Җиләк-җимеш продукциясенең сыйфаты һәм иминлеге һәм яраклылык вакыты мәсьәләләре буенча «кайнар линия» эшли

2020 елның 21 октябре, чәршәмбе

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җиләк-җимеш продукциясенең сыйфаты һәм иминлеге һәм яраклылык вакыты мәсьәләләре буенча «кайнар линия» эшләтеп җибәргән.

Барлык кызыксындырган сораулар буенча 8 800 555 49 43 номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Казан шәһәрендә һәм Татарстан Республикасында яшәүчеләрнең сорауларына идарәнең туклану гигиенасы буенча күзәтчелек бүлеге белгечләре җавап бирәчәк. «Кайнар линия» 2020 елның 26 октябреннән 09 ноябренә кадәр (843) 273 34 85 телефоны буенча 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International