ЯҢАЛЫКЛАР


30
август, 2020 ел
якшәмбе

30 августта, Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көнендә, сыекландырылган табигый газда «Чайка» пассажир судносын беренче рейска җибәрү тантанасы булды һәм автомобильгә газ тутыру буенча беренче өч компрессор станциясе (АГНКС) ачылды.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.

Видеоконференцэлемтә режимында Питрәч районындагы АГНКС-1, Зеленодольск районының «Яңа Тура» АГНКС, Яр Чаллы шәһәренең «Раритэк» АГНКС ачылу тантанасы булды. Мөхтәрәм кунаклар станцияләр эшен башлап җибәрүнең символик төймәсенә басты.

Алга таба Рөстәм Миңнеханов һәм башка мөхтәрәм кунаклар сыекландырылган табигый газда эшли торган «Чайка» пассажирлар судносы бортына күтәрелде. Борт Кремль яры буеннан рейска юнәлде.

Озатып җибәрү тантанасында Татарстан Президенты искә төшергәнчә, бу Россиядә үзебезнең комплектлау әйберләрен кулланып, сыекландырылган табигый газда (СПГ) эшли торган кораб төзү буенча беренче тәҗрибә. Судноны ягулык белән «Газпром газомоторное топливо» ҖЧҖ компаниясе тәэмин итәчәк.

«Без республика һәм «Газпром» компаниясе тормышында ике мөһим вакыйгада катнашабыз, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Беренчедән, «Газпром» белән бергә без газ белән тәэмин итү челтәре үсешенең чираттагы этабын уңышлы гамәлгә ашырдык. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, табигый газны ягулык сыйфатында куллану безнең шәһәрләрдә экологияне яхшыртырга, техниканы эксплуатацияләгәндә экономияләргә һәм аның хезмәт итү вакытын озайтырга мөмкинлек бирә. Сыекландырылган табигый газда эшли торган «Чайка» беренче пассажир судносы безнең өчен тагын бер мөһим вакыйга булып тора. Бу безнең ил өчен бөтенләй яңа проект. Бүгенге көнгә кадәр Россиянең елга флотында мондый төрдәге суднолар юк иде».

Белешмә өчен: «Чайка-СПГ» җирле линияләр өчен елга буйлап пассажир йөртү-экскурсия судносы 150-170 кеше сыйдырышлы. «Зеленодольск проект-конструкторлык бюросы» АҖ тарафыннан эшләнгән һәм ул корпусның төп өлешендә руль рубкасы урнаштырылган теплоходтан гыйбарәт. Судноның заманча экстерьер һәм интерьер дизайны бар, елга транспортында пассажирлар йөртү куркынычсызлыгының соңгы таләпләренә җавап бирә. Рейс вакытында пассажирларның бортта булу уңайлыгының югары дәрәҗәсе судноның техник камиллегенең югары дәрәҗәдә булуын белдерә. Теплоходта панораманы күзәтү һәм тәбәнәк күперләр астыннан чыгу мөмкинлеге бар. Аның озынлыгы 58,8 метр, киңлеге – 10,8 метр.

2020 елның 7 августында Зеленодольскта сыекландырылган табигый газда эшләүче «Чайка» беренче елга пассажир судносы суга җибәрелде. Тантаналы чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

 

ТР Президенты матбугат хезмәте

Узган ял көннәрендә Татарстан башкаласында Казансу елгасы акваториясендә 2020 елгы Илкүләм җилкәнле лига Югары дивизионының II этабы тәмамланды. Быел анда Россиянең 15 төбәгеннән 250 артык спортчы катнашты.

Икенче ел рәттән Татарстан Республикасы илдә иң зур җилкәнле проектны кабул итә. Бу этап 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына һәм Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган иде. Регата Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән узды.

ТАССРның 100 еллыгы һәм Казан шәһәре көне уңаеннан уздырылган тантаналар көнендә йомгак ясалды. Спортчыларны Татарстан Хөкүмәте исеменнән ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры, ТР Җилкәнле спорт федерациясенең Химаячеләр советы рәисе Альберт Кәримов котлады.

