ЯҢАЛЫКЛАР


12
август, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов «С.П.Титов исемендәге Яр Чаллы катыргы-кәгазь комбинаты» ЯАҖ булды, шулай ук хезмәт коллективы белән очрашты, предприятиедә барган җитештерү эшчәнлеге һәм аны модернизацияләү барышы белән танышты.

«С.П.Титов исемендәге Яр Чаллы катыргы-кәгазь комбинаты» ЯАҖ предприятиесе Россиянең целлюлоза-кәгазь сәнәгатенең иң эре ун предприятиесе арасында, Татарстан Республикасында 50 төп салым түләүчеләрнең берсе булып тора, Яр Чаллы шәһәренең икенче бюджет төзүче предприятиесе. Комбинатның милекчесе – коллектив (акцияләрнең 100% халык предприятиесе хезмәткәрләренә карый). Хәзерге вакытта предприятие катыргы, кәгазь һәм алардан эшләнмәләр: санитар-гигиена әйберләре, гофр төргәкләр җитештерә.

Проектның төп максаты – катыргы ясау машинасының (КДМ) эш тизлеген минутына 400 м башлап 600 м кадәр арттыру. Яңартылган җиһазларны эшләтеп җибәргәннән соң КДМ тизлеге минутына 620 м җиткән.


11
август, 2020 ел
сишәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәте һәм Халыкара икътисадый хезмәттәшлек банкы арасында төзелгән Килешү кысаларында сәнәгатькә ярдәм итү буенча яңа институт – Халыкара технологик үсеш фонды формалаштырылган һәм эшли башлаган.

Фонд эшчәнлеге алдынгы технологик чишелешләр трансферы проектларына һәм алар нигезендә булдырылган производстволарны локальләштерүгә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Фонд тарафыннан түбәндәге инвестиция өстенлекләре билгеләнгән: алдынгы машина төзелеше һәм приборлар төзү; социаль әһәмиятле индустрия товарлары, ресурсларны сакчыл куллану технологияләре җитештерү.

Фонд тарафыннан «Россия Федерациясендә турыдан-туры инвестицияләр» программасы кысаларында проектларны сайлап алу башланган. Нәтиҗәдә проект компанияләре капиталына кереп, финанс бирү күздә тотыла.

 

Программада катнашу шартлары:

  • мөрәҗәгать итүченең (Россия компаниясе) Россия Федерациясе территориясендә технологияләр трансферы һәм аны локальләштерү буенча йөкләмәләрне кабул итүче булуы;
  • Фонд ягыннан ярдәм күләме – 300 млн. сумнан 1000 млн. сумга кадәр;
  • Фондның проект компаниясендә катнашу өлеше – 49% кадәр;
  • керем алу дәрәҗәсе – Россия Банкының 2 процент пунктына арттырылган төп ставкасы.

 

Әлеге Программа кысаларында Фондтан проектларны финанслау өчен алынган акчалар гражданлык хокуклары объектларын (интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләрен), технологияләрнең хокук ияләреннән махсус җиһаз, шулай ук технологияләрне адаптацияләү өчен кирәкле инжиниринг сатып алуга юнәлдерелергә мөмкин.

Россия Федерациясе Хөкүмәте карары нигезендә Фонд белән идарә итү «Технологик үсеш агентлыгы» АКО тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Проектларга гаризалар кабул итү Фондның рәсми сайты аша башкарыла: мфтр.рф. Фонд белән хезмәттәшлекнең мөмкин булган форматлары буенча сорауларны һәм тәкъдимнәрне түбәндәге адрес буенча җибәрергә мөмкин: mftr@atr.gov.ru.

Сәнәгать предприятиеләренә Фонд инструментлары турында мәгълүмат бирү максатында Технологик үсеш агентлыгы 2020 елның 12 августында, 15.00 сәгатьтә ВКС форматында вебинар оештыра.

Кызыксынган очракта вебинарда катнашучылар турында мәгълүматны (ФИА, оешма, вазыйфа, e-mail, телефон) Фондның өлкән белгече – Габдрахманова Алисә адресына җибәрүегез сорала, e-mail: gabdrakhmanova@atr.gov.ru, тел.: 8 (495) 280-81-80, моб.: 8 (909) 696-06-06.

Халыкара технологик үсеш фонды презентациясе

Халыкара технологик үсеш фонды стандарты


10
август, 2020 ел
дүшәмбе

2020 елның 13-14 август көннәрендә Казан шәһәрендә «Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумы» халыкара компетенцияләр үзәге» ДАҺБУ базасында «Һөнәре буенча иң яхшысы» россиякүләм һөнәри осталык конкурсының «Иң яхшы веб-мультимедиа кушымталарын эшләүче» номинациясендә республика этабы узды.

