2020 елның 24 октябрендә «Кукмара киез итек-киез комбинаты» АҖ территориясендә предприятие хезмәткәрләре һәм хезмәт ветераннары өчен истәлекле вакыйга булды – атаклы шәхесләргә, язмышлары киез җитештерү тарихына бәйле кешеләргә, 1867 елдан башлап төрле чорларда предприятие белән идарә иткән җитәкчеләргә багышланган мемориаль такта һәм «Кукмара киез итек-киез комбинаты» АҖ элеккеге генераль директоры Әхмәтшин Шамил Михәйдәр улы истәлегенә сын ачу тантанасы узды.
Шамил Михәйдәр улы уникаль производствоны һәм эш коллективын саклап кала, сыйфаты буенча Россиядә тиңе булмаган диярлек киез һәм киез эшләнмәләр җитештерү эшчәнлеген үзгәртеп корып, аны модернизацияли алган, тармак үсешенә һәм уникаль производствоны камилләштерүгә зур өлеш керткән. Бүген «Кукмара киез итек-киез комбинаты» АҖ Россиядә киез итек, киез аяк киеме, табигый йоннан эшләнмәләр җитештерү буенча Россиядә генә түгел, читтә дә киң танылган әйдәп баручы предприятие. Комбинат даими үсештә: традицияләрне саклап, җитештерү технологиясен камилләштерә, модалы тенденцияләрне кертеп, җитештерелә торган продукция ассортиментын киңәйтә.
Әхмәтшин шәхесе аның иҗади мәнфәгатьләренең төрлелеге белән билгеле, шуларның берсе – комбинат тарихын «Кукмара итекләре» китабында чагылдыру, аны Шамил Михәйдәр улы 2016 елда чыгарып өлгергән. Бай архив материалы һәм китапның тарихи фотодокументалистикасы бу эшне башлап җибәрүчеләргә, дәвам иттерүчеләргә һәм замандашларга багышлана.
Әхмәтшин Шамил Михәйдәр улы «Татарстан Республикасының Атказанган җиңел сәнәгать хезмәткәре» исеменә лаек була, «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале, Татарстан Республикасы Премьер-министрының Рәхмәт хаты, Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты, республика Икътисад һәм сәнәгать министрлыгының, район җитәкчелегенең Мактау грамоталары белән бүләкләнә, шулай ук аңа «Кукмара районының мактаулы гражданины» исеме дә бирелә.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы скульптор, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Давыдов Артур Лаврентьевичка истәлекле эшләре өчен рәхмәт белдерә.