ЯҢАЛЫКЛАР


29
июль, 2020 ел
чәршәмбе

Ford Sollers белән Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы озак еллар дәвамында хезмәттәшлек итә, шушы вакыт эчендә Ford Transit базасында ясалган ашыгыч медицина ярдәме автомобильләре үзләрен яхшы яктан күрсәткән. Министрлыктан беренче заказ 2012 елда алынган булган, ә соңгы 3 елда Ford Sollers төбәк ихтыяҗлары өчен 300гә якын ашыгыч медицина ярдәме автомобиле җитештергән. Ни өчен Ford Transit дигәндә, ул автомобильләрнең югары дәрәҗәдә ышанычлы булуы белән аерылып тора, алар Россия шартларында эксплуатацияләүгә тулысынча җайлаштырылган, заказчы таләпләренә һәм ихтыяҗларына туры китереп җиһазлау мөмкинлегенә ия, шулай ук түбән бәяле сервис һәм югары дәрәҗәдә хезмәт күрсәтү үсеш алган дилер челтәре бар.

 Автомобильләр озын базалы, 2,2 л (125 ат көче) күләмендәге дизель двигателе һәм 6 баскычлы механик көйләү тартмасы булган, алгы көпчәкләре йөртә торган Ford Transit күчмә металл фургоны базасында җитештерелгән. 

 «В» класслы ашыгыч медицина ярдәме автомобильләре РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы таләпләренә туры китереп заманча җиһазлар белән җиһазландырылган. Автомобиль комплектациясенә үпкәләрне ясалма вентиляцияләү аппараты, дефибриллятор, микропроцессор идарәсе һәм дистанцион мәгълүмат тапшыру мөмкинлеге булган ЭКГ автоматик эшкәртү мөмкинлегенә ия электрокардиограф, пациентларны транспортлау өчен арба-каталка һәм башка кирәкле җиһазлар керә. Автомобильләрне югары технологияле җиһазлау ГЛОНАСС спутник навигациясе системасы һәм планшет компьютерлар белән тулыландырыла. Автомобильләрдә реанимация һәм интенсив терапия үткәрү өчен барлык шартлар да тудырылган.


28
июль, 2020 ел
сишәмбе

Татарстанда «ВПТ» компаниясе технологияләрен кулланып, тузуга чыдам катлам ясау үзәген оештыру планлаштырыла. «ВПТ» компаниясе президенты Вячеслав Монастырский белән узган киңәшмәнең көн тәртибендәге төп мәсьәлә әлеге проектны гамәлгә ашыру буенча фикер алышудан гыйбарәт булды, чараны Татарстан Республикасы Вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов үткәрде.

Проектның максаты – җитештерүнең конкрет шартларына яраклаштырылган, хәрби һәм граждани билгеләнештәге махсус материалларны эшкәрткәндә кулланыла торган кисә һәм штамплый торган каты өслекле коралны ныгыту өчен технологик комплексларның һәм технологияләрнең сәнәгый үрнәкләрен эшләү. Технологиянең асылы – әлеге катламны алга таба модификацияләп, PVD алымы белән күп катлы итеп яки градиент катламы ясау.

Эшләнелә торган технологиянең кайбер өстенлекләре бар, әйтик: каты өслекле коралларның ныклыгын арттыру, катлам бәясен киметү һәм төзелә торган технологик комплексның югары җитештерүчәнлеге (елына бер миллион берәмлек каты өслекле кисү пластиналары һәм елына 150 мең берәмлеккә кадәр – каты өслекле күчәр коралы).

Бүгенге көндә Россиядә бу технологиянең аналоглары юк.


25
июль, 2020 ел
шимбә

Хөрмәтле Татарстан Республикасы сәүдә предприятиеләре хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән Сезне һөнәри бәйрәмегез – Сәүдә хезмәткәрләре көне белән котлыйм!

Бүгенге тормышта сәүдә икътисадның мөһим тармакларының берсе, җәмгыятьнең икътисадый байлыгы, кешеләрнең тормыш дәрәҗәсе күрсәткече булып тора. 

Бүген Татарстанның кулланучылар базары өлкәсендә төрле форматтагы 17 меңнән артык ваклап сату предприятиесе эшли. Республика ваклап сату әйләнеше күләме буенча лидер-төбәкләр арасына керә.

