Татарстан белән Төрекмәнстан суднолар төзелеше һәм су транспорты өлкәсендә хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты

2020 елның 29 сентябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов «Tуркмендениздеряйоллары» агентлыгы һәм «Диңгез сәүдә флоты» АҖ вәкилләре белән видеоконференция режимында очрашу үткәрде. 

Очрашуның төп темалары – төрекмән партнерлары белән А145Е проектының икенче тиз йөрешле пассажир судносын гамәлгә ашыру һәм ике типтагы (дизель һәм электр) елга земснарядлары сериясен бергәләшеп төзүне оештыру буенча ике яклы хезмәттәшлек турында фикер алышу, шулай ук уртак эшчәнлекнең ирешелгән нәтиҗәләрен бәяләү.

2019 елның августында Каспий икътисадый форумында «Ак Барс» СК АҖ «Туркмендениздерьяеллары» агентлыгы һәм «ССЗ «Балкан» АҖ (Төркмәнбаши шәһәре) белән суднолар төзү өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешүгә имза салынган иде, аның кысаларында Төрекмәнстан өчен суднолар төзү өлкәсендә хезмәттәшлекне җайга салу буенча актив эш алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International