Конкурс үткәрүнең максаты – хезмәткәрләрнең югары квалификацияле хезмәт дәрәҗәсен күтәрү, аларның казанышларын һәм алдынгы тәҗрибәсен пропагандалау. Конкурс онлайн-платформада ярышларны дистанцион форматта уздырудан гыйбарәт, ул конкурста катнашучыларның теоретик белемнәрен һәм практик биремнәрне үтәүләрен тикшерү өчен конкурс биремнәрен үтәүне күздә тота.

Конкурста җиңүче «Һөнәре буенча иң яхшысы» россиякүләм һөнәри осталык конкурсының федераль этабында «Иң яхшы веб-мультимедиа кушымталарын эшләүче» номинациясендә катнаша. «Һөнәре буенча иң яхшысы» россиякүләм һөнәри осталык конкурсының приз фонды: 300 мең сум – беренче урыннарны алучыларга, 200 мең сум – икенче урыннарны алучыларга һәм 100 мең сум – өченче урыннарны алучыларга.

Конкурс турында мәгълүмат әлеге сылтама буенча урнаштырылган:  https://digital.tatarstan.ru/respublikanskiy-etap-vserossiyskom-konkurse.htm.

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә компанияләренең IT-белгечләрен әлеге конкурста катнашырга чакырабыз.

«Татэнергосбыт» АҖ үз клиентларын – физик затларны #МыЗаОнлайн акциясендә катнашырга чакыра.

Бүген өйдән чыкмыйча гына коммуналь хезмәтләргә түләү мөмкинлеге бик актуаль, ләкин өлкән буын кешеләренең күбесе мондый хезмәтләрдән ничек файдаланырга икәнлеген белми, шуңа күрә дә әлегә кадәр почта бүлекчәләрендә һәм банкларда озын чиратлар саклана.  

«Татэнергосбыт» АҖ яшьләрне һәм урта яшьтәгеләрне якыннары турында кайгыртырга һәм үз әниләрен, әтиләрен, әбиләрен, бабайларын өйләреннән чыкмыйча гына компания белән хезмәттәшлек итәргә өйрәтергә өнди. 

Акциядә катнашу өчен:

  1. «Татэнергосбыт»нең Instagram – tatenergosbyt социаль челтәрендәге рәсми сәхифәсенә язылырга;
  2. Үзеңнең өлкән туганнарың, дусларың һәм танышларың белән «Татэнергосбыт» АҖнең шәхси кабинетында яисә «Татэнергосбыт» АҖ мобиль кушымтасында түләү һәм исәпләү приборлары күрсәткечләрен тапшыру турында өйрәтә торган видео төшерергә;
  3. Әлеге роликны #МыЗаОнлайн хештегы белән социаль челтәргә урнаштырырга һәм @tatenergosbyt дип билгеләргә;
  4. Матбугат үзәгенә  pc@tatenergosbyt.ru электрон почтасына анкета, катнашучының шәхси белешмәләрен эшкәртүгә ризалык һәм видеороликка сылтама җибәрергә кирәк.

Акциядә катнашу өчен мәҗбүри шартлар:

  1. 2020 елның 1 августыннан 2020 елның 30 ноябренә кадәр «Татэнергосбыт» АҖнең шәхси кабинетында (сайтта яки мобиль кушымтада) теркәлергә;
  2. Электрон квитанциягә язылырга;
  3. Акция үткәрү чорында торак-коммуналь хезмәтләр өчен счет-квитанциядә күрсәтелгән суммаларның кимендә дүртесен тулы күләмендә түләргә;
  4. Исәпкә алу приборлары күрсәткечләрен «Татэнергосбыт» АҖ шәхси кабинеты яки мобиль кушымтасы аша кимендә дүрт тапкыр тапшырырга;
  5. «Татэнергосбыт»нең Instagram – tatenergosbyt социаль челтәрендәге рәсми сәхифәсенә язылырга.

Шулай ук, акциядә катнашу өчен мәҗбүри шартларның берсе – нәтиҗәләр ясаганда электр энергиясе өчен бурычлар булмаска тиеш.

Балигъ булмаган затлар акциядә бары тик законлы вәкилнең язма ризалыгы белән генә катнаша ала.

Акциягә йомгак ясау һәм кыйммәтле бүләкләр тапшыру тантанасы 2020 елның декабрендә узачак.