Сәүдә булдырылган эш урыннары саны буенча алдынгыларның берсе булып тора. Республика икътисадында хезмәт куючыларның 15,9%ы сәүдә өлкәсендә эшләүчеләр өлешенә туры килә.

Хәзерге заман кешесенең тормышын сәүдә предприятиеләреннән башка күз алдына китереп тә булмый. Сез башкарган эшчәнлек – көндәлек. Кешеләрнең кәефе һәм яшәеш шартлары, көнкүреше күп очракта Сезнең һөнәри осталыкка, Сез күрсәтә торган хезмәтләр сыйфатына, Сез биргән күңел җылысына һәм Сез күрсәткән сабырлыкка бәйле.

Сәүдә хезмәткәренең эше беренче карашка гына җиңел булып тоелырга мөмкин. Монда белем һәм компетентлы булу таләп ителә, җаваплы һәм фидакарь булу зарур, инициатива күрсәтергә, хәтта иҗат кешесе дә булырга кирәк. Ә иң мөһиме, кешеләр белән эшли белү: сабыр, мәрхәмәтле, игътибарлы һәм ягымлы булу шарт.

Сезнең һөнәрегез һәрвакыт кирәкле булсын һәм яхшы түләнсен, эшегез канәгатьлек хисе һәм муллык алып килсен, йортыгызда тынычлык һәм иминлек булсын, ә тормышыгыз мәхәббәт һәм бәхет белән тулсын. Җәмгыять файдасына һәм гаиләгез хакына уңышлы хезмәт телим Сезгә.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов


24
июль, 2020 ел
җомга

Казан вертолет заводы хезмәткәрләре «Вертолеты России» холдингының «Яшь профессионаллар – 2020» һөнәри осталык буенча корпоратив чемпионатында «Тормыш циклы белән идарә итү» компетенциясендә беренче урын яулаган. Ярышлар дистанцион режимда узган.

Әлеге компетенциядә җиңү өчен КВЗ, Ростертол һәм М.Л.Миль һәм Н.И.Камов исемендәге вертолет төзелеше илкүләм үзәге командалары көрәшкән. Казан вертолет заводы данын 9 кеше яклаган, команда лидеры һәм 2 эксперт катнашкан. Ярыш кысаларында барлык чаралар да онлайн-платформада узган, шул исәптән, инструктаж, проект төркемнәре эше, экспертлар белән сессияләр дә. 

Катнашучыларга Ансат, Ми-171А2 яки Ми-28 вертолетларында вибрацияне киметү проектын эшләргә кирәк булган. КВЗ хезмәткәрләре Ансат өчен вибрация киметү системасын тәкъдир иткән. Проектны яклау шулай ук читтән торып уздырылган. Казан вертолет төзүчеләре проекты иң яхшысы дип табылган.

Хәзер КВЗ командасына Ростех дәүләт корпорациясенең RostecSkills сайлап алу чемпионатында үз квалификациясен расларга туры киләчәк. Җиңү яулаган очракта, предприятие хезмәткәрләре WorldSkills HiTech сәнәгатенең югары технологияле тармакларының төп эшче һөнәрләре буенча һөнәри осталык чемпионатында катнашу өчен дәүләт корпорациясе җыелма командасына керәчәк.

Шулай ук быел «Вертолеты России» холдингының һөнәри осталык буенча корпоратив чемпионаты кысаларында КВЗ мәйданчыгында «Производствода авиация техникасы эшләнмәләре җыю» компетенциясе буенча ярышлар узачак.

Казан вертолет заводы хезмәткәрләре төрле дәрәҗәдәге һөнәри осталык конкурсларында күп тапкырлар җиңү яулаган. 2018-2019 елларда КВЗ вәкилләре WorldSkills Hi-Tech чемпионатының көмеш медальләренә ия булган. 2019 елда предприятие командасы, Ростех беренчелегендә чыгыш ясап, WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатында алтын медаль яулаган.

2014 елдан башлап КВЗ WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык чемпионатларында актив катнаша һәм яшь профессионаллар хәрәкәтенә ярдәм итә. Предприятие җиһазлар, инструментлар бирә, төбәк һәм федераль чемпионатларны оештыруда ярдәм итә.


19
июль, 2020 ел
якшәмбе

Хөрмәтле Татарстан Республикасы металлургия тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үземнән Сезне һөнәри бәйрәмегез – Металлург көне белән тәбрик итәм!

