Татарстан Республикасының Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә төбәк компетенцияләр үзәге бөтен ил буенча иң яхшы унлыкка эләккән

2020 елның 23 октябре, җомга

Татарстан Республикасы Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру буенча ил рейтингында иң яхшы унлыкка кергән.

Мондый нәтиҗәләргә «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы энергия саклау технологияләре үзәге» ДАУ базасында оештырылган Татарстан Республикасы Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә төбәк компетенцияләр үзәге эше нәтиҗәсендә ирешелгән. Шулай ук агымдагы елның июлендә Төбәк компетенцияләр үзәгендә «Процесслар фабрикасы» эшчәнлеккә өйрәтү мәйданчыгы ачылган һәм сертификацияләнгән.

«Предприятиеләрдә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга адреслы ярдәм» проекты буенча рейтингта алынган урын төп критерийларга бәйле. Шул исәптән Төбәк компетенцияләр үзәге эше белән канәгатьләнү дәрәҗәсе, үрнәк агымнар булдыру, проектларны гамәлгә ашыру графигын үтәү, шулай ук тәмамланган проектлар саны буенча планны үтәү.

Төбәк компетенцияләр үзәге исәбендә төзелеш, химия сәнәгате, металлургия, азык-төлек сәнәгате, транспорт, машина төзелеше предприятиеләрендә уңышлы тәмамланган 24 сынау проекты (булдырылган үрнәк агымнар – 21). Гамәлгә ашыру процессында тагын 14 сынау проекты бар.

MAGRAM Market Research тарафыннан 2020 елда үткәрелгән бәйсез аудит нәтиҗәләре буенча, «ФЦК» коммерциясез автоном оешмасы биреме буенча, Татарстан Республикасы предприятиеләренең Төбәк компетенцияләр үзәге экспертларының эше белән канәгатьләнү дәрәҗәсе 92% тәшкил итә дип билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International