Акциянең тәртибе һәм шартлары белән «Татэнергосбыт» АҖ рәсми сайтында танышырга мөмкин – tatenergosbyt.ru/Матбугат үзәге/Конкурслар/ #МыЗаОнлайн, шулай ук видеоанонс: https://www.youtube.com/watch?time_continue=39&v=9AHCly8RfW8&feature=emb_logo.


8
август, 2020 ел
шимбә

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү» илкүләм проекты кысаларында оештырылган «Процесслар фабрикасы»нда булды.

«Процесслар фабрикасы» өйрәтә торган җитештерү мәйданчыгы булып тора, анда реаль җитештерү процессында катнашучылар сакчыл җитештерү инструментларын куллану һәм җитештерүне оптимизацияләү тәҗрибәсен ала, шулай ук җитештерү эшчәнлегенең операция һәм икътисадый күрсәткечләренә ничек йогынты ясавына төшенә.

Сакчыл җитештерүдә процесс җиһазларның оптималь урнашуын тәэмин итү, продукция җитештерү өчен вакыт һәм чараларның чыгымнарын киметү максатында чимал һәм материалларның аның аша узуын тәэмин итү оештырыла.

«Процесслар фабрикасы» Татарстан Республикасы Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә Төбәк компетенцияләр үзәге («Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы энергия саклау технологияләре үзәге» ДАУ) базасында оештырылган һәм 2020 елның 30 июлендә «Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә федераль компетенцияләр үзәге» АКО сертификациясен уңышлы узган.

 Предприятиеләрне «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм» илкүләм проектында катнашырга чакырабыз.


7
август, 2020 ел
җомга

2020 елның 7 августында Зеленодольск шәһәрендә Россиядә беренче булып сыекландырылган табигый газда эшләүче «Чайка-СПГ» пассажир йөрү судносын суга төшерү тантанасы булды. Теплоход «Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе» АҖ составына кергән А.М.Горький исемендәге Зеленодольск заводы тарафыннан, «Газпром» ГАҖ белән берлектә, сыегайтылган табигый газда эшли торган елга судноларын төзү буенча сынау проектын гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән. Проектант булып «Зеленодольск проект-конструкторлык бюросы» АҖ катнашкан.

Тантанада Россия Хәрби диңгез флотының Баш Җитәкчесе урынбасары, вице-адмирал Игорь Мөхәммәтшин, Каспий флотилиясе җитәкчесе рынбасары Игорь Смирнов, РФ Оборона министрлыгының Дәүләт оборона заказы департаменты вәкиле Донат Голыгин, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Суднолар төзү сәнәгате һәм диңгез техникасы департаменты директоры Борис Кабаков, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов катнашты.

«Чайка-СПГ» сәяхәт судносы 2020 елның февралендә төзелә башлаган. Аның озынлыгы – 58,8 м, киңлеге – 10,8 м, пассажир сыйдырышлылыгы – 176 кешегә кадәр. Теплоход заманча кондиционерлау һәм җылыту системалары белән җиһазландырылган, биш телдә сөйләүче «Аудиогид» системасы белән тәэмин ителгән. Суднодан панораманы күзәтү мөмкинлеге бар, ул тәбәнәк күперләр, мәсәлән, Казан шәһәренең Киров күпере астыннан уза ала.

Бу Россиядә үзебезнең комплект әйберләрдән файдаланып, сыекландырылган табигый газда судно төзү буенча беренче тәҗрибә. Сыекландырылган табигый газны ягулык сыйфатында куллану өчен теплоходта һәрберсе 6,7 м3 күләмендә 2 криоген савыт урнаштырылган.

«Газпром газ-мотор ягулыгы» компаниясе судноны ягулык салу өчен сыекландырылган табигый газ белән тәэмин итәчәк. Моның өчен 16 тонна ягулык ташуга исәпләнгән күчмә криоген автотәэмин итү чарасы (КриоПАГЗ) кулланылачак. А.М.Горький исемендәге Зеледонольск заводы территориясендә ягулык белән тәэмин итү чарасын урнаштыру өчен мәйданчык билгеләнгән һәм барлык кирәкле техник шартлар да тудырылган.