Заманча халыкара стандартлар буенча продукция җитештерүче предприятиеләр тәкъдим иткән металлургия сәнәгате республиканың сәнәгать секторында мөһим роль уйный. Татарстанның металлургия тармагындагы эре предприятиеләр республиканың бөтен территориясендә: Әлмәттә, Зеленодольскта, Яр Чаллыда, Кукмарада һәм Казанда эшли. 

Заманча чынбарлык Татарстан металлурглары өчен җитди һәм күп планлы бурычлар билгели. Шуларның иң мөһиме – сакчыл җитештерү инструментлары, санлы технологияләр кертү, «Хезмәт җитештерүчәнлеген һәм халыкны эш белән тәэмин итүне арттыру» илкүләм проекты кысаларында продукцияне диверсификацияләү исәбенә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру, бу исә тармактагы предприятиеләрнең күп нәрсәдә конкуренциягә сәләтле булу дәрәҗәсен арттырырга ярдәм итәчәк.

Металлург булу – үзе өчен мактаулы, әмма бик авыр хезмәтне аңлап сайлаган, чып-чын батыр һәм түземле кеше булу дигән сүз. Машиналар һәм агрегатлар белән идарә иткәндә, домна мичләре һәм прокат станнары янында басып торганда, металлурглар чын мәгънәсендә Татарстан Республикасының куәтен "суга" һәм аның стратегик өстенлеген күрсәтә. Сезнең һөнәри осталык һәм хезмәт сөючәнлегегез, югары җаваплылык, үз эшегезгә бирелгән һәм тугры булуыгыз республикабызның оборонага сәләтлелеге һәм икътисадый үсеше өчен нигезе булып тора.

Бүген металлургия кризисның иң көчле бәрелешләрен үз җилкәләрендә сыный, һәм тормышларын металл белән бәйләгән һәркемгә ныклык һәм оптимизм, иртәгәсе көнгә ышаныч һәм авыр хезмәтегезгә лаеклы бәя бирелүен телим. Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек һәм бәхет телим, тармактагы тотрыксызлык чорлары яңа үсеш һәм казаныш чорларына тизрәк алмашынсын!

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов


16
июль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән «ТВЭЛ» АҖ компаниясе югары технологияле тармакларда хезмәттәшлек итү буенча онлайн-конференцияләр үткәрде. Чарада Росатомның Ягулык дивизионы вәкилләре, Татарстанның эре сәнәгать, энергетика һәм инжиниринг компанияләре менеджменты, шулай ук мәгариф һәм фән өлкәсе җитәкчеләре катнашты.

Конференциянең рәистәшләре – «ТВЭЛ» АҖ стратегия һәм маркетинг буенча вице-президенты Илья Галкин, шулай ук Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Тимур Саматов. Чарада төбәктәге бизнес-җәмәгатьчелек ягыннан «Татнефть» ГАҖ, «КАМАЗ» ГАҖ, «Казан вертолет заводы» ГАҖ, «ТГК-16» АҖ, «Сетевая компания» ААҖ, «Цифрлы технологияләр үзәге» АҖ, «ТАГРАС-ЭНЕРГОСЕРВИС» ҖЧҖ, «Татнефть-Нефтехим» идарәче компаниясе» ҖЧҖ, «Нижнекамскнефтехим» ГАҖ, «КОРИБ» төркеме, «КЭР-Холдинг» ИК» ҖЧҖ, «Татэнерго» АҖ кебек эре компанияләрнең вәкилләре һәм башкалар катнашты.

«ТВЭЛ» АҖ һәм аның бүлендек компанияләре – махсус тармак интеграторларының бизнес – юнәлешләре җитәкчеләре Росатом Ягулык дивизионында атом-төш булмаган бизнесларны үстерүнең аддитив технологияләр, энергия туплау системалары, махсус химия, металлургия, ягулык-энергетика комплексы өчен җайланмалар кебек төп стратегик юнәлешләрен җентекләп тәкъдим итте.