«6 ел эшләү дәверендә Лига илнең күләмле һәм дәрәҗәле күп этаплы регатасына әверелде, Россиянең иң көчле яхтсменнарын җыйды, җилкәнгә мәхәббәт берләштергән кешеләр берләшмәсенә әверелде. Бу ел безнең өчен үзенчәлекле булды, без республикабызның 100 еллыгын бәйрәм итәбез. Гасырлык тарихында Татарстан барлык юнәлешләр буенча да, шул исәптән спортта да, зур нәтиҗәләргә иреште», – дип билгеләп үтте ул. Чарада барлыгы илнең иң көчле 19 командасы катнашты, шул исәптән 2 Татарстан командасы да. Чечнядан «Әхмәт» командасы лидер булды.


28
август, 2020 ел
җомга

Бүген Казан вертолет заводында «Казан вертолет заводы» ГАҖ оешуга 80 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды.

Казан вертолет заводының авиация тарихы 1940 елның 4 сентябрендә башлана. Бөек Ватан сугышы вакытында предприятие фронт өчен По-2 буенча 11 мең җиңел төнге бомбардировщик әзерләгән, заводта Бөек Ватан сугышы елларында СССР авиация сәнәгате җитештергән һәр унынчы хәрби самолет җыелган. 1945 елда хәрби самолетлар җитештерү буенча Хөкүмәт биремнәрен үрнәк үтәгәне өчен Казан заводы 387 нче номерлы Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә. 1947-1951 елларда предприятие сугыштан соң халык хуҗалыгын торгызуга актив керешә: завод илдә беренче 9000нән артык С-4 үзйөрешле комбайн җитештерә.

1951 елдан предприятиедә винтокрылы машиналар җитештерелә башлый. Завод барлыкка килү тарихында 12000гә якын Ми-1, Ми-4, Ми-8, Ми-17 вертолетлары һәм аларның модификацияләре 92 илгә җитбәрелгән.

1966 елның 30 апрелендә 387 номерлы завод Казан вертолет заводы итеп үзгәртелә.

1970 елда биш еллык планны уңышлы үтәгәне һәм яңа техника җитештерүне оештырганы өчен завод Октябрь Революциясе ордены белән бүләкләнә.

1973-1986 елларда завод 273 вертолет – Ми-14 амфибиясе җитештерә.

1997 елдан предприятие «Ансат» җиңел вертолетларын мөстәкыйль рәвештә эшли башлый.

2004 ел – «Ансат» вертолетын серияле җитештерү башлана.

2007 елда «Казан вертолет заводы» ГАҖ «Россия вертолетлары» холдингына керде. Россиядә авиация техникасын үстерү федераль программасы кысаларында предприятие урта класслы Ми-38 вертолетын җитештерүне үзләштерә. 2019 елда Россия Федерациясе Оборона министрлыгы өчен беренче тапкыр ике Ми-38Т вертолеты китертелә. 2020 елда беренче Ми-38 граждан заказчысына тапшырылган. Рособоронэкспорт 2021-2022 елларда чит ил заказчысына Ми-38Т вертолетларын китерүгә беренче контракт төзегән.

Ансат вертолетларын чит илгә китерүгә берничә контракт төзелгән, вертолет Кытайның авиация хакимияте тарафыннан сертификацияләнгән. 2020 елда КВЗ неонаталь пациентларны ташу өчен Ансатка медмодульле комплекс урнаштыруга Росавиациядән хуплау алды. Моннан тыш, Ансатларны инфекция бокслары белән җиһазлауга авиация хакимияте хуплавы алынды, бу COVID-19га каршы көрәштә санитар бортларны кулланырга һәм аеруча куркыныч инфекцияләр һәм вируслар белән зарарлануга шикләнгән пациентларны йөртергә мөмкинлек бирәчәк

2020 елның февралендә Россиянең авиация хакимияте Ансатка авария хәлендәге китерү системасын урнаштыруны сертификацияләде. Шулай ук вертолетның кайбер төп агрегатларының очыш яраклылыгына чикләүләрне арттыру буенча төп үзгәреш хупланды, бу Ансат вертолетын потенциаль заказчыла өчен тагын да кызыклырак итә һәм аның чит ил вертолет техникасы белән чагыштырганда көндәшлеккә сәләтлелеген арттыра.