Төрле билгеләнештәге елга судноларында табигый газны мотор ягулыгы сыйфатында куллануның максатка ярашлылыгы аның иң яхшы экологик характеристикалары, традицион ягулык төрләрендәге шундый ук двигательләр белән чагыштырганда, арзанрак бәяле һәм двигательләрнең тузу дәрәҗәсе түбән булуы белән билгеләнә. Табигый газга күчү аннан файдаланучы компанияләргә эчке су транспортында пассажирлар йөртүнең үзкыйммәтен киметергә мөмкинлек бирәчәк.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан Республикасы «Газпром» ГАҖнең бүлендек бүлекчәләре белән берлектә транспортның төрле төрләрендә һәм сәнәгатьнең төрле тармакларында табигый газ куллануны киңәйтү буенча системалы эш алып барыла торган беренче төбәкләрнең берсе булды.


6
август, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Казанда «Хезмәт батырлыгы предприятиесе» проекты башланып китте, ул татарстанлыларның хезмәт батырлыгын олылау, һәр предприятиенең Бөек Җиңү эшенә керткән өлешен билгеләп үтү өчен кирәк. Проектның инициаторы – Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы.

Казанның 10 сәнәгать предприятиесе биналарына керү юлында истәлек такталары урнаштырылачак. Һәр тактада сугыш вакытында предприятие эше турында кыскача мәгълүмат булачак.

«Бөек Ватан сугышы елларында безнең заводларда фронт өчен стратегик мөһим продукция җитештерелгән. Бүген безгә Казан сәнәгать предприятиеләренең уртак җиңүгә керткән өлеше турында истәлекне мәңгеләштерү мөһим», – дип сөйләде ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елның 2 июлендә Россиянең «Җиңү» оештыру комитеты утырышы нәтиҗәләре буенча, Россия Президенты Владимир Путин указы белән Татарстан башкаласы илнең башка 18 шәһәре арасында «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исемгә лаек булды.

«Хезмәт батырлыгы предприятиесе» истәлек такталарын Казан оптика-механика, Казан электротехника, Казан дәүләт казна дары һәм Казан вертолет заводларында, шулай ук «Элекон», «Вакууммаш», «Туполев» филиалы – С.П.Горбунов исемендәге авиация заводында, Дәүләт химия сәнәгате фәнни-тикшеренү институтында, Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе һәм Казан ГИПРОНИИАВИАПРОМ предприятиесендә урнаштыру ниятләнә.


3
август, 2020 ел
дүшәмбе

2020 елның 3 августында Казан шәһәре Башкарма комитетында һәм «Яңа Тура» технополисында Татарстан Республикасы сәүдә үзәкләре һәм базарлары вәкилләре белән «Товарларны мәҗбүри маркалау мәсьәләләрен гамәлгә ашыру өлешендә дәүләт хакимияте органнарының үзара хезмәттәшлеге механизмы» темасына киңәшмә узды. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров, Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының кулланучылар базарын үстерү бүлеге башлыгы Иван Леонов, Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе һәм «Честный знак» компаниясе вәкилләре катнашты.

– Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы атна саен Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары – статс-секретарь Виктор Леонидович Евтухов рәислегендә уза торган, товарларны идентификация чаралары белән зарури маркалауны гамәлгә кертү мәсьәләсенә багышланган селектор киңәшмәсендә катнаша. Бер ай элек республиканың дәүләт органнары һәм эшкуарлык җәмәгатьчелеге катнашында шундый киңәшмә үткәрелде. Без маркаланган товарлар базарында теркәлгән катнашучылар күләмен арттыруда уңай динамика күрәбез. Бу юнәлеш буенча эшне көчәйтергә кирәк дип саныйбыз, – диде Герман Лернер үзенең сәламләү сүзендә.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елның 1 июленнән маркаланмаган аяк киемен җитештерү, импортка чыгару, күпләп һәм ваклап сату тыела. Базарда катнашучылар өчен товар турында мәгълүматларны «Честный знак» маркалау системасына кертү мәҗбүри.

Маркалау процессына әйләнештә катнашучыларның барысы да: аяк киеме товарлары җитештерүчеләр, импортерлар, ваклап сату һәм күпләп сату оешмалары да керә.

Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан расланган 2018 елның 3 сентябрендәге Методик күрсәтмәләр нигезендә, аяк киеме товарларына «Аяк киеме» товар төркеме продукциясе керә. Аңа төрле аяк киемнәре, шул исәптән галошлар һәм махсус аяк киемнәре дә керә. Фасон һәм үлчәм, аяк киеменең билгеләнеше, аны җитештерү ысулы һәм яки аяк киеме әзерләнгән материал кебек параметрлар маркалау кысаларында әһәмияткә ия түгел.