Чара барышында күп кенә мәсьәләләр буенча да кызыксындыргыч сөйләшү булды. Аддитив технологияләрне үстерү һәм гамәлгә кертү темасы, шулай ук Ягулык компаниясенең Россиядә аддитив производство үзәкләре челтәрен оештыру проекты да чарада катнашучыларда аеруча зур кызыксыну уятты. Асылда, А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты ректоры Альберт Гыйльметдинов «РусАТ» ҖЧҖ һәм «Металлургия» бизнес-юнәлеше вәкилләрен, материаллар җитештерү һәм 3D-басма өлкәсендәге перспектив эшләнмәләрне күрсәтү өчен, профильле лабораторияләргә чакырды, визит турында башлангыч килешү төзелде. Перспектив юнәлешләр арасында шулай ук Росатом җитештергән тупланма энергияне төрле секторларда (энергетика, электр транспорты һ.б.) куллану, Татарстанның машина төзелеше кластеры предприятиеләре тарафыннан ягулык компаниясенең металлургия продукциясен куллану, металл эшкәртү һәм башка секторларда хезмәттәшлек итүе дә билгеләп үтелде.

Яклар, эпидемиологиягә бәйле хәл рәтләнү белән, предприятиеләрнең һәм тикшеренү үзәкләренең сәнәгать мәйданчыкларына барып, Росатом Ягулык дивизионының тулы канлы бизнес-миссиясе оештырылуына уртак мәнфәгать булуы турында ассызыклап уздылар. 


15
июль, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы 2020 елның 15 июлендә «Глобальный партнёр» компаниясе» ҖЧҖ гамәлгә куйган һәм аны җитәкләгән Илдус Хәмзә улы Җәләевнең вафат булуы турында хәбәр итә.

Илдус Хәмзә улы медицина сәнәгатен үстерүгә зур өлеш кертте – медицина битлекләре өчен комплект өлешләр җитештерү компаниясен җитәкләде, әлеге компания үз өлкәсендә Татарстан Республикасында бердәнбер иде. Илдус Хәмзә улы турындагы хәтер югары профессиональлек, тормыш сөючәнлек һәм оптимизм өчен хөрмәт иткән искиткеч кеше буларак безнең йөрәкләрдә мәңгегә калачак.

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Илдус Хәмзә улының туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.


14
июль, 2020 ел
сишәмбе

Хөрмәтле монополиягә каршы көрәш органнары ветераннары һәм хезмәткәрләре!

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үземнән Сезне һөнәри бәйрәмегез – Монополиягә каршы көрәш органнарында эшләүчеләр көне белән котлыйм!

Менә инде өч дистә ел дәвамында Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәте төрле базарларда, шул исәптән сәнәгать һәм азык-төлек сегментында да, көндәшлекле мохитне үстерү һәм яклау буенча мөһим дәүләт бурычын үти. Монополизм һәм намуссыз конкурентлыкка каршы көрәш республика һәм тулаем ил икътисадының прогрессив үсешенә нигез булып тора. Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы бу Хезмәт белән озак еллар хезмәттәшлек итү дәверендә барлыкка килгән җылы багланышларны югары бәяли, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтенең Татарстан Республикасындагы идарәсе арасында нәтиҗәле хезмәттәшлек киләчәктә дә ныгыр, дигән ышаныч белдерә.

 Сезгә һәм Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе коллективына нәтиҗәле эшчәнлек, барлык башлаган эшләрегездә уңышлар, шулай ук кешечә гади сөенечләр, сәламәтлек һәм иминлек телим!

 Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов


11
июль, 2020 ел
шимбә

Бүген 74 нче яшендә «Казанский ГипроНИИавиапром» ЯАҖ генераль директоры Борис Тихомиров вафат булган.

Борис Иванович бөтен гомерен «Казанский ГипроНИИавиапром»га багышлады, үз эшенә бирелеп хезмәт итте. 1970 елда Мәскәү энергетика институтын тәмамлап, карьерасын «ГипроНИИавиапром»ның Казан филиалының инженер һәм баш белгече итеп башлый, 1994 елда генераль директор булып эшли.

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Борис Ивановичның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.


10
июль, 2020 ел
җомга

Бу эш кысаларында 2020 елның 10 нчы июлендә Татарстан Республикасы Арбитраж суды утырышы булды, анда «ВЭБ РФ» ДКР һәм «АММОНИЙ» АҖ арасында дөньякүләм килешү расланды.

Нәтиҗәдә, предприятие яңа милекче – «Азот» ҖЧҖ ия була һәм узган елның көзендә башланган банкротлык процедурасын тәмамлый. 

«Аммоний» АҖ үз эшчәнлеген планлы режимда дәвам иттерә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International