 «Казан вертолет заводы» ГАҖ – тармакта вертолет техникасын эшләп чыгару һәм серияләп чыгару, персоналны укыту һәм ремонт үткәрү буенча тулы циклны башкаручы бердәнбер предприятие.

Эшчәнлекнең төп төрләре: вертолетлар җитештерү, капиталь ремонт, запас частьләр җитештерү, инженер-техник ярдәм, вертолетларны модернизацияләү, авиация персоналын укыту, вертолетларга хезмәт күрсәтү буенча җир өсте җиһазлары җитештерү, тәҗрибә-конструкторлык эшләнмәләре.

Бәйрәм чарасында Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Авиация сәнәгате департаменты директоры Дмитрий Лысогорский, баш штурман – Россия ФСО авиация үзәгенең штурман хезмәте башлыгы Юрий Костюков, «Россия вертолетлары» АҖ генераль директоры Андрей Богинский, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Равил Зарипов, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин һәм башка дәрәҗәле кунаклар катнашты.

30 августта, Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көнендә, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе эгидасында үткәрелә торган «Наше время – Безнең заман» эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестивалендә җиңүчеләр һәм лауреатлар зур концерт белән чыгыш ясаячак.

 Эшче яшьләрнең инде гадәткә әверелгән бәйрәм чыгышы Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршындагы мәйданда узачак. Ике сәгатьлек концерт 13:00 сәгатьтә башлана.

 Концерт катнашучылар парады белән башланачак. Аннан соң «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ, «Казан дәүләт казна дары заводы» ФКП, «Горбунов исемендәге Казан авиация заводы – Туполев филиалы» ГАҖ; «Аммоний» АҖ; «КЭТЗ» АҖ; «Нижнекамскнефтехим» ГАҖ; «Казан вертолет заводы» ГАҖ; «КАМАЗ» ГАҖ; «Татнефть» ГАҖ; «Горький исемендәге Зеленодольск заводы»; «Казаньоргсинтез» ГАҖ;  «Таттелеком» ГАҖ хезмәткәрләре; республика муниципаль районнарының мәгариф бүлекләрендә эшләүчеләр һ.б. халыкка үз номерларын күрсәтәчәк.

Казан электротехника заводының вокаль ансамбле «Наше время» дип аталган номеры белән концертны ачып җибәрәчәк. Шуннан соң «Аммоний» заводының эшләүче яшьләре берьюлы берничә вокал һәм хореографик эш тәкъдим итәчәк: «Ковбойский», «Хлопуха», «Ак каен» һәм «Ой то не вечер», «Төнбоеклар».

 Вокаль, хореографик һәм инструменталь номерлар белән зур программаны бәйрәм концертында «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУнең «Наше время – Безнең заман» фестиваленең ике тапкыр Гран-при иясе булган иҗат коллективы күрсәтәчәк. Алар «Гармошку фронтовую», «Аджарский танец», «Гармонист играет твист», «Әтнә кичлэре» һәм башка иҗат эшләрен тәкъдим итәчәк.

 Концерт программасы киң тамашачыга исәпләнгән. Татар телендә дә, рус телендә дә Республика көненә һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган номерлар күрсәтеләчәк.

 Керү – ирекле.

 Исегезгә төшерәбез, «Наше время – Безнең заман» эшче яшьләр иҗаты фестивале эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыруга, эшләүче яшьләрнең иҗади потенциалын ачуга юнәлдерелгән. Ул социаль-әһәмиятле дәүләт проекты булып тора һәм коммерция максатларын күздә тотмый.

 Быел фестиваль Татарстан өчен әһәмиятле ике датага – ТАССРның 100 еллыгына һәм Җиңүнең 75 еллыгына багышлана.

28 августта Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы вәкиллегендә, санитар-эпидемиологик чараларны үтәп, ТАССРның 100 еллыгына багышланган тантаналы чара узды.

