токмачка бәяләр арту сәбәпләрен ачыклау буенча уртак эш дәвам итә.
Шулай ук 2020 елның 4 нче июненә республиканың ваклап сату һәм даруханә челтәрләрендә 650 меңнән артык антисептик, 1,6 миллион пар перчатка һәм 8,1 млн. битлек исәпләнә. Шәхси саклану чараларын «Магнит», «Пятерочка», «Лента», «Метро», «Верный», «Ашан», «Перекресток», «Зельгросс», «Бәхетле», «Эдельвейс», «Августина», «Агат», «FAITRO», «Челны Хлеб», «Дуслык», «Гурман-продукт», «Светофор» челтәрләрендә һәм «Таттехмедфарм», «Планета здоровья», «Ривьера», «Саулык», «Сакура», «Фармленд», «Ева плюс», «Магнат», «Универсал» һәм «Алоэ-Фарм» даруханә челтәрләрендә сатып алырга мөмкин.
Россия Федерациясе субъектларының социаль-икътисадый потенциалын арттыру һәм Россия Федерациясе Президентының «2025 елга кадәр чорга Россия Федерациясенең Төбәкне үстерү буенча дәүләт сәясәте нигезләрен раслау турында»гы указында билгеләнгән гражданнарның тормыш дәрәҗәсендә һәм сыйфатында аермаларны киметү мәсьәләләре буенча җәмәгатьчелекнең һәм федераль дәүләт хакимияте органнарының киң даирәләренә мәгълүмат бирү бурычын гамәлгә ашырып, «Новости России» мәгълүмат агентлыгы һәм «Экономическая политика России» журналы редакциясе (Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы, Россия Икътисадый үсеш министрлыгы, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Росстат тарафыннан 2007 елның 12 апрелендә гамәлгә куелган, теркәлү турында таныклык ПИ № ФС77-27975) «Новости регионов России» төбәк мәгълүмат агентлыгы порталында https://regioninformburo.ru/ Җыелма күзәтү 2020: «Россия төбәкләре үсеше — дәүләт көче!» формалаштыра: https://regioninformburo.ru/category/society/
Әлеге Җыелма күзәтүдә илдә яшәүчеләр өчен түләүсез рәвештә территорияләрне социаль-икътисадый һәм инвестицияле үстерү, аларның финанс тотрыклылыгын тәэмин итү һәм бәя билгеләү стратегияләрен эшләү, эшкуарлыкны һәм кулланучылар базарын үстерү, торак төзелеше һәм шәһәр төзелеше, сәнәгатьчелекне һәм транспорт инфраструктурасын үстерү, агросәнәгать комплексы, торак-коммуналь хуҗалыгы, ягулык-энергетика комплексы системасын камилләштерү һәм экологик куркынычсызлык, ветеринария эшчәнлеген һәм лицензия контролен гамәлгә ашыру, сатып алулар өлкәсендә контракт системасын һәм тарифларны җайга салу, мәшгульлек һәм хезмәт мөнәсәбәтләре, азык-төлек куркынычсызлыгын ныгыту, табигый, мәдәни, спорт-туризм, фәнни-белем бирү потенциалын арттыру, мәгълүматлаштыру һәм элемтә, ГХАТ органнары һәм нотариат хезмәтләреннән, медицина ярдәменнән, Россия Федерациясендә яшәүчеләрне граждани, хокукый һәм социаль яклау хезмәтләреннән файдалана алу дәрәҗәсен һәм сыйфатын арттыру эшендә төбәк һәм муниципаль дәүләт идарәсе органнары, учреждениеләр, предприятиеләр һәм оешмалар чаралары турында актуаль мәгълүмат урнаштырыла. Мөһим яңалыкларны урнаштыру өчен түләүсез теркәлү формасы https://regioninformburo.ru/add-news/ сылтамасы буенча урнаштырылган, ә өстәмә мәгълүмат https://regioninformburo.ru/svodnyj-obzor-2020-razvitie-regionov-rossii-sila-gosudarstva/ сылтамасы буенча урын алган.
