Ташламаларны субсидияләү программасы буенча станок инструментлары продукциясе җитештерүчеләрне квалификация буенча сайлап алу башланды

2020 елның 23 октябре, җомга

2020 елның 21 октябреннән 5 ноябренә кадәр федераль бюджеттан субсидияләр алырга дәгъва итүче станок инструменталь продукция җитештерүчеләрен квалификация буенча сайлап алуга гаризалар кабул ителә. Субсидияләр сатып алучыларга мондый продукцияне сатып алганда ташламалар бирү максатларында бирелә.

Җитештерүче берничә төр продукция җитештерә икән, ул һәр шундый төр продукциягә карата квалификация сайлап алуында катнашу турында гариза бирә.

Квалификация нигезендә сайлап алуга кагылышлы барлык сораулар буенча Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Станоклар төзү һәм инвестицияле машина төзелеше департаменты хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк:

Җамалетдинов Хәйрулла Алибек улы, тел.: 8 (495) 870-29-21 (өст. 22577), электрон почта адресы:  dzhamaldinovkha@minprom.gov.ru;

Козодаева Анастасия Андреевна, тел.: 8 (495) 870-29-21 (өст. 28361), электрон почта адресы:kozodaevaaa@minprom.gov.ru.

Квалификация нигезендә әлеге сайлап алу буенча гариза тапшырган очракта, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына электрон почта буенча хәбәр итүегез сорала:  mpt.invest@tatar.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International