Чарада Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы вәкиле Ахтареев А.А., Үзбәкстан Республикасында Россотрудничество вәкиле Вождаев М.В., Ташкент шәһәрендәге Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге идарәсе рәисе Нәбиуллин Р.Х., Ташкент шәһәрендәге Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге идарәсе рәисенең беренче урынбасары Төхвәтуллин Р.Г., Үзбәкстан Республикасындагы «Татнефть» ГАҖ вәкиле Шәрапов Р.И., Үзбәкстан Республикасындагы «КАМАЗ» ГАҖ вәкиле Камилов Т.А., «Татнефть-АЗС-Ташкент» ҖЧҖ директоры Хәбибуллин И.М., Үзбәкстан Республикасындагы «Татарстан – Яңа гасыр-Планета» телеканалының махсус хәбәрчесе Кәримова С.И. һ.б. катнашты.

А.А.Ахтареев үз чыгышында Татарстан узган 100 еллык юлны чагылдырды, аның мөһим тарихи чорларын, казанышларын һәм республика үсешенең киләчәк бурычларын җентекләп яктыртты.

Нәбиуллин Р.Х. Татар мәдәни үзәге эшчәнлеге турында сөйләде һәм Татарстан Республикасы, Бөтендөнья татар конгрессының Милли советы җитәкчелегенә, татарларның тарихи ватаныннан ерак ара булуына карамастан, Үзбәкстандагы татарларга даими игътибар һәм ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде.

Вождаев М.В. барлык катнашучыларны ТАССРның 100 еллыгы, Татарстан Республикасы Көне белән котлады, Россия Федерациясе һәм Үзбәкстан Республикасы арасында мәдәни-гуманитар хезмәттәшлекне ныгыту буенча алда торган эш планнары белән уртаклашты, Россия ватандашлары арасында Үзбәкстан татар җәмгыятенең бердәмлеген һәм активлыгын билгеләп үтте. Вождаев М.В. Үзбәкстан Республикасы вәкиллеге һәм Үзбәкстанның Татар мәдәни үзәкләре белән хезмәттәшлекне ныгытуда ышаныч белдерде.

ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Ташкент шәһәре Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге рәисе Нәбиуллин Р.Х., Ташкент шәһәре Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәгенең Өлкәннәр советы рәисе Гыйниятуллина Р.А. «ТАССР оешуның 100 еллыгы» истәлек билгесе бирелде, шулай ук Татарстан Республикасы Көне уңаеннан вәкиллек тарафыннан уздырылган «ТАССР 100 еллыгы» интернет-викторинасында җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Җиңүчеләр түбәндәгечә билгеләнгән:

1 урын – Шәрәпова Елена Әнвәр кызы, Бохара шәһәре;

2 урын – Ардаширова Люция Хәнәфи кызы, Навои шәһәре;

3 урын – Гарифуллин Илгиз Рәшит улы, Ташкент шәһәре.

Чара ахырында анда җыелучылар вәкиллек бинасы белән танышты.


27
август, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Мамадыш муниципаль районында булды, анда ул традицион рәвештә азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате предприятиеләрен карады, шулай ук «Азбука сыра» ҖЧҖ филиалы – «Мамадыш заводы» һәм «Татспиртпром» АҖ филиалы –  «Мамадыш спирт заводы» хезмәт коллективлары белән очрашты.

Мамадыш районы предприятиеләре буенча 2020 елның 7 аенда 5140 млн. сумлык продукция төяп озатылган, 116%ка арткан. 2020 елның 7 аенда сәнәгый җитештерү индексы 108% тәшкил иткән.

«Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм итү» илкүләм проектында катнашучы «Азбука сыра» ҖЧҖнең «Мамадыш заводы» филиалы сыр, атланмай һәм коры сөт җитештерүдә махсуслаша. Мамадыш сыр заводы 2020 елның 7 аенда 90,5 мең тонна сөт эшкәрткән, 3 млрд 683 млн. сумлык продукция җитештергән.