Җыелма күзәтү 2020: «Россия төбәкләре үсеше — дәүләт көче!» формалаштыруда катнашучылар: федераль, төбәк һәм муниципаль дәүләт идарәсе органнары, шулай ук, 2014 елның 27 маендагы 136-ФЗ номерлы федераль закон өстәмәләрен исәпкә алып, барлык төр муниципаль берәмлекләрнең (авыл җирлеге, шәһәр җирлеге, муниципаль район, шәһәр округы, федераль әһәмияттәге шәһәрнең шәһәр эче территориясе, эчке бүленеше булган шәһәр округы, шәһәр эчендәге район) учреждениеләре, оешмалары һәм предприятиеләре. «Дәүләт органнары һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлеге турындагы мәгълүматтан файдалануны тәэмин итү хакында» 2009 елның 9 февралендәге 8-ФЗ номерлы федераль закон, шулай ук алар эшчәнлеген мәгълүмати ачык булу ягыннан регламентлаштыручы башка норматив-хокукый актлар нигезендә һәм халыкка ярдәм итү буенча гамәлгә ашырыла торган программаларга карата төбәк һәм муниципаль дәрәҗәдә хакимият эшчәнлеген яктырту максатларында РФ субъектлары башкарма хакимият органнары һәм муниципаль берәмлекләренең актуаль материаллары https://regioninformburo.ru/category/society/ бүлегендә тупланачак.
Җыелма күзәтү 2020: «Россия төбәкләре үсеше — дәүләт көче!» формалаштыру Россия Федерациясе Конституциясе һәм федераль законнар нигезендә илнең бөтен территориясендә гражданнарның икътисадый, сәяси һәм социаль хокукларын гамәлгә ашыру өчен тигез мөмкинлекләр тудыру, аларның тормыш сыйфатын күтәрү, төбәкләрнең тотрыклы икътисадый үсешен һәм фәнни-технологик үсешен тәэмин итү, Россия Федерациясе субъектларының һәм муниципаль берәмлекләрнең баланслы һәм тотрыклы социаль-икътисадый үсеше нигезендә дөнья базарларында РФ икътисадының конкуренциягә сәләтлелеген күтәрү, шулай ук халыкны төбәк һәм җирле мәсьәләләрне хәл итүгә максималь рәвештә җәлеп итүгә мәгълүмати ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Хөрмәтле химия һәм нефть химиясе сәнәгате хезмәткәрләре!
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үземнән Татарстан Республикасы химия һәм нефть химиясе сәнәгате хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре – Химиклар көне белән котлыйм!
Сезнең хезмәт нәтиҗәсендә Татарстанның химия тармагы предприятиеләре бөтен илне 100% дәрәҗәсендә – поликарбонат, 22% дәрәҗәсендә – автомашина, 44% дәрәҗәсендә – синтетик каучук, 13% дәрәҗәсендә синтетик юу чаралары белән тәэмин итә. Татарстанда җитештерелә торган база полимерларының өчтән бере республиканың полимер эшкәртүчеләре тарафыннан эшкәртелә. 2019 елда республиканың химия һәм нефть химиясе сәнәгате предприятиеләре 429 млрд. сумнан артык продукция җитештергән.
Республика җитәкчелеге нефть химиясе тармагы өчен гамәлдәге производстволарны модернизацияләү, инновацияле проектларны гамәлгә ашыру буенча амбициоз бурычлар билгели.
Бүген республиканың нефть химиясе комплексы, аның җитештерү һәм кадрлар потенциалы – Татарстан горурлыгы. Сүз дә юк, Татарстанның төп байлыгы – ул, барыннан да элек, кешеләр, хезмәткәрләр, белгечләр, һәм тармак ветераннары. Хезмәт коллективларының фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә Татарстан Республикасының нефть химиясе комплексы үсә.
Бу истәлекле көндә Сезгә хезмәт уңышлары, яңа ачышлар, үз көчегезгә һәм мөмкинлекләрегезгә ныклы ышаныч телим! Сезгә, туганнарыгызга һәм якыннарыгызга сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!
Хөрмәт белән,
Татарстан Республикасы
Премьер-министры урынбасары –
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры А.Ә. Кәримов
Республиканың эре федераль һәм төбәк челтәрләрендәге бәяләрне мониторинглау нәтиҗәләре буенча 2020 елның 18-25 нче май көннәрендә кайбер социаль әһәмиятле азык-төлек товарларына бәяләр артуы ачыкланды:
- дөге – 2,6%;
- кишер – 2,1%;
- карабодай ярмасы – 1,6%;
- бәрәңге – 1,5%;
- бодай оны – 1,3%.
Җиләк-җимеш продукциясенә бәяләр артуның төп сәбәбе – республикада ел саен күзәтелә торган сезонлы күрсәткеч.
Бүгенге көндә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан, Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасындагы идарәсе, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Прокуратурасы белән берлектә, шлифланган дөге, карабодай ярмасы һәм бодай онына бәяләр арту сәбәпләрен ачыклау буенча уртак эш дәвам итә.