Базарда катнашучыларга башта калдыкларны маркалау һәм фәкать маркаланган товарны гына тулы әйләнешкә кертү өчен билгеле бер вакыт бирелде. Базарның һәр катнашучысы «Честный знак» маркалау системасына кушылырга, маркалау кодларын алырга һәм барлык аяк киеме товарларын маркаларга өйрәнергә тиеш.

Аяк киемен маркалауны гамәлгә кертү өч зур этаптан тора:

1 нче этап. 2020 елның 1 июленнән – аяк киемен мәҗбүри маркалый башлау.

Ягъни 1 июльдән маркаланмаган аяк киемен җитештерү һәм импортка озату, шулай ук күмәртәләп һәм ваклап сату тыела. Җитештерү, импорт, күпләп һәм ваклап сату турында мәгълүматларны «Честный знак» маркалау системасына тапшыру мәҗбүригә әйләнә.

2 нче этап. 1 августтан башлап 2020 елның 1 июленә кадәр сатып алынган товарларны маркаламыйча импортка кертү тыела.

Мондый товарларны 2020 елның 1 августына кадәр маркаларга кирәк.

3 нче этап. 2020 елның 1 сентябренә 2020 елның 1 июленә кадәр җитештерелгән яки сатып алынган аяк киеме калдыкларын маркалау өлеше тәмамлана.

1 сентябрьгә складларда булган барлык калдыкларны дөрес итеп сату өчен аларны маркалап өлгерергә кирәк.

1 сентябрьдән соң маркаланмаган аяк киемен сату тулысынча тыела.


30
июль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

2020 елның 30 июлендә Татарстан Республикасы белән Венгрия арасында хезмәттәшлек буенча эшче төркемнең беренче утырышы узды. Татарстан Республикасы ягыннан эшче төркемне Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары, Татарстан Республикасы ягыннан рәистәш Герман Лернер, ә Венгрия ягыннан – Венгриянең Казандагы Генераль консулы, Венгрия ягыннан рәистәш Адам Штифтер җитәкли.

Конференция барышында үзара файдалы хезмәттәшлекне алга таба үстерү мәсьәләләре, аерым алганда, сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек өлкәсендәге мәсьәләләр каралды һәм ике илнең дә сәүдә-сәнәгать палаталары арасындагы хезмәттәшлекнең мөһим булуы ассызыкланды.

– Венгрия Татарстан өчен өстенлекле партнер булып тора. Татарстан Республикасы мәгълүмат-коммуникация технологияләре өлкәсендә ике якның да үзара хезмәттәшлеген ныгыту белән кызыксына, шул исәптән программа продуктларын эшләү, мәгълүмат-коммуникация чишелешләре һәм хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә дә, – дип ассызыклады Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер.

Венгриягә «Татнефть» ГАҖ ресурсларыннан, Венгриянең иң эре нефть-газ компаниясе – МOL GROUP өчен нефть һәм газ продуктлары китерелә, әлеге нефть компаниясе белән «Татнефть» ГАҖ озак чорлы партнерлык мөнәсәбәтләре бәйли. «Татнефть» ГАҖ компаниясе Россия Федерациясе территориясендә һәм аннан читтә геологик разведка проектларында уртак катнашу мөмкинлекләрен өйрәнү, нефть чыгару, әйләнә-тирә мохитне саклау технологияләрен куллану өлкәсендә хезмәттәшлек итәргә тели.

2020 елның гыйнварында әлеге компанияләр хезмәттәшлек турында беркетмә имзалаган.

Шулай ук Венгриягә «Казаноргсинтез» ГАҖ, «ТАТСПИРТПРОМ» АҖ, «Ай-Пласт» ҖЧҖ предприятиеләре дә үз продукциясен китерә.

Татарстан белән Венгрия арасында сәүдә-икътисад, инвестиция һәм фәнни-техник хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре арасында Герман Лернер сәнәгать, сәламәтлек саклау, мәгариф, туризм, авыл хуҗалыгы, шулай ук мәгълүмат технологияләре өлкәсендә кооперация элемтәләренең алга таба үсешен билгеләп үтте.


29
июль, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасына эш визиты кысаларында Казакъстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Скляр җитәкчелегендәге Казакъстан Республикасы делегациясе «КАМАЗ» ГАҖ предприятиесендә булды. Визитның төп максаты – «КАМАЗ» ГАҖ һәм Казакъстан Республикасы арасында стратегик хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре.

Делегацияне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов озата йөрде. Мөхтәрәм кунаклар двигательләр заводын һәм «КАМАЗ» ГАҖ Фәнни-техник үзәген карады, анда аларга «КАМАЗ»ның яңа модель рәтен күрсәттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International