«Татспиртпром» ААҖ филиалы – «Мамадыш спирт заводы» стратегик мөһим предприятиеләрнең берсе, аның җитештерү күләме 394,9 млн. сум тәшкил итә.

Шулай ук Мамадыш районында заманча «Вятка» сәнәгать паркы эшли, анда төрле сәнәгать тармакларының югары технологияле эшчәнлек урыннары урнашкан. 

«Республика алга таба да сәнәгатьне үстерүгә, югары технологияле производстволар һәм яңа эш урыннары булдыруга юнәлешне дәвам итәчәк. Соңгы ун елда республика сизелерлек үзгәрде. Без Татарстан Республикасында яшәүче һәр кешенең уртак эше нәтиҗәсендә ирешелгән нәтиҗәләр белән горурлана алабыз», – диде Альберт Кәримов үзенең «Азбука сыра» ҖЧҖ филиалы – «Мамадыш заводы» һәм «Татспиртпром» АҖ филиалы – «Мамадыш спирт заводы» хезмәт коллективларына булган мөрәҗәгатендә.


21
август, 2020 ел
җомга

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Тәтеш муниципаль районына эш сәфәре кылды, анда ул «Казан вертолет заводы» ААҖ механика заводында, «ТТС 116» ҖЧҖ һәм «Полимер-Поволжье» ҖЧҖ предприятиеләрендә булды.

«Казан вертолет заводы» ААҖ механика заводы Казан вертолет заводының иң яхшы бүлекчәләренең берсе булып тора, ул 7125 артык әйбер җитештерә.
«Полимер Поволжье» ҖЧҖ предприятиесе 2013 елдан бирле эшчәнлек башкара. Завод пластиктан һәм пыяла-пластиктан эшләнмәләр җитештерү буенча махсуслаша, әйтик: катамараннар, йөзә торган понтоннар, декоратив сулыклар һәм башкалар. Оешманың алга таба үсешендә продукция ассортиментын киңәйтү өчен икенче экструзион линия сатып алу планы эшләнгән, аерым алганда, торбаның диаметрын 90 мм башлап 600 мм га кадәр арттыру күздә тотыла.

«Тәтеш» сәнәгать мәйданчыгы үсеш алуын дәвам итә. Узган ел тугыз резидент тарафыннан 361 млн. сумлык продукция җитештерелгән, үсеш 42% (2018 ел – 254,7 млн.сум) тәшкил итә, 95 эш урыны булдырылган (2018 ел – 73 эш урыны). Пыяла пакетлар, полиэтилен торбалар җитештерү күләме, эш урыннары арта.
«Безнең республикада яңа заводлар төзелә, производстволар эшләтеп җибәрелә, инновацияле технологияләр кертелә. Без машина төзелеше, авиатөзелеш, нефть химиясе һәм нефть эшкәртү өлкәсендә алдынгы дөньякүләм җитештерүчеләр белән уңышлы көндәшлек итәбез. Бу – Татарстандагы һәркемнең уңышы һәм казанышы», – диде Альберт Кәримов «Казан вертолет заводы» ААҖ механика заводы хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп.


20
август, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хезмәткәрләре «Процесслар фабрикасы» мәйданчыгында укулар узды, анда сакчыл җитештерү инструментларын куллану буенча практик тәҗрибә алдылар.

Уку барышында катнашучылар өч уен сменасында булды, аларда билгеле бер санда эшләнмәләр чыгардылар. Сакчыл җитештерү инструментлары ярдәмендә яхшырак эшләү тәҗрибәсен алып, катнашучылар:

  • фабрика процессларының мәгълүмат үзәгендә визуализацияләнгән күрсәткечләрне анализлады;
  • җитештерү проблемаларын ачыклады, чишелешләр эшләде һәм аларны практикада гамәлгә ашырды;
  • югалтуларны билгеләде;
  • транспорт логистикасын оптимальләштерде;
  • җитештерү мәйданнарын кыскартты;
  • операторлар эшен баланслаштырды;
  • такт вакыты буенча эш корды;
  • заказчы ихтыяҗларын билгеләргә өйрәнде.

Барлык катнашучылар да уку тәмамланганнан соң сертификатлар алды. Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хезмәткәрләрен укыту алдагы атнада да дәвам итәчәк.