Шулай ук 2020 елның 28 нче маена республиканың ваклап сату һәм даруханә челтәрләрендә 800 меңнән артык антисептик, 1,6 миллион пар перчатка һәм 7,9 млн. битлек исәпләнә. Шәхси саклану чараларын «Магнит», «Пятерочка», «Лента», «Метро», «Верный», «Ашан», «Перекресток», «Зельгросс», «Бәхетле», «Эдельвейс», «Августина», «Агат», «FAITRO», «Челны Хлеб», «Дуслык», «Гурман-продукт», «Светофор» челтәрләрендә һәм «Таттехмедфарм», «Планета здоровья», «Ривьера», «Саулык», «Сакура», «Фармленд», «Ева плюс», «Магнат», «Универсал» һәм «Алоэ-Фарм» даруханә челтәрләрендә сатып алырга мөмкин.
Россия Федерациясе Президентының «2025 елга кадәр чорга Россия Федерациясе Төбәк үсеше дәүләт сәясәте нигезләрен раслау турында»гы указында билгеләнгән барлык тармакларда һәм тормыш өлкәләрендә Россия төбәкләрендәге халыкларга ярдәм күрсәтү алымнарын камилләштерү мәсьәләләрендә РФ субъектларының дәүләт программасы чараларын гамәлгә ашыру тенденцияләре турында киң даирә җәмәгатьчелеккә мәгълүмат бирү бурычларына таянып, «Новости России» мәгълүмат агентлыгы һәм «Экономическая политика России» журналы редакциясе «Новости регионов России» РМА дигән төбәк яңалыклар агентлыгын оештыра: https://regioninformburo.ru/
Әлеге түләүсез мәгълүмат ресурсының максаты – Россия Федерациясе гражданнары өчен территорияләрне социаль-икътисадый һәм инвестицияле үстерү, аларның финанс тотрыклылыгын тәэмин итү һәм бәя кую стратегияләрен эшләү, эшкуарлык һәм куллану базарын, торак һәм шәһәр төзелешен үстерү, сәнәгать һәм транспорт инфраструктурасын яңарту, агросәнәгать комплексы, ТКХ, ягулык-энергетика комплексы һәм экологик иминлек системасын камилләштерү, ветеринария эшчәнлеген һәм лицензия контролен гамәлгә ашыру, сатып алулар өлкәсендәге контракт системасын һәм тарифларны, мәшгульлек һәм хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу, азык-төлек куркынычсызлыгын, табигый, мәдәни, спорт-туристлык, фәнни-белем бирү потенциалын ныгыту, Россия Федерациясендә яшәүчеләр өчен мәгълүматлаштыру һәм элемтә, ГХАТ органнары һәм нотариат, медицина ярдәме хезмәтләреннән файдалана алу мөмкинлеген һәм бу хезмәтләрнең сыйфатын арттыру, халыкны хокукый һәм социаль яклау эшендә төбәк һәм муниципаль дәүләт идарәсе органнарының, учреждениеләрнең, предприятиеләрнең һәм оешмаларның гамәлгә ашыра торган чаралары турында оператив рәвештә мәгълүмат урнаштыру. Мөһим яңалыкларны бушлай урнаштыру формасы — https://regioninformburo.ru/add-news/. Өстәмә мәгълүмат түбәндәге адрес буенча –https://regioninformburo.ru/society/portal-strategicheskogo-razvitiya-subektov-rossijskoj-federaczii-ria-novosti-regionov-rossii/.
«Новости регионов России» РМА төбәк мәгълүмат агентлыгын https://regioninformburo.ru/ формалаштыруда катнашучылар: федераль, төбәк һәм муниципаль дәүләт идарәсе органнары, шулай ук, 2014 елның 27 маендагы 136-ФЗ номерлы федераль закон өстәмәләрен исәпкә алып, барлык төр муниципаль берәмлекләрнең (авыл җирлеге, шәһәр җирлеге, муниципаль район, шәһәр округы, федераль әһәмияттәге шәһәрнең шәһәр эче территориясе, эчке бүленеше булган шәһәр округы, шәһәр эчендәге район) учреждениеләре, оешмалары һәм предприятиеләре. «Дәүләт органнары һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлеге турындагы мәгълүматтан файдалануны тәэмин итү хакында» 2009 елның 9 февралендәге 8-ФЗ номерлы федераль закон, шулай ук алар эшчәнлеген мәгълүмати ачык булу ягыннан регламентлаштыручы башка норматив-хокукый актлар нигезендә һәм халыкка ярдәм итү буенча гамәлгә ашырыла торган программаларга карата төбәк һәм муниципаль дәрәҗәдә хакимият эшчәнлеген яктырту максатларында РФ субъектлары башкарма хакимият органнары һәм муниципаль берәмлекләренең актуаль материаллары https://regioninformburo.ru/category/society/ бүлегендә тупланачак.