Белешмә өчен: Процесслар фабрикасы – ул өйрәтә торган җитештерү мәйданчыгы, анда реаль җитештерү процессында катнашучылар сакчыл җитештерү инструментларын куллану һәм җитештерүне оптимизацияләү тәҗрибәсен ала, шулай ук җитештерүнең операция һәм икътисадый күрсәткечләренә ничек йогынты ясавына төшенә. Әлеге мәйданчык «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм» илкүләм проекты кысаларында оештырылган.


18
август, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Ютазы муниципаль районында булды. Эш сәфәре кысаларында ул сәнәгать предприятиеләрен карады, хезмәт коллективлары белән очрашты.

2020 елның гыйнвар-июнь айларында район предприятиеләре тарафыннан 1953 млн. сумлык сәнәгать продукциясе төяп озатылган. Беренче яртыеллыкта районның эре һәм урта предприятиеләре буенча сәнәгать җитештерүе индексы 102,1% тәшкил иткән.

Район икътисадының төп тармагы булып сәнәгать кала, аның өлеше тулай территориаль продуктның 50% артык өлешен тәшкил итә. Районның алдынгы сәнәгать предприятиеләре – Электросоединитель, Урыссу химия заводы, Волма-Әбсәләм, Әпсәләм төзелеш конструкцияләре һәм материаллары комбинаты.
«Урыссу» сәнәгать паркы уңышлы эшләп килә. Республика бюджетыннан бүлеп бирелгән акча хисабына 2019 елда паркның инженерлык инфраструктурасы объектлары төзелгән, сигез мең кв.метр асфальт җәелгән, әлеге эшләр агымдагы елда да дәвам итәчәк. Хәзерге вакытта паркта 17 резидент эшли, йөздән артык кеше хезмәт куя, 2020 елның беренче яртыеллыгында продукция җитештерү күләме 50,5 млн.сум тәшкил иткән. «Республика алга таба да сәнәгатьне үстерүгә, югары технологияле производстволар һәм яңа эш урыннары булдыруга юнәлеш алуны дәвам итәчәк», – диде Альберт Кәримов район сәнәгать предприятиеләренең хезмәт коллективлары белән очрашу барышында.


13
август, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Төрекмәнстан Министрлар Кабинеты Рәисе урынбасары – Төрекмәнстанның тышкы эшләр министры Рәшид Мередов белән очрашты. Очрашу видеоконференция форматында узды, анда яклар Татарстан Республикасы белән Төрекмәнстан арасында сәнәгать өлкәсендәге перспективалар турында фикер алышты.

 – Төрекмәнстан – Татарстан Республикасының өстенлекле партнерларыннан берсе. Без Төрекмәнстан белән алга таба да төрле планлы хезмәттәшлекне тирәнәйтергә телибез, – диде Альберт Кәримов үзенең сәламләү сүзләрендә. Шулай ук, ул билгеләп үткәнчә, үзара багланышлар ике яклы хезмәттәшлекне үстерүнең югары дәрәҗәдә булуын күрсәтә.

Хәзерге вакытта «КАМАЗ» ГАҖ, «Казан вертолет заводы» ГАҖ, «Татнефть» ГАҖ, «Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе», «КЭР – Холдинг» ИК» ҖЧҖ кебек Татарстан Республикасы предприятиеләре, авыр эпидемиологик хәлгә карамастан, килеп туган кыенлыкларны бергә үтеп, төрекмән партнерлары белән хезмәттәшлекне дәвам иттерә. Шулай ук Татарстан Республикасыннан «Татхимфармпрепараты» АҖ, «Таттехмедфарм» ДУП, «ТР ФармМедПолис РТ» ҖЧҖ кебек предприятиеләр Төрекмәнстанны вируска каршы дарулар, аппаратлар һәм шәхси саклану чаралары белән тәэмин итте.

Татарстан Республикасы киләчәктә дә Төрекмәнстан халкына яңа коронавирус йогышы белән көрәштә һәрьяклап ярдәм итәргә әзер.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International