Әлеге түләүсез ресурсның эшләве Россия Федерациясе Конституциясе һәм федераль законнар нигезендә илнең бөтен территориясендә гражданнарның икътисадый, сәяси һәм социаль хокукларын гамәлгә ашыру өчен тигез мөмкинлекләр тудыру, аларның тормыш сыйфатын күтәрү, төбәкләрнең тотрыклы икътисадый үсешен һәм фәнни-технологик үсешен тәэмин итү, Россия Федерациясе субъектларының һәм муниципаль берәмлекләрнең баланслы һәм тотрыклы социаль-икътисадый үсеше нигезендә дөнья базарларында РФ икътисадының конкуренциягә сәләтлелеген күтәрү, шулай ук халыкны төбәк һәм җирле мәсьәләләрне хәл итүгә максималь рәвештә җәлеп итүгә мәгълүмати ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Казан федераль университеты яңа белем бирү моделен формалаштыру кысаларында Татарстан Республикасы сәнәгать секторы предприятиеләре һәм оешмаларының югары квалификацияле кадрларга булган ихтыяҗларын канәгатьләндерергә омтыла.
Республика сәнәгать һәм сәүдә тармакларында төп эш бирүчеләрнең К(И)ФУ тәмамлаган белгечләрнең алган белем сыйфаты белән канәгать калуы турында объектив мәгълүмат алу, шулай ук белем бирү процессын оештыруда яңа алымнар табу өчен югары уку йортын тәмамлаучылар арасында сораштыру үткәрелә. Әлеге сылтама буенча сораштыруда катнашырга чакырабыз.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов видеоконференцэлемтә режимында Россия Федерациясенең Германия Федератив Республикасындагы сәүдә вәкиле Андрей Соболев белән эшлекле очрашу үткәрде. Очрашу кысаларында Татарстан Республикасы һәм Германия партнерларының Germantech платформасыннан файдаланып, калдыклар белән эш итү өлкәсендәге кооперация мөмкинлекләре тикшерелде.
Әлеге очрашуда шулай ук Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков, Россия-Германия тышкы сәүдә палатасы вәкилләре Андрей Сизых, Татьяна Мацидовски һәм Юлия Грищенкова катнашты
Белешмә өчен: Germantech – Германия Федератив Республикасының (BMU) Әйләнә-тирә мохитне саклау, табигатьне саклау һәм атом-төш куркынычсызлыгы федераль министрлыгы ярдәмендә оештырылган электрон мәгълүмати-технологик платформа. Бу инициатива экологик машина төзелеше һәм инжиниринг өлкәсендә эшләүче алдынгы алман фирмаларын Россиядә җитештерү һәм технологияләр трансферы процессларына җәлеп итү инструменты буларак карала, алман һәм Россия компанияләре арасында калдыклар белән эш итү өлкәсендә элемтәләр урнаштыруга хезмәт итә.
Республиканың эре федераль һәм төбәк челтәрләрендәге бәяләрне мониторинглау нәтиҗәләре буенча 2020 елның 12-18 нче май көннәрендә кайбер социаль әһәмиятле азык-төлек товарларына бәяләр артуы ачыкланды:
- ак кәбестә – 2,7%;
- бәрәңге – 2,4%;
- алма – 2,1%;
- карабодай ярмасы – 1,5%;
- дөге – 1,5%.
Җиләк-җимеш продукциясенә бәяләр артуның төп сәбәбе – сезонлы күрсәткеч, ул республикада ел саен күзәтелә.
Бүгенге көндә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан, Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Прокуратурасы белән берлектә, бәяләр арту сәбәпләрен ачыклау өчен уртак эш дәвам итә.
Шулай ук 2020 елның 21 нче маена республиканың ваклап сату һәм даруханә челтәрләрендә 700 меңнән артык антисептик, бер миллион пар перчатка һәм 2,5 млн. битлек исәпләнә. Шәхси саклану чараларын «Бәхетле», «Эдельвейс», «Августина», «Агат», «Магнит», «Пятерочка», «Лента», «Метро», «Верный», «Ашан», «Перекресток», «Зельгросс», «FAITRO», «Челны Хлеб», «Дуслык», «Гурман-продукт», «Светофор» челтәрләрендә һәм «Таттехмедфарм», «Планета здоровья», «Ривьера», «Саулык», «Сакура», «Фармленд», «Ева плюс», «Магнат», «Универсал» һәм «Алоэ-Фарм» даруханә челтәрләрендә сатып алырга мөмкин.